|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.03.2019 Мәдәният
Кинофестивальдә татар фольклоры көчле алкышларга күмелде (ФОТО)Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле Египетның Шәрм-әл-Шәех шәһәрендә узучы кинофестивальдә катнаша. 3 март көнне, фестивальнең ачылу тантанасында чыгыш ясап, ансамбль көчле алкышларга күмелде. «Кинофестивальне ачу тантасанында Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге фольклор музыкасы ансамбленең чыгышы көчле алкышларга күмелде. Туган илдән еракта үзебезнекеләр өчен горурлык, соклану тагын да арта», – дип яза үзенең социаль челтәрдәге битендә Казан мөселман киносы фестивале директоры, Шәрм-әл -Шәех фестиваленең жюри әгъзасы Миләүшә Айтуганова.
Илдар Ягафаровның конкурс программасында күрсәтелүче «Байгал» фильмын карарга килүчеләрне фестиваль уза торган кинокомплекста, шулай ук, Фольклор музыкасы ансамбленең чыгышы каршы алды. «Египетлылар татарлардан алган мәдәни шоктан озак айный алмаслар әле. Кино һәм музыка – дипломатиядән мең кат көчлерәк!» – ди Миләүшә Айтуганова.
Ансамбль бу көннәрдә Шәрм-әл -Шәехтә, Кызыл диңгез буенда репертуарындагы «Күзләрем» дип аталучы Кытай татарлары җырына клип та төшерә.
9 март – кинофестивальнең соңгы көне. Купшы ябылу тантанасында чыгыш ясап, Татарстанның фольклор музыкасы дәүләт ансамбле, һичшиксез, кабат көчле алкышларга күмеләчәк.
Афәрин! Илгә кайтыр юлларыгыз хәерле булсын!
--- |
Иң күп укылган
|