поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
08.03.2019 Бәйрәм

Хатын-кызга нинди бүләк кирәк?

Superjob порталы уздырган тикшерү нәтиҗәләренә ышансаң, хатын-кызлар бәйрәменә бүләк алу өчен, һәр ир-ат 2800 сум чамасы акча тотарга җыена. Чәчәккә 2200 сум сарыф ителәчәк. Ир-атларның күбесе гүзәл затларны котларга җыена, әлбәттә. Ә менә 26 проценты моны эшләмәячәк икән.

Cүз уңаеннан, илдәге ир-атлар, хатын-кызларга бәйрәмгә бүләк алырга, дип 250 мең микрокредит рәсмиләштерә. Бу – ике миллиард сум чамасы акча дигән сүз. Ә Уфадагы ЮХИДИ инспекторлары исә бәйрәм көннәрендә хатын-кызлар рульгә утырып юлга чыкмас дип өметләнә. “Бу хакта һәр ир-ат хыяллана”, – дигән алар. Хатын-кызга нинди бүләк кирәк?

Ләйлә Дәүләтова, шагыйрә:
 
– Хатын-кызлар бәйрәмдә руль­гә утырмасыннар дигәннәре белән бик килешеп бетмим. Юлдагы иминлек ир һәм  хатынга карамый. Һәр­беребезгә исән-сау йө­рергә язсын. Бәйрәмнәр ди­гәндә, мин мө­гаен, күңелем белән әле дә сабый бала булып калганмындыр. Һәр туган көннән ниндидер могҗиза, матур сүз көтәм. Әлбәттә, кемнәндер игътибар булу сөен­дерә. Ә мин күбрәк үзем кешеләрне сөен­де­рергә яратам. Әниемне, кызымны, туганнарымны, дусларымны котлармын дип торам. Чәчәк, бүләк өләшү генә түгел, иң мөһиме: матур сүз­ләреңне, яратуыңны кыз­ганмас­ка кирәк.
 
Рузилә Галләмова, “Гыйлем” китап нәшрияты директоры:
 
– Хатын-кызлар рульдә саграк йөри,  гаиләсен уйлый, дигән караш яши. Ирләр ара­сында хатын-кыз йөртү­че­ләр­не граната тоткан маймылга тиңләү­челәр дә аз түгел. Ир­ләр­нең дә юлда тиз кызып китү­чәннәре бар. Йөртә белмәү – бәхәсле мәсь­әлә. 8 Март көнне  исә  асыл затлар өйдә ял итсә дә ярый. Уфадагы ЮХИДИ хез­мәт­кәрләренең бәй­рәм көнне нәфис затларны  туктатасы кил­мәве генәдер бу. Быел гаиләдә бик күп бәйрәмнәр үткәрдек, бик күп чәчәкләр бүләк ителде. Аларны чыгарып ату кызганыч миңа. Акчаны исраф итү дип саныйм. Шуңа күрә  гөл бүләк итсәләр, яхшырак. Бәйрәмгә бернинди бүләк тә көтмим. Энә дә – бүләк, дөя дә. Гаиләмдәге тыныч тормышка да ризамын.  Әмма шул ук вакытта бирмәсәләр дә, күңелле булмас иде. Иремнең игътибарын тоеп яшим. Бәй­рәм­гә карамыйча  бүләк итә ул. Кредитка кыйммәтле бүләк алуны бөтенләй аңламыйм.
 
Равил Халиев, Кукмара районы үзәк хастаханәсе баш табибы:
 
– Эштәге гүзәл затларга чәчәк бүләк иттек. Бүләк алганда һәр­кем акчаны үзенең хәленә күрә туз­дырадыр. Хатын-кыз яхшы сүзгә, игътибарга да эреп китә ул. Юктан да күңеле була, юктан да хәтере кала, дигән сүзләр дә аларга атап әйтелгән кебек. Алар күп эшли, бик активлар, аларны сакларга кирәк. Дөрес, хатын-кыз­лар ирләргә караганда, болай да ун ел озаграк яши. Тагын да күб­рәк яшәсеннәр, ирләрен дә сакласыннар.
 
Фәния Җәләлиева, Казандагы “Гадел” мәчете мөгаллимәсе:
 
– Бу көннәрдә өсте өстенә бәйрәм әле, үземнең дә – юбилей көннәрем. Шул яшькә килеп җит­тем дип куанам. Аллаһы Тә­галәгә шөкрана кылам. Рәгаиб кичәсенә олы Коръән мәҗлесе әзерлибез. Пәйгамбәребезнең әти-әнисе кавышкан көн бит инде. Без дә менә шундый олы бәй­рәм ясыйбыз. Күр­ше-тирә авыллардан имамнарны җыя­быз. Хатын-кыз­ларга  теләгем шул: барына риза булсаң, шуны сак­ласаң, бәхетле булыр­сың. 
 
Зөлфәт Зиннуров, “Башваткыч” тапшыруы алып баручысы:
 
– Минем өйдә кызлар күп бит әле. Бәйрәмнәргә чәчәк бүләк итәргә яратмыйм. Тиз сулалар, бер файдасы юк. Шуңа да күбрәк хатынымның нинди әйбере юк, шуны алам. Кызларым нәрсә кө­тәдер, әлегә белмим. Әмма бәйрәм көнне берсе дә бү­ләксез калмас дип торам.
 
Равия Мухина, Казан шәһәренең ревматология үзәге мөдире:
 
– Һәр хатын-кыз бәхетле булсын иде. Иң мөһиме – авырмасыннар. Безнең бүлектә сигез па­лата­ның алтысында хатын-кыз­лар ята. Гүзәл затларыбыз сәла­мәтлеген кайгыртып торсын иде. Ревматологик чирләр кеч­ке­нәдән килә. Сабыйлар киләчәктә авырмасын өчен, бала тугач та, әниләре күкрәк сөтен кызганмасын иде. Авыруларга бирешмәс өчен, физик тәрбия дә, борчу-стрессларга каршы тора  бе­лү дә кирәк. Минем өчен, янә­шәмдәге кеше­ләр­нең авырмавы, па­­циентларның шатлыклы йөз­ләрен  күрү – иң зур бүләк.

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 08.03.2019
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»