поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
07.03.2019 Ана теле

Илдар Низамов: "Котыгыз очып китмәсен, гел яхшыга, өскә әйдәсен"

Төп тезисыбызга керешкәнче Матбугат.руның барча тырыш-уңган, сөйкемле ханым, кызларын, шулар йөзендә барча интернетчы хатын-кызны 8 март бәйрәме белән ихластан тәбрик итәм, тормышыгызда һәр сулыш-гамәлегез бәйрәмчә котлы булсын дип, һәркайсыгызда олы җанлылык – котлылык кимемәсен дип, килеп чыккан кыенлыклар котыгызны алмасын, котыгыз очып китмәсен, котыгыз гел яхшыга, өскә әйдәсен, котсыз дигән яманат ишетмик, котсызлык чиренә тарымыйк , дип телим. Илдар абыегыз”.

Инде эшкә керешик. Үткән язманы болаерак тәмамлаган идек: ... парлы сүзләрне сөйләмдә куллануда җитди генә кимчелекләр дә бар. Аларны үткән язмаларда да телгә алгаладык. Форсаттан файдаланып, янә кисәтү “чаңы сугып” карыйк әле. Әйтик, парлы сүзләрнең бер төркеменә күплекне белдерү хас. Азык-төлек, мал-туар, тимер-томыр, савыт-саба, бала-чага, явым-төшем теләсә кайсы очракта күплекне белдерә, чын татар аларга берничек тә -лар/-ләрне өсти алмый. Ә бит өстиләр! Урынсыз кулланылуы соңгы чиккә җиткән, яман чиргә әйләнгән кушымчалардан бүген татар сөйләмендә ул –-лар/-ләр, /-нар/-нәр. Алар бүген сөйләмнең тәрҗемә белән бәйле рәсми, фәнни, иҗтимагый өлкәләрен тәмам басып китеп, көнкүреш сөйләменә, матур әдәбияткә дә колорад коңгызы кебек ябырыла бара. Бу – телебезнең үзәгенә, тамырына яный торган каза. Ул хәтта парлы сүзләрнең дә “татарлык” тамырын чаба. Әнә җитди генә радиобыз да “явым-төшемнәр” ди. Бүген трамвайда бер татар әбисе “ир-атларга урын бирегез”, диде.
   
Ә бит  әйберне, предмет, күренешне атый торган сүзләрнең џәркайсы диярлек асылында берлекне дә, күплекне дә белдерә икәнен һәр татар тумыштан белә,нарат урманы, сыер көтүе, алма бакчасы, бер чиләкбәрәңге, урам тулы  машина, ди. Бу хакыйкать фәндә аксиома дип атала, моңа бернинди дәлил, исбатлау кирәкми.
   
Бәй, шулай булгач үзен татар санаган кешеләр нигә соң оешма, кибетләргә «Китаплар», «Чәчәкләр», «Хатын-кызлар киемнәре» дип язалар? «Чәчәк», «Яшелчә», “Азык-төлек» дип саф татарча язып куйсагыз, «Монда бер  генә чәчәк саталар икән», дип керми китәрләр дип курыкмыйсыздыр лабаса. Ә радио, телевидение, газетларда ике сүзнең берендә «йортлар идарәләре», «кар тотулар», «сайлаулар», «каникуллар» һәм башкалар тулып ята. Бу очракларда күплек икәнен татар-ларсыз  да аңлый – телебез акыл белән эш итүгә көйләнгән. Без генә дә бу хакта күпме яздык инде! Аптырарсың:   эше, вазыйфасы татар теле белән, татарча сөйләү белән башкарыла торган, ягъни телне белүе, тоемлавы аның һөнәри бурычы, вазыйфасы саналган кешеләр, аерым алганда журналистлар, тел укытучыларының да: «байтак хатлар килде», «утызлапсыерлар карый», «алты балалары котлый», «республикада бик күп газет-журналлар чыга», «бер төркем депутатлар» дияргә теле әйләнә. Пар сүзе икене белдерә, димәк, ул сан төшенчәсен аңлата. Шуңа күрә татар гомер-гомергә пар каен, пар күгәрчен, пар ат, пар канат диде. Нигә соң бүген пар күгәрченнәр, пар канатлар дия алалар. Гомер буе каникул дип сөйләштек, ә хәзер каникуллар. Сайлаулар да көн саен диярлек тешкә тиеп шыкырдап тора. Хәтта урыс үзе дә «выборная кампания» дип берлектә әйткәндә, без «сайлаулар кампаниясе» дип кабатлый бирәбез. Аларның «выборы» дигәнен бозмыйбыз, янәсе, утызынчы еллардан бирле шулай кереп киткән, янәсе. Аңлыйк инде, бүген бит утыз җиденче ел түгел! Нигә һаман кемнәндер куркабыз, нигә һаман фикерне дөрес әйттемме, дип бәяләгәндә аны урысчага тәрҗемә итеп карыйбыз?!
   
Бер хата икенчесен, охшашын, ияртә. Татар җөмләсендә ия белән хәбәр күплектә ярашмый. Бик сирәк очракта гына, чыгарма рәвешендә генә яраша. Ә дәреслекләрдәге кагыйдә яраштырырга куша. Шуны тыңлап, дөресрәге, үзебез урысча фикерләүгә, калькага күнеккәнгә сөйләмне артык, кирәкмәс -лар/-ләр белән тутырабыз. Менә «Курай» радиосы «Зәйнәп Фәхретдинова һәм Зөфәр Билалов үзләренең «Сөн буйлары» дигән җырларын башкарып чыгалар», ди». Бер җөмләдә һич кирәкмәс өч -лар. Югыйсә җырчыларның икәү икәнен аңлаган татарга бу җөмләдә шуннан бүтән бер генә -лар да кирәкми.
   
Бу кимчелек бәлки күплек кушымчаларының башка функцияләре барлыгын белмәүдән дә киләдер. Бу төр кушымча унлап бүтән мәгънәне, аеруча хис-тойгы төсмерләрен дә белдерә. «Эх, язмышкайларым!», ди татар. Монда күп язмыш турында сүз бармый, ә җан әрнүенә ишарәләгән чара. Менә Рафаил Төхвәтуллин әсәрләреннән бер-ике генә мисал: Кеше көе көйләпйөрүләре бик кыен; Әлегесен болай селкенеп йөри алганда , бер генә дә кузгаласыларым килми; Мәшәкатьләнеп кайтып йөрүеңә бикләр дә инде рәхмәт.
   Кушымчаларга иҗади корал, чара дип карау, эзләнү, уйлану мәйданы матур әдәбият кенә түгел, әлбәттә. Менә публицистик чыгыштан мисаллар: Ялварыплар сорыйм, булышыгыз;  Сезләргә үз сәламнәребезне җиткерәбез;  Ә бит публицистикадагы «ларылдау»  кимчелеге инде, гадәткә әйләнеп китеп, аңа күпләр аптырамый да башлады, киресенчә, бу чиргә бирешмәскә тырышу омтылышы үзе бер иҗади ачыш булып тоела. Мәсәлән, «Сөембикә»дән укыйм:  «Кунаклар иңенә Президентыбыз чуклы зәңгәр шәл салды». Рәхмәт, каләмдәшләр,  Президент өч-дүрт кунакка бер шәл бүләк иткән икән дип аптырарлар дип курыкмагансыз. Бик дөрес эшләгәнсез: татар андый ук аңгыра түгел. Телебез дә андый аңгыралыкка юл куя торганнардан түгел. Уйланганнарга, эзләнгәннәргә, иҗат иткәннәргә ул үз хәзинәсенә сандыгын һәрчак ачып җибәрә.                                     
Кабатлау тискәре күренеш дип танылып аннан котылу чарасын күрү дә тел гыйлеменең тезисларыннан берседер. Кайбер фикер, тәкъдимнәрне без дә теркәгәнбез. Аеруча җырдагы кабатлауларга борчылу көчле. Ә бит алардан котылу сәбәпләреннән иң беренчесе ул уңай мисал. Бу юлларны язып утырганда Татарстан радиосында Флера Сөләйманова җырлый. Халык җырлары, Гөлшат Зәйнәшева шигыренә “Туйдан соң...”. Ник бер кабатлау булсын! Ә башка җырларда... Әлбәттә, авазларны урынсыз кабатлаудан башларга кирәк. Аннары иҗек.  Лотфи Яфаров язмасыннан бер өзек: “татар телендә сыйфат ... яки сыйфат функциясендә килгән теләсә нинди сүз, сыйфатланмыш белән бергә килгәндә (синтаксиста – аергыч) һичбер төрле  төрләнеш кабул итми. (агач өй, таш йорт, тимер көрәк һ.б.)”. Мондый “китекләрне” кимчелек дип, телнең үсеш чоры җитешсезлекләре дип тану “зур ялгыш”. “Болар һәрбер телнең үзенчәлеге, үзенә хас булган законнары”.  Телебезнең кабатлау канунын төшендергән үткән язмаларның берсендә без мондый мисал китергән идек: “Азатлык” радиосы сайтында Татарстан Президентының кыска гына постында 14 хәреф хатасы табып, “шау-шу” куптарып алдылар. ИнтернетчыҖәмилә Президентны тәнкыйть иткәндә аның  “татарстаннарны” дигән сүзенә  ташланган: “Бәлки Татарстанлыларны дип, татар телегезне камилләштерү өстендә эшли башларсыз!” дигән.
 
Илбашыбыз моны укыганмы, укыган булса, яисә аңарга моны җиткергән булсалар, ул ни уйлаган, безгә бимәгълүм, ә без менә ни уйлап куйдык. Сөйләмдә еш очрый торган бу фактор турында күптән түгел без шушы тәлгәш язмаларыбызның берсендә болай язган идек.  “Артык -лы/-легә килгәндә, шөкер,  Тукайга тугрылар  да бар: Болгар радиосы: Казаннар, диде. Бүтән кайберәүләр кебек “Казанлылар”, димәде”. Моннан шактый еллар  элегрәк, Әтнә театрының 90 еллыгы уңаеннан Г.Камал исемендәге театрда булган тантанадан соң болай дип язганмын: Тантанада сөйләүчеләрнең кайберләре – күпчелегендә Әтнә ягы кешеләре үзләре “әтнәләр” диде, ә кайберләре – башлыча рәсми оешма вәкилләре, яисә бүтән як кешеләре“әтнәлеләр” диде...
   
Тукайның сәнгати чара буларак парлы сүздән оста файдалануына мисалларны җитәрлек китердек. Синтаксик фигура буларак кабатлаудан файдалануы да аның осталыгына дәлил. Янә бер мисал белән генә чикләник: “Йокы” шигыре сюжеты шул сүзне кабатлаудан тора. Безне адәм иткән йокы,//Адәмне алга илткән йокы,//Илтеп күккә җиткән йокы –//Йокы, йокы, йокы. Бер куплетта алты “йокы”; Шигырьдә җиде куплет. Димәк ки, кырык ике “йокы”. Тик ник берсе урынсыз, артык кебек тоелсын.
   
Ә бит шагыйрь “артык”ны – урынсыз кабатлауны бик нечкә тоемлый. Аннан ничек тә котылырга тырыша. Ничекме? Менә ничек “котылган”. Әлбәттә, “...Тотса мәскәүләр якаң” – тарихи үрнәк. Янә дә:   Бу дөньяда, бәлки, күп-күп эшләр күрем... (күрермен); Бүреләрдән курыктисәң,урманга бармау яхшырак; Ул синеңчен, милләтем, атылып йөри; Ничек гали минем урным, түбәнгеләр күрәмсез?-ди; Тынычлыкны боза аның әчи таушы; Гөл йөзеңә күзләренетеккән (текәгән) бар да;  Ни дирсең син, әгәр дә мин өйләнсәм...; Тәгәридер ул матур кыз – язның алтын файтоны;  Ул көн буе аузы берлән матур итеп оя ясый; Суыклыктан очар кошлар очалмасын; Дәрсенә күңел бирсә; Менә бәхтеаның шунда; Качасиде моннан; Югары булды урны; Ни кушсаң шуны язалды; ...Безнеңлә (безнең илә) бергә йоклый ул; Һаман йөгрә, өрә; Әйдәле, Акбай...; Сикрепбарып аулау өчен; Иртәгә килгәнче дуслар, тәндә җаным торса гәр, Шул фәлән атлы кеше кысты,– диермен,сурсалар; Мондагы ун урнына...; Мондагы төслүктер...;
   
Мондый кыскартуларга карата Тукайның үз фикере бәян ителгән: “Поезд барган көйгә” дигән шигырендә “Ах, дүдәк-дүдәк-дүдәк–//Басма өстендә балүрдәк строфасында “балүрдәк”кә апостраф куеп, битасты искәрмәсендә “Җырлаганда “бала үрдәк” дип аерып әйтмичә, ике сүзне кушып җибәрәләр”, дигән. Истә тотыйк: шагыйрь монда гомумән шигырь урында түгел,”җырлаганда” дип кисәтә. (2 т., 160 б.);
   
Әлбәттә инде, шигъри сөйләм хәсиятенә ул да буйсынмый кала алмый – табигый, милли көй, аһәң мәҗбүр итә.    Аваз, иҗекләрне үзгәртә, тик сүзнең төп тамырын оныттырмаска тырыша: И бәрәңне... Кил бәрәңге,җан ашым (аерып язган)// Син генә тәмләртәсең бар ярлылар, байлар ашын (2 т., 208); Аның   аваз кыскартуларына мисаллар: Амрика; Күрнеш; Йөгрә; Күз йомалмый; Кар себрелә; Кар котрына; Йөгрешеп йон аулый; Төртте бармакларын бүркенә;  Муйныма сузды; Шайтан чишалмаслык минем билдә пута; Тәнгә тиялмый китте инде күп суык; Кайгыралмыйм; Артка карасак борлып...;  Сүз азагында   Басымсыз сузыкларны кыскартуы – безгә бүген дә кагыйдә булырга тиеш: Барча цензур ябылгач; Реклам; Газет һ.б.;  Шагыйребез –    “Иҗек остасы” да: Куркынырда елмаялар; Килде тоткынлык,түбәнләнде уемның куллары; Белмәдең кадрем, гонаһибивафа (вәгъдәсез); (148 б.);  Күрең (Күрдеңме?!)
патша хәзрәтен,//Җуйды халык хәсрәтен; 
 
Төшенә киләбез ки, кабатлау күренеше телебезнең ифрат та колачлы, күп кырлы, сөйләмебезне төрләндерү, тәэсирле, сурәтле итү өчен мөмкинлекләре чикләнмәгән чара икән. Дөресен әйткәндә, без бит көндәлек аралашуыбызда сөйләм кору барышында  телнең бу үзенчәлеген файдалану ихтыяҗын тоеп яшибез. Аны төпле үзләштерү-өйрәнү өчен фәндә булган барлык чыганакларны барлап, “эшкә җигү” зарурдыр. Шәхси үзем, мәшһүр тел галиме Гыйбадулла Алпаровның кабат бастырып чыгарылган “Сайланма хезмәтләр”еннән (Казан: “Мәгариф” нәшр., 2008) өстәмә файда күрдем.  Аерым алганда анда әдипнең 1928 елда Ленинградта укыган чагында Востоковедение институтында ясаган  “Татар телендә кушма төрләр” дигән доклады урнаштырылган.  Телебезнең кабатлау канунын үзләштерергә алынганда бу хезмәткә ныклап таянырга була. Әйтик, галим телнең “кабатлы кушмалар” дип аталган берәмлекләрен төзелеше ягыннан гына тикшереп калмый, гамәли куллану өчен кирәкле нәтиҗәләр дә ясый.  Бер генә мисал белән канәгатьләнеп китәргә мәҗбүрбез. Без инде телгә алган “синтаксик фигура” дигән кабатлауга бик урынлы мисал: “Стиль өчен (ягьни сөйләм максатында) кабатлап әйтүгә килгәндә...1) кабатлы кушмалар фәкать ике рәт кенә әйтеләләр. Стиль өчен булган кабатлау ике дә, күбрәк тә әйтелергә мөмкин. Мәсәлән: Су анасыннан котылгачтан тынычлангач, әни//Әй орышты, әй орышты, әй орышты соң мине (Г.Тукай); 2) Кабатла кушмалар бары ялгыз сүзләрдән генә тезелә, ә стиль өчен булган чын кабатлау исә берничә сүзне, хәтта бер җөмләне кабатлау белән дә төзелергә мөмкин. Мәсәлән: таң ата да кич була, таң ата да кич була. 3) Кабатлы кушмаларның арасына башка сүз кертеп, хәтта бер кушымча ялгап та булмый, мәгънә үзгәреп китә; ә кабатлау өчен әйтелгән сүзләр арасына башка сүз керү белән мәгънә үзгәрми, кушымча ялгау да аны бозмый, бәлки ачыкландыра гына. Мәсәлән: Килегез, килегез = килегез, дим бит инде, килегез;  Юк, юк = юк әле хәзергә, юк;
 
Бу язмасында галим кушма сүзләрнең, шул исәптән парлы сүзләрнең дә сөйләмдә куллану өчен үзенчәлекле сыйфатларын бүген дә урынлы мисаллар белән төшендереп бирә. Ул хезмәттә әле “парлы сүзләр” дигән термин кулланылмаган. Ул аларны “тагылмалы кушмалар” дип атый, аларның башлыча төзелешенә-әйтелешенә караган якларын ачыклый. Бер компонентының (“тагылма кисәкләренең”) тарихи этимологиясенә караган табышлары (малай-шалай, әрәм-шәрәм, ыбыр-чыбыр, берәм-сәрәм һ.б.) аеруча кызыклы. Аларның мөмкинлекләрен бүген файдаланып бетермибез. Мәсәлән, “тере тавыш“, “җанлы тавыш” кебек ясалма калькалар урынына “чып-чын тавыш” татарча булмас идемени?!  
     
Бу кыйммәтле фәнни хезмәт белән җентекле танышып, ана телебезнең соклангыч сыйфатларының берсе  белән горурлык хисен кичерүне шәкертләребез-интернетчыларыбызның үзләренә тапшырып, бу теманы мөстәкыйль үзләштерүне дәвам иттерүләрен теләп, без алдагы язманы телебезнең яңа канунын – сингармонизм асылын өйрәнүгә багышларга җыенабыз.  
 
                                                     Илдар Низамов,
                                 филология фәннәре докторы.
 

Илдар НИЗАМОВ
Матбугат.ру
№ --- | 07.03.2019
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»