|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.03.2019 Мәдәният
Халкыбызның моңлы сандугачы, Татарстанның халык артисты Флюра Сөләймановага 80 яшь (ФОТО)Сөләйманова (Асеева) Флюра Зыятдин кызы 1939 елның 10 мартында Татарстанның Кама Тамагы районы Иске Барыш авылында туа.Татарстанның атказанган артисты (1983), Татарстанның халык артисты (2006), «Хезмәттәге батырлыгы өчен» һәм «Хезмәт ветераны» медальләре иясе. Кечкенәдән ятим калган кыз яшьтәшләре арасында моңлы, сагышлы булуы белән аерылып тора. Тугызынчы классны тәмамалаганнан соң, Казанга килеп, киез итек комбинатына апасы янына эшкә урнаша. Шул ук вакытта 18 нче татар яшьләре кичке мәктәбендә укуын дәвам итә, М. Горький исемендәге мәдәният йорты каршындагы хорга да йөри. Бу хорның җитәкчесе күренекле композитор Сара Садыйкова аңа җырчы булыр өчен кирәкле күнекмәләр бирә. Флюра Сөләйманова хорда дүрт ел җырлагач, һәр талантлы яшь кешегә игътибарлы Сара Садыйкова аны җитәкләп, филармониягә алып бара. Яшь җырчы Флюра Гани Вәлиев җитәкләгән сәнгать бригадасына кабул ителә.
Филармониядә Флюра Сөләйманова җырчыларның Бөтенсоюз аттестациясендә җырлап, «СССРның эстрада сәхнәләрендә чыгыш ясау хокукы бирелә» дигән таныклык ала.
1960 елда Казахстанның Актүбә һәм Алма - Ата дәүләт филармониясенең татар артистлары бригадасына талантлы яшьләрне җыялар.Флюра Сөләйманова үзенең язмышын сынап карый. Аны бик рәхәтләнеп эшкә кабул итәләр. Биредә өч ел эшләп Казанга кайткач, Татарстанның халык артисты Усман Әлмиев җитәкчелегендә Ульяновск өлкәсендә эшләүче татар артистлары бригадасында берничә ел эшли. Ә аннан соң ул – Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе җырчысы. Ул монда композиторлар, шагыйрьләр белән бергәләп яңа әсәрләр тудыруда катнаша, халык көйләреннән матур репертуар төзи.Үзенең концерт бригадасын оештыра, сәнгать дөньясында көннән-көн таныла бара.
Ләкин бервакыт ул сәхнәдән китеп, Казан радиосына китәргә мәҗбүр була. Флюра Сөләйманованың радиодан башкарган җырлары халык арасында таныла, тарала башлый. Татарстан радиосында аның шул елларда башкарган илледән артык язмасы бар. 1971 елда аны янәдән филармониягә чакырып алалар һәм ул биредә утыз елдан артык эшли. Флюра Сөләйманова башкарган җырлар арасында «Гөлшаһидә» (Г. Әпсәләмов сүз., Җ. Фәйзи көе), «Әниемә» (Г. Каербеков сүз., Ш. Калдаяков көе), «Мәк чәчәге» (А. Абдуллин сүз.,М. Макаров көе), «Истә, һаман да истә» (Л. Айтуганов сүз., И. Шакиров көе), «Кыр казлары артынан» (И. Юзеев сүз., М. Имашев көе), «Тамчылар тамар чаклар» (Ш.Галиев сүз., Фасил Әхмәтов көе), «Йөрәк сере» (И. Ганиева сүз., С. Садыйкова көе), «Гүзәлия» җыры (С. Сөләйманова сүз., М. Имашев көе), «Алтын-көмеш» (М. Миншин сүз. халык көе), «Оренбур шәле», «Сибелә чәчем», «Хатирәм» (татар халык җыры) һәм тагын дистәләрчә татар композиторларының иҗат иткән моңлы, матур җырлары һәм татар халык җырлары бар.
Заманында композитор Җ. Фәйзи үзенең «Халык җәүһәрләре» исемле китабында: «...Зифа Басыйрова, Әлфия Афзалова, Габдулла Рәхимкулов, Флюра Сөләйманова кебекләр исә профессиональ җырчылык алымнарын үзләреннән өйрәнеп, халык көйләрен оста башкаручылар булып танылдылар», – дип язды.
Халкыбызның яраткан җырчысы лаеклы ялга китсә дә, җырлавын дәвам итә, чакырулар буенча төрле кичәләрдә җырлый. Соңгы елларда ул филармония сәхнә ветераннарының «Илһамият» клубы концертларында еш чыгыш ясады. 2016 елның 30 сентябрендә филармония бакчасында җырчы үзе катнашында аның исеменнән истәлекле чыршы утыртылды.
--- |
Иң күп укылган
|