|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.03.2019 Мәдәният
Казанда «Шәй-бү! Шай-бу!» спектакленең премьерасы була28-29 мартта Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында «Шәй-бү! Шай-бу!» спектакленең премьерасы! Спектакль театрның баш режиссеры Ренат Әюповның 55 яшьлек юбилеена багышлана. Автор: Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Камил Кәримов; рәссам – Булат Ибраһимов, хореограф – «Алтын битлек» һәм Муса Җәлил премияләре лауреатлары Нурбәк Батулла; композитор: Зөлфәт Вәлиуллин
«Акча һәм хакимлек көченә ничек каршы торырга? Кайвакыт хоккей да уйнап алу җитә. Гади генә түгел, ә әбиләр һәм бай инвесторлар арасында. Ә төп бүләк – туган җир! Сез кем яклы? » (12+)
«Мин авыл егете, шуңа спектакльдәге әбиләр – туган авылым Шәле өлкән кешеләренең прообразы. Тамашада авыл кешеләренең кече күңеллелелегн күздә тота. Бу спектакль белән үземнең иҗади яктан җитлегүемне исбатлыйсым килә», - дип уртаклашты режиссер Ренат Әюпов.
Спектакльдә бөтен труппа катнаша. Башлана – 18.00.
--- |
Иң күп укылган
|