поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
28.05.2008 Мәдәният

КАМАЛДА ГӨЛЧӘЧӘК БАР

Иң беренче тапкыр моннан берничә ел элек Театр көненә багышланган бәйрәмдә, бер өзектә уйнаганда күрдем мин аны. Аларның курслары махсус Уфа «Нур» театры өчен дип җыелган, Фәрит Бикчәнтәев укыткан бик талантлы курс иде. Студент чакларыннан ук спектакльләрдә гомум күренешләрдә, эпизодик рольләрдә бик күп уйнап, тамашачының күзен ияләндергән бу курста сәләтләре өчен аерып әйтерлек берничә егет-кыз бар. Шуларның берсе – Гөлчәчәк Гайфетдинова.

Бәйрәмдә мин күргән өзектә татарча «театр уйнауны» оят әйбер дип санаучы, үзен Зиночка дип атаучы кыланчык татар кызы Зәйнәпне уйнады ул. Уеныннан да бигрәк сөйләме истә калган Гөлчәчәкнең. Ниндидер бер аерылып торган яңгыравык тавыш тембры, мәрҗән бөртекләре кебек гаять йомры хәрефләрдән,сүзләрдән җыелган чын татарча камил сөйләм.

 

 

«Нур» өчен укытылган курс булганга, укып бетергәч Уфага китеп бардылар алар. Инде «Телсез күке» (Зөлфәт Хәким) спектаклендә Кәшифә ролен дә башкарырга өлгергән Гөлчәчәкне Камал театрында эшләргә калдырырлар дигән ышаныч бар иде, әлбәттә. Бу ышаныч бер елдан, ул Уфадан Казанга кире кайткач кына акланды. Кайтуының иң яңгыравык аккорды – «Дивана» (Туфан Миңнуллин) спектаклендәге Айсылу роле. Тәнкыйтьчеләрне, тамашачыны, журналистларны бу спектакльдә иң сокландырган образларның берсе булды ул.

 

– Гөлчәчәк, кайсы якта туып, нинди гаиләдә үскән кыз син?

 

– Мин Кайбыч районының Борындык авылыннан. Әтием минем тракторчы иде, әнием фермада терлекләр караучы булып эшләде. Хәзер алар лаеклы ялда. Гаиләдә дүрт бала үстек. Ике абыем, бер апам бар. Мин иң төпчеге, шунлыктан кечкенәдән игътибар күп иде миңа. Артык иркәләмәсәләр дә, бик яратып үстерделәр.

 

– Гаиләгездә сәнгать өлкәсен сайлаучы син генәме?

 

– Безнең гаилә – гомергә үзешчән сәнгатьтә катнашкан, авылда узган бер бәйрәмнән дә калмаган гаилә. Әтием – гармунда, ике абыем гармунда да, гитарада да уйныйлар. Әни дә, апам да җырлый. Абыйлар яшьрәк чакларында авылда ансамбль төзеп, Казанга гастрольләргә дә барып йөргәннәр. Ләкин миннән башка берсе дә сәнгать юлын сайламады.

 

– Укырга керергә килгән көннәреңне хәтерлисеңдер!..

 

– Укырга мин мәктәпне тәмамлагач, 2000 елда ук килгән идем. Ләкин ул елны мәдәният-сәнгать университетында актерлар курсы җыймыйлар булып чыкты. Районга кайтып китеп, бер ел район мәдәният йортында эшләдем. Икенче елны укырга керергә килгәндә Татарстан театрларыннан тыш, Уфа «Нур» театрына да студентлар җыялар иде. Безне «Нур»дан килүчеләр, Марсель абый Сәлимҗанов, Наил абый Дунаев, Фәрит абый Бикчәнтәевлар тыңлады. Шул махсус курста Фәрит Бикчәнтәев һәм Миләүшә Закировада укып бетереп, Уфада бер ел эшләгәч, мин Казанга, Камал театрына кайттым.

 

– Камал театрына алгач, күләмле рольләр дә биргәч, димәк, син Бикчәнтәевнең яраткан студенткасы булгансың булып чыга.

 

– Юк, укыганда үземә аерым игътибар сизмәдем. Фәрит абый ул һәммәбезне дә тигез күрә иде.

 

– «Нур» белән сезнең берничә еллык контрактыгыз булгандыр бит?

 

– Контракт өч елга иде, мин бер елдан киттем. Ләкин театр бу мәсьәләдә алдымда проблемалар тудырмады. Уфа бик матур шәһәр, «Нур» бик әйбәт театр, ләкин барлык туганнарым, әти-әнием биредә калгач сагындырды шул.

 

– «Дивана» спектаклендәге Айсылуың хакында матбугатта бик күп матур сүзләр әйтелде. Бу образыңа үзеңнең мөнәсәбәтең ничек?

 

– Ул роль Туфан абый тарафыннан бик кызыклы итеп язылган. Айсылу уйнамыйча текстны гына сөйләп торса да аның характеры ачыла алыр иде. Җентекләп язылган рольгә Фәрит абыйның фантазиясе дә өстәлгәч образ тагы да тулыланды. Артистка юнәлешне режиссер бирә бит. Үземнең дә табышларым бар, әлбәттә.

 

– Театрда яшь артистлар арасында көнләшү бармы?

 

– Кеше көнләшүен сиздереп йөрмидер инде ул. Минем, мәсәлән, үземә карата көнләшү сизгәнем юк.

 

– Гомер буена авылда яшәгән әти-әниеңнең, туганнарыңның, авылдашларыңның синең олпат театрда эшләвеңә мөнәсәбәтләре ничек? Гомумән, якташларың синең белән горурлана башладылармы әле?

 

– Якыннарым Камал театрында эшләвем белән бик горурланалар. Авылдашлар да, райондашлар да килеп, уйнаган спектакльләремне карап баралар. Фикерләрен, минем өчен шатлануларын да әйтәләр.

 

– Театр дөньясында кумирың бармы синең?

 

– Мин бер генә кешене кумирым итеп күрә алмыйм. Күп кенә артистлар ошый, төрле рольләре өчен.

 

– Гөлчәчәк Гайфетдинова тагын нинди роль уйнау хакында хыяллана?

 

– Актер – режиссер кешесе. Нинди роль бирсәләр шуны җиренә җиткереп уйныйсың. Режиссерлар миңа ышанып тапшырган рольләрне һәрчак уңышлы башкарып чыгасы иде. Минем үземне киноактриса буларак сынап карау теләгем дә бар. Менә ул – хыял дәрәҗәсендәге теләк.

 

– Тормышыңда сине сайлау алдына куйган хәлләр булдымы?

 

– Мин үземә нәрсә кирәклеген һәрчак төгәл беләм һәм ашыкмый кабаланмый гына көтәм. Биш елдан тормышка ашамы ул теләгем, биш көннәнме? Иң мөһиме – тормышка ашсын.

 

– Яшь артистка Гөлчәчәк Гайфетдиновага бүген ни җитми?

 

– Мәхәббәт, мәхәббәт тудырган илһам... (Колагыгызга киртләп куегыз, Гөлчәчәктәй артисканың күнелен яулый алырдай шәп егетләр! – З.Г.)

 

Мин аны Вера апа Минкинага охшатам. «Тәмле» итеп сөйләве, сәхнәдә, нәкъ Вера апа кебек кечкенә дә төш кенә сөйкемлелек йомгагы булып яши белгәне өчен. Табигать – сәләтне, язмыш – менә дигән укытучыларны, бәхетле очрак үзен халыкка күрсәтү мөмкинлеген бирде инде аңа. Гөлчәчәк Гайфетдиновадан хәзер иҗади “дивидендлар” көтәсе калды...


Земфира ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА
Сәхнә
№ --- | июнь 2008
Сәхнә печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»