поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
06.03.2019 Язмыш

"18 яшьлек улын җир куенына иңдергәндә, ана йөрәге ничекләр түзде икән?! Ата йөрәге ниләр кичерде икән?"

Май иртәсе. Сәгать иртәнге сигез генә булуга карамастан, кояш шактый ук кыздыра. Бакчада баз өстендә бәрәңге күзәнәге ярып утырам. Кесә телефоным шалтырый. Классташым Резедә икән, мәктәптә дәресләр башланыр алдыннан шалтыратуы. «Лилия, мин әти турында истәлекләр китабы язарга ниятләгән идем. Әнигә дә бер бүлекне багышларга булдым», – дип, миннән Рәйсә апа турында берәр язма әзерләп бирүемне үтенде.

Мәктәптә соңгы кыңгырау бәйрәме җитеп килгән вакытлар, табигатьнең яшәреп чәчәккә төренгән, күңелләрне иләсләндергән мәле иде. Классташымның шалтыратуыннан соң болай да түгелергә торган күңел касәм чайпалып китте, хатирәләр күзләремнән яшь бөртекләре булып тамды...

Укытучы Рәйсә апа
 
... Алар Чалпы авылына без 4нче класста укыган елны килделәр. Алар дигәнем Рәйсә һәм Илдус Гыйләҗевләр гаиләсе. Илдус Сабирович дүрт авылны берләштергән «Коммунизмга» колхозына рәис итеп билгеләнгән, тормыш иптәше Рәйсә апа рус теле һәм әдәбиятыннан укытачак икән. Зур кызлары Резедә безнең белән бер класста укыячак. Рәйсә апа дәрестә гел русча гына сөйләшә, ди, үзенә Рәйсә Каюмовна дип кенә эндәшергә куша, ди, татарча бер сүз дә әйтми, ди... Нишләрбез икән инде?!
 
Әнә шундый борчылулар белән беренче рус теле дәресенә кереп утырдык. Менә кыңгырау шалтырады, ишектә укытучы күренде. Өстендә гади, әмма зәвык белән тегелгән, матур сәдәфләр белән бизәлгән озын җиңле яшькелт күлмәк, аякларында биек үкчәле туфлиләр, кулына портфель тоткан. Барыннан да бигрәк, аның ягымлылык бөркелгән йөзе, укучыларына сөю һәм ышаныч белән караган, сизелер-сизелмәс кенә шаянлык һәм үз итеп елмаю яшеренгән, томырылып караучы зур кара күзләре игътибарны җәлеп итте. Ә баш артына урап куелган, безнең кебек кыз-кыркынның һушын алган, ялтырап торган чем-кара калын чәч толымы! Мирсәй Әмирнең саф күңелле Саниясе ич бу! Озын керфекләре күз кабакларына тиеп торган, укучыларына гына түгел, тирә-юньгә, бөтен дөньяга сөенеч һәм ярату белән баккан шушы карашның, «Балакайлар!» – дип, үзенә генә хас аһәң белән әйтелгән үгет-нәсыйхәт тулы сүзләрнең безне гомер буе озата барачагын без, 10-11 яшьлек балалар, ул вакытта белдек микән?
 
Ул безне иң элек менә шулай, безнең як хатын-кызларына хас булмаган үзгә матурлыгы белән әсир итте. Зур хәрефтән язылырлык Укытучы белән без әнә шулай таныштык. Ә аннан соң инде без аның үз-үзен тотышына, белеменә, сабырлыгына, осталыгына һәм башка бик күп матур сыйфатларына сокланып мөкиббән киттек. Дәрес темасын аңлатканда, такта янында басып торуы да бүтәнчә иде шул
 
аның. Үз укучыларын сүз белән генә түгел, әнә шул үз-үзен тотышы, басып торышы, хәтта күз карашы белән тәрбияли иде. Тәртипсезрәк малайлар кирәкмәгән берәр шуклык эшләп ташласа, ул, бер сүз дәшмичә, томырылып карап тора иде. Ләкин ул карашта нинди генә мәгънә булмый иде! Бу карашта үпкәләү дә, яратып шелтәләү дә, «Син шуны булдыра аласыңмыни?» дигән кебек гаҗәпләнү дә – барысы да була, тик өметсезлек һәм йөз чөерү генә булмый иде. Ул беркайчан да үз укучыларыннан өмет өзмәде.
 
Әнә шулай, гадилек һәм эчкерсезлек бөркелеп торган күз карашына гипнозланган кебек, без рус теле һәм әдәбияты дөньясына кереп киттек. Бетмәс-төкәнмәс кагыйдәләр, сүз төркемнәре, килешләр, приставкалар, суффикслар; аларны дөрес кулланып, русча кимчелексез, акцентсыз сөйләшәсе килү теләге безне бөтереп алды. Беренче карашка күңелсезрәк тоелган шушы нәрсәләрне Рәйсә апа ничектер бик тә гади итеп, гайрәтне чигермичә, туйдырмыйча гына аңлата белә иде. Без, үзебез дә сизмәстән, шушы кагыйдәләр белән яши башладык, Рәйсә апа кебек, русча матур итеп сөйләшергә, сүзләрне аның кебек әйтергә тырыша идек.
 
Иң кадерле нәрсә – ирек
 
5-6нчы классларда Рәйсә апа безгә тарих дәресләрен дә укытты. «Балакайлар, белеп торыгыз, дөньяда иң кадерле нәрсә – ирек», – дия иде ул. Әлеге дәүләтләрнең культурасы, сәнгать әсәрләре турында Рәйсә апа бик тә кызыклы, тәмле итеп сөйли иде ки, без, ирексездән, шул чорларга кереп китә идек; шул матур биналарны, амфитеатрны, нәфис сәнгать әсәрләрен – вазаларны, картиналарны үз күзләребез белән күргәндәй, кулларыбыз белән сыпырып карагандай була идек. Ул искиткеч сәнгать әсәрләре турында Рәйсә ападан кала бүтән кеше шулай зәвык белән, тәмле итеп сөйли дә алмас кебек иде.
 
Ә рус әдәбияты дәресләре! Мин күләмле әсәрләр өйрәнә башлаганны түземсезлек белән көтеп ала идем. Бервакыт, «Москва майская» шигырен өйрәнгән чакта, ул безгә шушы җырны җырлап күрсәтте. Юкка гына «университет сандугачы» дип йөртмәгәннәр икән үзен! «Балакайлар, русча чиста итеп сөйләшәсегез килә икән, рус телендәге әдәби китапларны кычкырып укыгыз», – дия иде ул. Мин, аның шушы киңәшен истә тотып, русча әсәрләрне кычкырып укый идем. Шулай тырышуларым бушка китмәгән булып чыкты. Мәктәпне тәмамлагач, Казан педагогия институтында белем алдым. Группада 44 кеше, шуларны, мәктәптә нинди чит тел өйрәнүенә карап, 4 төркемгә бүлделәр. Мәктәптә тулы курс инглиз телен укыган булгач, мин «А» группасына эләктем (үзара шаярып, безне «элита» дип тә йөртәләр иде). Монда барысы да рус мәктәбендә укыган шәһәр кызлары, бер авыз сүз татарча белмиләр, үзләре шундый күңелле, эчкерсез һәм ярдәмчелләр! Һәм алар минем татар мәктәбен тәмамлап, авылдан килүемә ышанмадылар!
 
Тормышка юл күрсәткән укытучыларыма, яраткан мәктәбемә рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Мәктәп – үзе бер кызык дөнья, мәктәп еллары үзенең кызыклары да, сабак бирердәй мизгелләре белән дә һәркемнең күңелендә уелып кала. Бервакыт, хезмәт дәресендә, сөйләшә-сөйләшә, нидер эшлибез. Бер кызыбызның исенә татар халык мәкале килеп төшкән бит! «Кемнең чәче озын – шуның акылы кыска!» – дип куймасынмы бу. Без, яхшы укучы кызлар, озын чәчле идек, шаярып, безгә төрттерүе инде. Шулвакыт Рәйсә апа: «Алайса, сезнең арада иң акылсызы мин булам инде», – диде дә башындагы матур бүреген салды. Бүрек эчендә йоклап яткан елан кебек озын калын чәч толымы, ласылдап, тездән түбәнгә үк сузылып төште... Без, ачкан авызларыбызны йомарга да онытып, шаккатып карап торабыз... Ә теге мәкальне әйткән кызыбызның хәле?! «Бетте инде чәчем, балакайлар, элек шушындый ике толым була иде, баш артына урап куя алмыйм, аска тарта иде», – дип сөйләнә-сөйләнә, чәчен кабат җыйды Рәйсә апа. Һәм шуннан соң, имән бармагын өскә күтәрде дә: «Балакайлар, сүзегезне һәрвакыт уйлап сөйләгез», – диде. Бу күренеш, күңел төпкеленә үтеп кергән эчкерсез караш, кичә генә булган кебек, әле дә күз алдында тора...
 
Рәйсә апа коеп куйган Укытучы гына түгел, искиткеч кайгыртучан Ана да, уңган хуҗабикә дә иде әле. Аның әзерләгән аш-сулары телеңне йотарлык тәмле булу өстенә, матур итеп зәвык белән әзерләнгән була иде. Хезмәт дәресләрендә ул өйрәткән рецепт буенча «үз суында тозлана торган» помидорларны, вак алмадан сабагын өзмичә генә кайнатып ясаган, сары гәрәбәдәй вареньеларны әле дә ясыйм; шуларны табынга куйган саен Рәйсә апа, аның йорт эшләренә өйрәткән киңәшләре исемә төшә. Әниләре үрнәгендә өч кызы да шундый ук уңган-булган, эш сөючән булып үстеләр.
 
Председатель хатыны
 
Менә дигән укытучы, үрнәк әни булудан тыш, Рәйсә апаның тагын бер зур миссиясе бар иде, ул да булса – председатель хатыны булу. «Председатель хатыны», – дигәч, күпләрнең күз алдына алтын-көмешкә чумган, затлы ефәк-парчага төренеп, боерык биреп кенә утыручы, әзергә-бәзер яшәүче, җирне-күкне тетрәтеп торучы усал хатын киләдер. Ләкин Рәйсә апа андыйлардан түгел иде. Сайлаган профессиясе, эшләгән эше катлаулы, зур сабырлык сорый, сине бөтенләең белән йота торган эш; шуның өстенә әле тагын председательнең ныклы тылы булырга да кирәк. Бу урында Илдус Сабировичның «Җиңел эш» дигән шигырен искә төшерәсе килә: «Гаиләңә кайтып егыласың, булса терәгең», – диелгән әлеге шигырьдә. Ә Илдус Сабировичның терәге ныклы иде, ничек кенә ныклы иде! Хөкүмәт эшендә күпме нервы туздырып, йончып, кайчагында тузынып кайткан ирне һәрвакыт якты йөзле хатын, тыныч-рәхәт өй, тәмле кайнар ризык, караулы-тәрбияле балалар каршы ала. Колхоз председателенең бетмәс-төкәнмәс мәшәкатьләрен күтәрешергә тормыш иптәше дә иңен куймаса, мең төрле көйсезлекләрен җайга салганда хәленә кермәсә, ай-һай, бик авырга туры килер иде председатель кешегә!
 
Җитәкченең тормышы, гади кешенекенә караганда, күп тапкыр тынгысызрак. Ул – хөкүмәт кешесе, өендә, гаиләсендә ни генә булса да, ул хөкүмәт карамагында булырга тиеш. Эленке-салынкы кыяфәттә түгел, ялт итеп торырга тиеш! Җитәкче нинди – колхозы шундый, колхозыңа да, үзеңә дә мөнәсәбәт шундый! Шуңа күрә кайбер көннәрдә 2-3әр күлмәк алыштырырга туры килгән чаклар да була. Эше шундый, үз кул астыңда эшләүчеләр янында да, үзеңнән югарырак җитәкчеләр янында да җыйнаксыз күренергә ярамый. Ир-атны һәрвакыт кеше күзендә ялт итеп торырлык хәлдә йөртү – хатын-кыз өчен күп вакыт сорый торган зур хезмәт.
 
Әнә шулай, тәгәрмәчтәге тиен кебек бөтерелеп, мең төрле мәшәкатьне хәл итеп яшәгәнгәме, бервакыт кул эшләре түгәрәгендә бәйләү үрнәге өйрәнеп утырганда, Рәйсә апа безгә: «Бик арыдым, балакайлар, менә шулай бәйләм бәйләп, тәмле әйберләр пешереп, өйдә генә утырыр идем», – диде. Ял итәсе килепме, Ходайның язганы шулай булдымы, без 9нчы класста укыган елны ул декрет ялына китте. Өч кыздан соң тансыклап көтеп алган, илнең нуры булырга тиешле Илнур исемле малай туды... Бар өметләрен баглап, олыгайган көнебездә терәк булыр, дип, күңеленең бар назын биреп үстергән егет солтаны... Кызганыч, гомере генә кыска булган... Кара бөдрә чәчле, очкын чәчеп торган кара күзле, баһадирдай 18 яшьлек улын җир куенына иңдергәндә, ана йөрәге ничекләр түзде икән?! Ата йөрәге ниләр кичерде икән?.. «Яраткан бәндәләремә сынауның да авырын бирермен» дигән Ходай Тәгалә, сабырлыгын да Үзе бирсә икән... Улының рәсемен Рәйсә апа соңгы көннәренә кадәр үзе белән йөртте, аңардан бер мизгелгә дә аерылмады. Ата белән Ана өлешенә тигән иң авыр хәсрәт – бала хәсрәте аларны да дөньядан алып китте...
 
... Моңсу да, җанга якын да булган хатирәләргә бирелеп, Гомер китабының битләрен актарам. Күз алдымда балачагым, мәктәп елларымның онытылмаслык булып күңелгә уелып калган мизгелләре яңара. Менә мәктәп бакчасындагы алмагачлар шау чәчәккә күмелгән; шул матурлыкка сокланып, хозурланып йөрүче яшәреп киткән укытучылар арасында Рәйсә апа да бар, үзенә килешеп торган, изүләренә көмеш чәчәкләр чигеп бизәлгән күпертмә җиңле зәңгәр күлмәк, күлмәгенә килешеп торган көмеш төсле биек үкчәле босоножкилар кигән, чем-кара озын толымын баш артына зур төен итеп төйнәп куйган... Менә авыл урамнарыннан яшькелт «Нива»сының рулен нык куллары белән тоткан Илдус Сабирович үтеп китә, юлында очраган кешеләр белән, кем генә булса да, башын иеп исәнләшә... Сагындырасыз шул... Сагынмаслык түгел идегез шул... Әле ярый Сезне искә төшереп торырга кызларыгыз бар, оныкларыгыз үсеп килә; Сез укыткан укучылар Сезне хәтерли; Сез төзегән йортларда гомер
итүчеләр Сезгә Рәхмәт укый; Җир куеныннан илһам алып, буразнага язылган шигырьләрегез яши. Алар Сезнең данлы гомер юлыгызны киләчәк буыннарга илтә...
 
Лилия Гәрәева-Махиянова, Чалпы авылы балалар бакчасы тәрбиячесе. Азнакай районы.
 
Рәсемдә: Рәйсә Каюм кызы Гыйләҗева, 1973 ел.
 
(«Шәһри Казан», 5.03.2019, 7 бит)

---
Матбугат.ру
№ --- | 06.03.2019
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»