поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
13.03.2019 Җәмгыять

"Сафлыгымны 100 000 сумга сатам"

Фантастик киноларда еш кына бер сюжет очрый: уйламаган-көтмәгән җирдән бер акылсызы аркасында моңарчы җитмеш йозакка бикле торган портал ачыла. Һәм “теге як”тан кешелекне юкка чыгарачак куркыныч яный башлый… Торган саен әлеге портал белән интернетның уртаклыгына дәлилләр арта бара төсле…

Хәзер яшьләрнең интернет аша танышып аралашулары, очрашулары, хәтта кавышулары берәүгә дә сер түгел. Егетләр кыз эзли, кызлар егет эзли… Никах укытып кавышканчы, бергә “яшәп карау” нормага кереп бетте. Кызларның саф килеш кияүгә чыгуы хәтта “искелек калдыгы” санала. Сафлык, инсафлык кияүгә чыкмаган кызларның иң зур байлыгы саналган дәвер ерак-еракта калды. Хәзер ир-егетләр өчен ул мөһим түгел. Әлеге дә баягы шул социаль челтәрләрдә бүгенге көндә кызларның сафлыгын бәялиләрме, дигән темага сораштыру үткәргәннәр. 500дән артык кешенең бары 176сы гына «әйе» дип җавап биргән. Тик әлеге язманың төп темасы бу түгел. Аптырап кулга каләм алырга мәҗбүр иткәне… бүген кызлар үзләренең сафлыгын акчага сата. 
 
«Вконтакте» сайтында «акчалы зур кыз» булырга теләүчеләрнең игъланнары буа буарлык. «Исемем Алинә, миңа 18 яшь, саф кызмын, беренче тапкыр кызлыгымны ышанычлы, тәҗрибәле, бай ир белән югалтасым килә, бәясе – 20 000 доллар». Яки тагын берсе: «Исемем Марина, 19 яшь, сафлыгымны 100 000 сумга сатам, очрашу барышында бәяне кабат килешергә була. Студентлар һәм начар ниятле егетләрнең борчымавын үтенәм»... 
 
Зур шәһәргә килеп, укырга керә яисә эшкә урнаша алмаган, яшәр урыны булмыйча берәр күңелсез хәлгә юлыгып, фәхишәлек юлына басарга мәҗбүр булган кызлар турында бармый сүз. Монда арадашчы да юк, коллык та түгел. Монда кызлар үзләре мөрәҗәгать итә. Интернет челтәрләрендә саф кыз белән беренче төн тәкъдим итүче порталлар җитәрлек. Шундый дөньякүләм җәелгән “аукцион” хуҗабикәсенең берсе кызларның бөтен дөньядан дистәләгән видеоролик җибәрүләре хакында бәян итә. Австралия, Ауропа, Африка, Америка, Азия, хәтта гарәп илләреннән тәннәрен генә түгел, сафлыкларын да сатучылар җыелган анда. Гаять үзенчәлекле булса да, бизнесның бер төре инде бу. Һәм әйтергә кирәк, эшкуарлык күзлегеннән шактый керемле. Бер төн өчен түгәрәк кенә сумма алып, кызлар я торак шартларын яхшыртуга, я укуга, я чит илгә сәяхәтләргә тота. 
 
Сатучы булгач, сатып алучысы да бар. Тик күбесе сафлыкны кызлар тәкъдим иткән хактан түбәнрәк бәяли. «50 меңгә саф кыз сатып алам, алга таба да акчалата ярдәм итү мөмкинлеге бар». «Бер төн өчен саф кыз эзлим, кыйммәт түләячәкмен, бу өлкәдә тәҗрибәм җитәрлек» кебек игъланнар байтак.
 
Ни керсә дә, шул читтән керә. Кайвакыт чикләр ябык булган, кешеләр чит илгә түгел, авылдан чыга алмый яткан заманнарда бәхетлерәк яшәгәннәрдер кебек тоела. 
 
Шаклар катып язып утырсам да, сафлык сатуны дөньяда өр-яңа күренеш дип булмый. Япониядәге гейшаларның беренче төнен мөмкин кадәр кыйммәткә сатуы борын-борыннан билгеле. Кайчан әлеге күренеш бөтен дөньяны басып алган – менә монысы билгесез. 
Сафлык сату очракларының иң шау-шу куптарганы Бразилия студенты Катарина Мильоринига бәйле. Ул үзенең бу адымга баруын хәйриялек белән аңлата. Янәсе, шул акчага хәерчеләр өчен йорт төзетәчәк. Хәер, аның “изге” нияте барып чыкмаган. Чөнки сатып алучы кызның буй-сынын ошатмыйча, якынлыктан баш тарткан, имеш. Тирә-яктагыларның азгынлыкта, бозыклыкта гаепләвенә җавап итеп, бер тапкыр гына мондый адымга бару фәхишәлек саналмый дип акланган кыз. 
 
Әлбәттә, америкалылар да бу яңалыктан читтә калмаган. Аукцион оештыру алардан чыкмадымы икән әле?.. Интернетта шактый еллар элек Массачусетс штатындагы «алсу» кызлар сафлыкларын тәкъдим итеп, халыкка мөрәҗәгать иткәннәр һәм аукцион уздырганнар дигән хәбәр очрады.
 
Дөньякүләм билгеле очрак Жизель исемле кызга бәйле. Ул аукционда катнашып, беренче төнен ике миллион еврога саткан. Мондый “байлык”ка Абу-Даби эшкуары лаек булган. Азрак сумма тәкъдим иткән Голливуд йолдызы икенче урында торса, өченчедә – Русия сәясәтчесе. Жизельгә акча укуына түләргә һәм сәяхәт итәргә кирәк булган. Һәм ул моны “нормаль” күренеш дип саный. Үзен оятсызлыкта гаепләгән кешеләргә исә: “Минем тәнем: ни телим, шуны эшлим, – дип җаваплый. – Үткәннәргә кире кайта алсагыз, сез дә бик теләп сатар идегез әле”,– дип тә өстәп куйган. 
 
Дөнья матбугаты италияле Николь тирәсендә дә күп шаулашты. Кыз, үзенең сафлыгын сөйгәненә бүләк итәргә теләп, якты хыяллар белән яшәгән җиреннән интернетта эскорт-хезмәте сайтына тап булган. Шунда ул үзенең Кембреджта уку һәм әти-әнисенә йорт алып бирү теләкләрен тормышка ашыра алачагын аңлаган. Иң сәере – кыз үзе әлеге карары турында журналистларга барып сөйләгән. Шул ук вакытта бу хәбәр әти-әнисенә барып ирешсә, аларның күтәрә алмаячагын да әйткән. Ә берничә көннән интернет челтәрендә Николь сатып алучы табуы турында мәгълүмат урнаштыра. Ниндидер эшкуар аның белән төн үткәрер өчен миллион евро тәкъдим итә. Әмма кыз соңгы минутта, таныш түгел кеше белән төн үткәрүдән куркып, баш тарта. Шунысы кызганыч, ул акылына килгәнче, әти-әнисе барысын да белеп өлгерә. “Алар бер сүзсез миңа карап тик утырды... Шулай түбән тәгәри алуыма ышана алмадылар...” дип, елый-елый, журналистларга сөйли кыз. Бу юлы инде ул моны әлеге адымнан башкаларны саклап калу максатында эшли. Әти-әнисе аңлар да, кичерер дә. Бәхетенә каршы, иң куркыныч адым ясалмаган бит. Тик менә әлеге хәлне белеп алган яшьтәшләре, сыйныфташлары тиз генә тынар микән? Мыскыллаулар, көлүләр аркасында кыз стресс кичергән инде. Әлеге вакыйга шуның белән тәмамланган, Николь акылга утырган дип ышаныйк һәм аның мисалы кемдер өчен кисәтү булыр дип өметләник.
 
Шулай да мондый адымга кемнәр бара соң? Оятсызлар һәм комсызлармы? Әллә кыюсызлар һәм хәерче кызлармы? Интернет мәгълүматларына караганда, тегеләре дә, болары да җитәрлек. Алай гына түгел, кайберәүләре, алынган акчаның бер өлешен кулланып, кызлык пәрдәсен пластик операция ярдәменә кире кайтара һәм янә-янә акча эшли. 
 
Бу дөньяда бар нәрсә дә сатыла, димәк, сатып та алына дигән сүзләрнең дөреслегенә шик калдырмаслык коточкыч вакыйга Мәскәүдә дә булды. Бер хатын 13 яшьлек кызының сафлыгын миллион ярымга сатарга килешү төзегән. Гыйнвар башында Мәскәү рестораннарының берсендә полиция хезмәткәрләре аны (чыгышы белән Чиләбедән булган ул) кулга алды. Әлеге хатын ахирәте белән бик озак кызының сафлыгын сатып алырлык байны эзләгән. Шунысы аптырата, бу гаилә акчага мохтаҗ хәерчеләр рәтендә түгел. Күршеләре аларның елына икешәр тапкыр чит илгә сәяхәткә баруын, яхшы киенүен, күңелле яшәвен әйткән. Ә бит ирсез хатын беркайда да эшләми. Үсмер кыз белән сөйләшкән психолог сүзләренә караганда, ул Мәскәүгә ни өчен килгәнен яхшы аңлаган. Бүген психологлар аның әлеге хәлгә мөнәсәбәтен үзгәртергә тырыша. Килеп чыгармы – монысы билгесез. Чөнки интернеттагы белдерүләрнең 60 проценты – мәктәп укучыларыныкы. «Аларның күбесе кызлыкны барыбер кайчан да булса югалтасы, акча эшләп калсаң, яхшырак дигән уй белән бу адымга баралар», – ди психологлар.
 
Чит ил кызларыннан аермалы буларак, безнекеләр аукционнар уздырып тормыйлар икән, үз бәяләрен төгәл беләләр, билгеле бер сумма тәкъдим итәләр дә, берәр калын кесәле олигарх килгәнен көтеп утыралар. Килешү тормышка ашырыласы урынга да алар үзләре генә китә. “Капчыклап” акча күтәреп киләсе олигарх урынына җинаятьче, маньяк, я исерек компания килеп керергә мөмкин булуы башларына килми микән... Акчага кызыгып, кызлар сәламәтлекләрен, хәтта гомерләрен куркыныч астына куя. 
 
Шулай ук акча аңны томалаган заман микәнни бу? Бәлки, әлеге күренешнең башка яшерен берәр сәбәбе бардыр? Начар гаилә, уңышсыз беренче мәхәббәт, акыл ягыннан берәр тайпылыш... 
 
“Сафлык сатуның бернинди яшерен сексуаль һәм психологик эчтәлеге юк, – ди психолог һәм сексолог Наталья Романовская. – Монда сүз, һичшиксез акча – товар мөнәсәбәте турында бара. Бу – акчага якынлык кылуның бер төре”.
 
Димәк, сафлык сату артында бары тик акча алу теләге ята. Психологлар фикеренчә, инсафлык анатомиягә генә түгел, эчке торышка да бәйле. Мондый адымга баручы кызлар тормышларын “фәхишәлек – акча эшләү, максатыңа ирешү ысулы” дигән стереотиптан башлый. 
Безнең илдә бу бизнес ни дәрәҗәдә алга киткәндер, төгәл әйтә алмыйм. Аны контрольдә тотып, статистикасын алып баручылар юк бит. Тик менә игъланнар арасында мөселман кызларының исемнәре дә очравы күңелне кыра. Мөселманнарга элек-электән тыйнаклык, инсафлык хас булган. Үзен бердәнбере өчен саклаган туташка кияве дә хөрмәт белән караган, мәһәрен дә кызганмаган. Хәзер хәл башкачарак. Әллә сафлыкны бәяләүче мөселман ир-егетләре азайды, әллә кызлар үзләре әдәпнең нәрсә икәнен онытты... 
 
Ә бит төптән уйлап карасаң, беренче төн өчен гаять зур суммалар тәкъдим итәләр икән, димәк, сафлыкка ир-ат битараф түгел. Бүген сафлык модада түгел дию дә ялган булып чыга. 
 
Әлеге теманы кузгалткач, бер апа кеше: “Ә нигә? Дөрес эшлиләр. Барыбер хәзер кияүгә чыкканчы саф йөрмиләр бит инде. Бер-ике рюмка аракыдан соң бушка ятып йоклаганчы...” – дип әйтмәсенме?! Тормышны күргән, акыл туплаган буын вәкиле шулай дип торгач, яшь-җилкенчәктән ни көтәргә? Намус, инсафлык, сафлык төшенчәләренең мәгънәсен кызларга әниләре аңлатып үстерергә тиеш түгелмени? Боларның кадерен улларына әтиләре төшендерергә тиеш түгелмени? 
 
Әлбәттә, авылда яшәгәндә әлеге проблема бик еракта, шәһәрләрдә генә бардыр кебек тоела. Әмма бүген иң төпкел авылда нәни кызчыгын кочагына кыскан әни дә онытмасын иде: фәхишәлек закон тарафыннан тыелган илләрдә дә бу күренешне туктатыр көч юк. Портал ачык... Соңгы өмет дөрес тәрбиядә...
Эльмира Ибраһимова.

---
Өмет
№ --- | 12.03.2019
Өмет печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»