поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
10.03.2019 Хәйрия

“Дарулар бирәм, әмма файдасы юк. Балам ничек түзәдер"

Арчада яшәүче Тәнзилә апа Гайфетдинова редакциягә ярдәм итүебезне сорап еш шалтырата. “Хәлем бик авыр. Кызыма ярдәм итә алмаганыма йөрәгем әрни. Авыру бала тәрбияләве җиңел түгел. Кайчак ник туганыма да үкенеп куям”, – ди ул. Тәнзилә апа ялгызы гына авыру кызы Гөлияне тәрбияли.

"Ирем Гөлиягә ике яшь вакытта үлде. 24 ел ялгызым яшим. Ике балам – улым белән кызымның үз тормышы. Шөкер, алар гел ярдәм итеп тора. Балаларым  булышмаса, белмим, нишләр идем, – ди ул. – Иремнең нидән үлгәнен дә бел­мәдек. Табиблар, бөерләре эш­ләү­дән туктаган, диде. Ул чакларны искә төшерсәм дә, күңелем тула. Әмма яшьлек беләндер инде, түз­гәнмен. Табиблар Гөлиянең башка сабыйлар кебек түгеллеген  әйт­те,  ДЦП диагнозы куйдылар. 12 яшенә кадәр үзе йөрде бит югый­сә. Аннары аяклары авыртуга зарлана башлады”.
 
Урын өстенә яткач, Гөлиянең өянәкләре арта. Көненә бишәр сәгать азапланган чаклары була аның. “Дарулар биреп торам, әмма файдасы юк. Өянәк вакытында сөякләре сына.  Балам ничек түзәдер. “Ашыгыч ярдәм” килеп, дарулар биреп, уколлар салып китә китүен. Өянәкләр ки­мегәч, табибка барып сөякләрне күрсәтәбез”, – ди Тәнзилә апа.
 
Гөлияне дәвалар өчен хәйрия концертлары да оештырдылар. Тәнзилә апа җырчы Лилия Муллагалиевага  мөрәҗәгать иткән була. Ул чакта алар Мәскәүгә баралар. Әмма табиблар караса да, үзләре күренергә теләгән профессорга эләгә алмыйлар.
 
– Ул клиника безгә бик ошый. Миңа хәзер – 59 яшь. Кызымны күтәреп йөртү дә җиңел түгел. Андагы караватлар да җайлы. Икебез бергә яшәгәнгә дә сүз әйт­миләр. Табиблар безне белә. Быел да барырга иде исәбебез. Әмма 600 мең сум акча сорыйлар, – ди Тәнзилә апа. – Үзем дә авыру. Ши­кәрем бик югары. Әле менә соңгы арада күңелем төшеп йөри.  Бернигә дә кулым бармый. Хәтта кан анализлары да бирмичә йөр­дем. Балаларым сүккәч, тапшырсам – шикәрем 30га менгән. Кайгырулар, борчылулар инде бу. Кы­зымны гел үзем карыйм бит. Калтырамаган вакытында ашатырга тырышам. Күзгә карап яткан сабыемны терелтәсем килә. Акыл ягына да зыян кил­мәгән. Бөтен әйберне аңлый, ишетә, күреп тора. Кайчак әрнеп-әрнеп елый. Болай яшәүдән ул да арды. Тик бернишләп булмый, ничек тә сабыр итәргә инде.
 
Тәнзилә апага кызын аякка бастырыр өчен ярдәм итәргә те­ләүчеләр өчен исәп-хисап реквизитлары:
 
Получатель: ПАО “АК БАРС” БАНК                      
ИНН: 1653001805    КПП: 160903001     
БАНК: ПАО “АК БАРС” БАНК    
БИК: 049205805   КОР. СЧЕТ: 30101810000000000805    
Р/СЧЕТ: 47422810300020920001
Назначение платежа: Для зачисления на лицевой счет 
№ 40817810900214482396 (Гайфутдинова Танзиля Гарабшаовна).

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 08.03.2019
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»