|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.03.2019 Әдәбият
Язучылар берлеге хатын-кыз язучыларны яз бәйрәме белән котлады (ФОТО)Татарстан Республикасы Язучылар берлеге хатын-кыз язучыларны Казанның купшы ресторанарының берсенә чакырып, Яз бәйрәме белән тәбрикләде. Бәйрәм мәҗлесен шагыйрь, Берлекнең татар әдәбияты буенча консультанты Марат Закир алып барды. Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, Тукай клубы мөдире – җырчы Рафаил Сафин гүзәл затларга багышлап җырлар башкардылар. Шагыйрәләр, язучы ханымнар очрашуда үз әсәрләрен укыдылар.
Соңгы елларның бу матур традициясе дәвамлы булсын. Гүзәл затлар һәрчак игътибарга лаек бит!
--- |
Иң күп укылган
|