|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.03.2019 Юмор
"Матбугат.ру" укучысы җибәргән вируслы ВИДЕО эч катканчы көлдерәШушы көннәрдә "Матбугат.ру" укучысы редакциягә кызыклы видео җибәрде. Сәхнәдә балалар биегәндә ир-атның жюри әгъзалары һәм залда утыручыларга игътибар итмичә очына-очына биюе интернет-хитка әйләнергә мөмкин. Вируслы видео диләр андый роликларны. Вакыйга Казанда булган дип фаразлана. 20 секунд эчендә күпме егәр, дәрт һәм энергия! "Матбугат.ру" инстаграмын күзәтеп баручы кайбер укучыларыбыз әлеге ир-атны Казан Идел буе районы балалар сәнгать мәктәбе каршында эшләп килгән "Мирас" балалар фольклор ансамбле җитәкчесе Дәүләт Үмәровка охшаткан. Шулаймы-юкмы икәнен әйтә алмыйбыз, ләкин шушы кыска гына видеоның кәефләрегезне күтәрәчәге һичшиксез.
--- |
Иң күп укылган
|