поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
12.03.2019 Җәмгыять

Татар гөсләсен торгызучы Гәрәй Мәгъсүмҗанов: "Бу эштә үземне сабый бала кебек хис итәм"

Мари Эл республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Татар милли-мәдәни үзәгенең сәнгать җитәкчесе Гәрәй Габдрахман улы Мәгъсүмҗановның татар гөсләсен торгызу юлындагы хезмәтләре турында альманахыбыз битләрендә шактый сүз булды. «Түгәрәк уен» Бөтенроссия татар фольклоры фестивальләрендә ул безне үзенең яңа казанышлары белән елдан-елга сокландырып килде: башта татар гөсләсен табып, шуны яңартты, аннан үзе гөсләләр ясый башады, аннан гөсләчеләр ансамбле оештырып җибәрде.

Тик татар гөсләсен торгызу ул әле Гәрәй әфәнденең соңгы еллардагы эшчәнлеге генә. Без аны иң элек киңкырлы, чын мәгънәсендә зур музыкант, гаҗәеп оста баянчы дип беләбез. Үзәкләргә үтәрлек итеп сызландырып та, күңелләрне канатландырып, дәртләндереп тә уйнауларын күп тапкырлар ишетеп ләззәтләнергә насыйп булды. Дөресен әйткәндә, гаҗәеп тыйнак, сабыр гына үз эшен башкарып йөрүче Гәрәй әфәндене без бик тиз күреп алдык дип булмый. Без аны һәр очрашу саен әкренлән-әкренләп ача бардык. Байтак кешеләргә хас булганча, мин шуны эшләр идем, эшемне бәяләүче юк, дип кемнәрнедер сүгеп тә, эшләр өчен шартлар юк, дип зарланып та йөрми генә, кулыннан килгәнне максатчан рәвештә тормышка ашыра барган бу шәхес күпләргә үрнәк булырлык. Шунысын да ассызыкларга кирәк, гомере буе Татарстаннан читтә, башка милли-мәдәни мөхиттә яшәп, мари, рус мәдәниятендә эшләргә мәҗбүр булса да, беренче урынга милли мәнфәгатьләрне куеп, җаны-тәне белән үз татарына хезмәт иткән хөрмәткә лаек зат ул. Каян килгән аңа бу кадәр сәләт, сәнгатькә бирелгәнлек? Сүзне, гадәттәгечә, балачактан ук башладык.
 
* Мари Эл республикасының Мари Төрәк районы Cтупкин (рәсми исеме Ведерники) авылында туып-үстем, — дип сөйләп китте ул. — Безнең авыл яныннан тимер юл үтәргә тиеш булган, вокзал бинасын да төзеп куйганнар. Мөгаен, бу урында Стопкин («Сто пятый километр») станциясе тәгаенләнгән булгандыр. Тормышка ашмаган ул максатлардан халык телендә авылыбызның исеме генә калган. Безнең авылда нигездә Татарстаннан күчеп килгән татарлар яши, өч-дүрт кенә рус гаиләсе бар иде. Ахырдан алар да китеп бетте, татарлар гына калды. Марилар исә бездә бөтенләй булмады.
 
Әтием — балта остасы, әнием хуҗабикә иде. Без җиде бала: биш малай, ике кыз үстек. Хәзер ике абыем вафат инде. Биш малай — барыбыз да гармунда уйныйбыз, кызлар җырлый иде. Гармунга өйрәнәселәре килсә дә, нишләптер уйнап китмәделәр.
 
* Гармунга хиреслек каян килә, әти-әниегез уйный идеме?
 
* Юк, алар уйнамады, әнием бик матур җырлый иде. Ә гармун гаиләгә болай килеп керде. Олы абыебыз — Зөфәр абыйның күрше Түнтәр авылында иптәш малае бар иде. Түнтәр безгә биш километр. Абыем гел шунда йөри, чөнки иптәш малаеның әтисенең гармуны бар. Әтисе йокыга киткәч, болар гармунны алып, мунчага төшәләр дә шунда уйнарга өйрәнәләр икән. Абыем әзрәк уйный башлагач, әти аның үзенә гармун алып бирде. Аннан икенче абыем, аннан соң инде башкалары да өйрәнде. Мин кечкенә әле ул чакта — дүрт-биш яшь миңа. Мин үзем биш яшьтә уйный башладым дип уйлый идем, апам әйтә: «Юк, син дүрт яшьтә уйный идең инде, абыйларга караганда син җиңелрәк өйрәндең», — ди. Беренче гармуным — әти алып биргән тальян иде, аннан олы абый, әле үзе мәктәптә укыганда ук, каникул вакытында эшләгән акчасына ике рәтле гармун алды. Аннан инде өйгә баян кайтты.

* Ул тальяннар, баяннар өйдә генә уйналмагандыр инде?
 
* Без үскәндә әле гармуннар белән клубка барулар, «вечерга чыгу»лар бар иде. Алай гына түгел, без барыбыз да гармунда уйнагач, клубка барып җиткәнче әле ике-өч авылны гармун тартып җырлап узабыз. Бергә укыган руслар, марилар, удмуртлар да безгә кушылып, татарча җырлап йөриләр иде.
 
* Сез рус мәктәбендә укыдыгызмы?
 
* Дружино авылы мәктәбендә 8нче сыйныфка кадәр саф татарча укыдык, аннан 9-10 класска Карлыган мәктәбенә киттек. Анда инде русча белем алдык; татарлар, марилар, руслар — күпмилләтле мәктәп иде безнең. Үзара дүрт телдә аралаша идек. Әзрәк марича, әзрәк удмуртча... без аларны татарчага өйрәтәбез. Рус авылында үскән малайлар-кызлар да безнең белән чип-чиста татарча сөйләшәләр, бернинди акцентлары да юк иде хәтта. Соңгы вакытта мәктәпләрдә туган телне укыту тирәсендә барган шау-шуларны ишеткәч тә мин үзебезнең балачакны искә төшердем. Телләр белү безнең беребезгә дә комачау итмәде, ә тормышта бик кирәк чаклары булды.
 
* Аннан музыка училищесына киттегезме?
 
* Әйе, Йошкар-Оладагы музыка училищесына кердем. Баян буенча. Мин бит музыка мәктәбендә укымадым, музыкаль белемем булмагач, башта ике еллык әзерлек курсына керергә туры килде. Әзерлек курсын бер елда тәмамлап, төп төркемгә кереп киттем. Өченче курста музыка мәктәбен тәмамлап килгән иптәшләремне куып җиттем.
 
* Ә башка уен кораллары белән кызыксыну шунда укыганда тудымы?
 
* Анда халык уен кораллары оркестры бар иде. Без ул уен коралларында: балалайка, думбыра, контрабас... барысында да уйный белергә тиеш. Дәүләт имтиханын тапшырганда беренче имтихан белгечлек (минеке — баян) буенча булса, икенче имтихан оркестр белән дирижерлык итү буенча иде. Чөнки без училищедан «Балалар музыка мәктәбе укытучысы һәм үзешчән халык уен кораллары оркестры җитәкчесе» дигән диплом алып чыктык.
 
* Училищеда укыган еллар шәхси тормышыгызны коруда да хәлиткеч чор дип беләбез.
 
* Әйе, хатыным Татьяна белән училищеда таныштык; белгечлегебез буенча икебез дә бер педагогта укыдык. Мин тулай торакта яши идем, ул — шәһәр кызы. Дүрт ел дуслашып йөрдек. Алдан ук, «укып бетергәч, өйләнешәбез», дип сөйләшеп куйдык. Мин инде Алексеевскида (Йошкар-Оладан 30 км ераклыктагы бистә) эшли башлаган идем. Анда яңа гына Мәдәният йорты ачылды, шунда ук музыка мәктәбенең филиалы да булырга тиеш иде. «Булачак хатыным да баянчы» дигәч, район мәдәният бүлеге башлыгы, икегезне дә үземә эшкә алам, дип, училищега заявка да җибәрде. Тик... мине Мари-Төрәккә, Татьянаны Келемарга билгеләделәр. Июльдә диплом алдык, 30 июльдә туй иттек, 1 августта, ни булса, шул булыр, дип Алексеевскига киттек. Мине Мәдәният йортына аккомпаниатор, Таняны музыка мәктәбенә баян укытучысы итеп алдылар. «Билгеләнгән районнарыгызга барыгыз!» дип министрлыктан хатлар да килде...
 
Аннан икебез дә читтән торып Казан дәүләт Мәдәният институтына укырга кердек. Дүртенче курста улыбыз Илдар туса да, Таняның миннән каласы килмәде, бала туганчы алдан имтиханнарын биреп куйды да, кышкы сессиягә бергә барып, диплом алдык.
 
 
* Концертларда Татьянаның гаҗәеп матур сопрано белән:

«Сандугач сайрыйдыр кайларда,

Төлке тун, камчат бүрек байларда», — дип саф татарча җырлап утыруларына сокланганыбыз булды. Балаларга Венера, Илдар исемнәрен дә ул сайлады, дигән идегез. Гаиләдә милли каршылыклар булмагандыр кебек.
 
* Юк, андый проблемалар тумады, шөкер! Әти-әнием дә Таняны бик яратып кабул иттеләр. Таныштырырга алып кайтканда, башка милләттән булгач риза булмаслар, дип бик курыккан үзе. Соңыннан: «Мине алар кебек җылы итеп каршы алган кеше юк иде», — диде. Никах укыттык. Татарча сөйләшмәсә да, аңлавын аңлый. Кызыбыз Венера, җәй көннәрен авылда торгач, татарчаны күбрәк аңлый, билгеле.
 
Без Алексеевскида 23 ел эшләдек. Анда күпчелек марилар яши. Руслар аз, татарлардан без һәм тагын ике генә гаилә бар иде.
 
* Сез 23 ел мари сәнгатенә хезмәт иттегез дип әйтеп була инде алайса.
 
* Дөрес, мари сәнгате белән шөгыльләндем: марича җырладым, биедем. Мари телен яхшы белүем эшемдә нык ярдәм итте. 3-4 ай аккомпаниатор булып эшләгәч, сәнгать җитәкчесе итеп куйдылар. Үземнең халык уен кораллары ансамблем бар иде анда. Бер үк вакытта музыка мәктәбендә дә эшләдем. Аннан бөтенләй мәктәпкә күчәргә өндәделәр. Анда китеп бер ел эшләгәч, «Кире кайт, монда эш тарала», — дип, янә Мәдәният йортына чакырдылар. Шунда: «Ике бүлмәле фатир бирсәгез, кайтам», — дип шарт куйдым. Безнең чор кешеләренең күбесенә хас булганча, фатир мәсьәләсендә шактый кыенлыклар күрергә туры килде. Эшли башлагач, ике катлы ике бүлмәле өйдән бер бүлмә биргәннәр иде. Күрше белән. Күршеләрнең балалары күп, үзләре икесе дә салырга ярата торган булып чыкты. Аш бүлмәсе беренче катта иде. Без ашарга утырабыз гына, күрше балалары килеп баса. Аларны да үз яныбызга утыртабыз инде. Әниләренә ошамады бу. Яңа ел алдыннан концерт куеп клубтан кайтып керсәк, аш бүлмәсе бикле! Ярый әле суыткыч бу якта иде. Су кайнаткыч белән чәй кайнатып, пилмән пешереп, бу якта калган савыт-саба белән Яңа елны каршы алдык. Бер ел шунда яшәдек. Аннан яңа йорт салдылар да, безгә бер бүлмәле фатир бирделәр. Ике бала белән анда да бик иркен түгел иде билгеле. Инде форсат чыккач, ике бүлмәлене сорадым. Бирделәр. Яңадан Мәдәният йортына сәнгать җитәкчесе булып кайттым. Күпмедер вакыт музыка мәктәбендә директор булып та эшләргә туры килде әле.
 
Марилар белән эшлим, ә күңел барыбер үзеңнекенә — татарга тарта. Ничек тә булса үзебезнең көйләрне уйнарга тырышам, концертларда татар халык көйләрен эшкәртеп баянда уйный идем.
 
Мари Эл телевидениясендә татарча «Туган тел» тапшырулары бара иде. 1997 елны шул тапшыру аша Йошкар-Олада Татар милли-мәдәни үзәге ачылуы, анда музыкант эзләүләре хакында белдем. Бу — мин теләгән, мин омтылган эш иде. 2005 елга кадәр Алексеевскидан килеп эшләп йөрдем. Җыр түгәрәген алып бардым. Беренче көннән алып шул түгәрәккә йөргән җырчыларыбыз Илтөзәр абый Таһиров, Марзия апа Хаҗиевалар бүген дә сәхнәдә.
 
2005 елны, ниһаять, Йошкар-Олада фатирлы булдык һәм монда килеп төпләндек.

* Татар мәдәни үзәгенең директоры булып та эшләдегез бит әле сез.
 
* Ике ел. Үзем директор, үзем сәнгать җитәкчесе, үзем завхоз, сантехник, электрик, маляр... Директор итеп билгеләгәндә таулар вәгъдә иткән иделәр, берсе дә юк. Җитмәсә, шул вакытта безнең бинабызны сатарга булдылар. Министрлыкка чакырып, бинаны тапшырырга куштылар, безгә бер бүлмә вәгъдә иттеләр. Бер ычкындырсаң, мондый бинаны кире кайтарып булмаслыгы көн кебек ачык иде. Төбәк татар милли-мәдәни автономиясенә бардым, анда да: «Министрлык кушкач, бир!» — дигән җавап кына булды. Ярый халык кузгалды, иҗтимагый хәрәкәт башланды. Мин «больничный» алдым. Үзем эшкә йөрим инде. Шылтыраталар өстән. «Терелеп эшкә чыккач, кул куярмын», — дип вакытны сузам. Җәмәгатьчелек хатлар яза. Шулай итеп саклап калдык бинаны, килешүне 25 елга озынайттылар.
 
Директор булып Илгис Зәйнелгарәб улы Гайсин килгәч, мин җиңел сулап куйдым. Ул тәҗрибәле, хуҗалык эшләрен бик яхшы белә, ныклы элемтәләре бар, нәкъ менә үз урынындагы кеше булды. Мин дә үз урыныма кайттым — сәнгать ягын алып барам. Монысы — минеке!

* Әйе, сез чын мәгънәсендә сәнгать кешесе: талантлы, зәвыкълы, эзләнүчән. Татар гөсләсен кайтару җәһәтеннән алып барган эшчәнлегегез үзе генә ни тора!
 
* Бу эшкә фольклорчы галим Геннадий Макаров белән булган бер сөйләшү этәрде. «Сезнең якларда гөслә киң таралган булган бит, эзләсәң, бәлки, әле хәзер дә борынгы гөсләсен дә, гөсләдә уйнаучысын да табып буладыр», — дигән иде ул. Шунда кылт итеп исемә төште: балачакта күрше керәшен авылы Нослада яшәүче кодагыебыз Фәния апаның гөсләдә уйнаганын күргәнем бар иде бит. Геннадий Макаров ясап биргән гөсләне кыстырып, киттем Нослага. Монда инде элеккеләрдән беркем дә калмаган диярлек. Дружино авылында яшәүче Василий ага Ивановта 30 ел элек ясалган гөсләләр сакланган булып чыкты, үзе дә ясый белә икән. Аннан, сораша торгач, Татарстанның Арча районы Сәрдәбаш авылында заманында гөслә ясаучылар булганлыгын белдек. Анда киттек. Элек өй саен гөслә булган Сәрдәбашта. Хәзер уйный белүче ике генә кеше калган. Таисия апа Ефимова безгә «Сәрдәбаш көе»н уйнап күрсәтте. Җан эреде инде шуңа!
 
Соңрак, 2015 елның җәендә, Мари Төрәк районының Носла авылында, Кулакаева Сайнә апаларның келәтләрендә бик борынгы гөслә табылды. Ике кулга уйнала торган гөслә иде бу. Кайчандыр әлеге уен коралында бертуган кызлар — Елизавета белән Анастасия уйнаган. Гөсләнең бер корпусы гына исән иде, яңадан кыллар тарттырып, җан кертергә туры килде. Хәзер бу уен коралын ансамблебездә кулланабыз. Башка гөсләләрдән аерылып тора ул: тавышы бик матур, эчендә, тальяндагы кебек, кечкенә кыңгыраулар бар. Таба шикелле бер зур кыңгыравы да бар, анысына мин темп бирер өчен сугып алам.

* Аннан үзегез дә гөсләләр ясый башладыгыз...
 
* Уйнарга теләүчеләре табылды, уен кораллары юк. Үземә тотынып карамый чара калмады.
 
* Әтиегез балта остасы булгач, агач эшенә әвәслек сезнең каннан да килә дип әйтеп буладыр, мөгаен. Балачакта әтиегез тирәсендә кайнаша идегезме?
 
* Әти — төзүче. Өйләр, мунчалар, абзарлар сала, коймалар, түбәләр ясый. Безне дә кечкенәдән үзе белән йөртә иде, балта эшенә өйрәтте. Алексеевскида торганда, бер бүлмәле фатирга күчкәч, үзем «стенка» ясадым. Әти килгәч: «Каян алдыгыз моны?» — ди. «Үзем ясадым», — дим. «Кем өйрәтте?» — ди. «Минем әти кем соң?» — дип көлеп җибәрдем.

* Шәкерт остазын узар, ди халык мәкале. Ул шулай булырга тиеш тә. Сез дә әтиегезнең һөнәрен яңа югарылыкка күтәрдегез. Инде шактый күп гөсләләр ясадыгыз бит. Әйтүе генә җиңел, аны ясау өчен осталык та, шартлар да кирәк бит әле.
 
* Безнең төп мәсьәлә дә шунда, уен кораллары ясар өчен аерым остаханәләр юк. Әмма, остаханә юк дип утырсаң, бу эш беркайчан да урыныннан кузгалмас иде. Мин үземнең машина гаражымда эшли башладым. Кырымда узган «Түгәрәк уен» фестиваленә ике кулга уйнала торган гөслә алып барасым килде. Эссе җәйдә көне-төне гаражда ятып, иртәгә китәсе дигән көнне төнге сәгать унбердә өлгерттем. Иртүк юлга чыгып киттек, ансамбль белән уйнап карарга да вакыт булмады. Хезмәт урынымдагы бүлмәмдә дә, өйдә дә эшләргә туры килә. Әлбәттә, остаханә булса, ул инде икенче булыр иде...

* Әле аның материалын да табарга кирәк бит.
 
* Дөрес. Анысы үзе бер проблема. Төзелеш кибетләрендә йөрим эзләнеп. Яхшы материал табу җиңел түгел. Беренче гөсләне нараттан ясадым. Билгеле беренчесен ясау җиңел булмады. Тәҗрибә юк. Тагын ничегрәк итеп эшләп карыйм икән дип, төннәр буе уйланып ятам. Интернеттан да эзләндем. Аскы һәм өске декасы гадәттә чыршыдан ясала икән. Иске фортепиано алып, шул материалдан да ясап карадым. Аның декасы калынрак — 1 сантиметр. Ә гөслә өчен 0,4-0,5 сантиметр кирәк. Шул юкалыкка калганчы кул белән шомарттым. Бик озак вакытны алды, билгеле. Тик нәтиҗәсе дә куанырлык булды, яхшы гөслә чыкты.
 
* Бик катлаулы эш инде, күңел төшеп, кул селтисе килгән чаклар буламы?
 
* Юк, мин бу эштә үземне сабый бала өммәтендә хис итәм. Кечкенә бала, иртәгә уенчык алабыз дигәч, ничек дулкынланып, таң атуын көтсә, мин дә эш башлагач, тизрәк төнне үткәреп, эшкә тотынырга ашкынып торам. Дизайнын камилләштерү турында да уйланам, карарга да матур булсын, музыкант өчен уйнарга да җайлы булсын, иң мөһиме, билгеле инде яңгырашы яхшы булырга тиеш.

* Сездән күреп, бу һөнәр белән кызыксынучылар юкмы тагын?
 
* Киявем — кызым Венераның ире Александр кызыксына башлады. Кулы агач эшенә ята аның. Хәзер бу уен коралы белән кызыксынучылар да арта бара. Үземнең ансамбльдәгеләрнең һәммәсенә җитәрлек уен кораллары ясадым, инде сорап мөрәҗәгать итүчеләрнең үтенечләрен дә кире какмыйм. Мари гөсләсен сораучылар да бар. Тик анысына тотынып караганым юк әле.

* Мари, рус гөсләләре татарныкыннан нәрсәсе белән аерыла?
 
* Формасы белән дә, размеры белән дә аерыла. Мари гөсләсе зур, 35 кыллы. Татар гөсләсе 12 кыллы гына. Бездә кыллар — турыга гына, русларда ике яклап тартылган, аларда тональностьны үзгәртергә була.
 
* Йошкар-Ола шәһәрендә узган «Звените гусли над Какшагой» дип аталган гөсләчеләрнең Халыкара фестиваль-конкурсында катнашкан идегез. Анда тагын сезнең кебек үзләре ясаган гөсләләрдә уйнаучылар булдымы?
 
— Юк, андыйлардан бер без генә идек. Һәм, чынлап та, жюри әгъзалары: «Татар гөсләсен дә күрдек», — дип, безнең чыгышыбызны ассызыклап үттеләр. Белгәнегезчә, мариларда гөслә бик популяр. Бу уен коралына республика җитәкчелеге тарафыннан да зур игътибар бирелә: балалар музыка мәктәпләрендә, мәдәният колледжында гөслә класслары бар.
 
Фестивальдә катнашкан рус һәм чуашлар арасында да әлеге уен коралы югалып тормаган. Россия һәм Мари Эл Мәдәният министрлыкларының уртак чарасы булган фестивальдә, шундый көндәшләр арасында чыгыш ясау безнең өчен үзе бер имтихан ул. Имтиханны уңышлы тапшырдык дип авыз тутырып әйтергә мөмкин, без быел анда беренче урынны алдык! Узган фестивальдә беренче тапкыр катнашып, II урын алган идек. Ул вакытта ансамблебездә әле биш кенә кеше иде. Хәзер инде без ундүрткә җиттек.
 
 
* Һәм ансамбльнең нигезен Мәгъсүмҗановлар гаиләсе тәшкил итә, дисәк тә ялгыш булмас шәт...
 
* Әйе, барыбыз да диярлек шул ансамбльдә: үзем, хатыным, кызым, ике оныгым.
 
Әле 13 гыйнварда гына «Туым жондозы» керәшен фольклоры фестиваленең ун еллык юбилеенда катнашып, фестиваль лауреатларының кубогын алып кайттык. 2016 елда «Туым жондозы»нда беренче урынны алган идек без, быел лауреатлар җыелды.
 
* Котлыйбыз! Алга таба да яңа җиңүләр, яңа эзләнү-табышлар насыйп булсын!

Илсөяр ИКСАНОВА
Түгәрәк уен
№ --- | 12.03.2019
Түгәрәк уен печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»