|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.03.2019 Матбугат
Шамил Абдюшевны соңгы юлга озатуның төгәл УРЫНЫ һәм ВАКЫТЫТанылган фотограф Шамил Абдюшев вафат дип хәбәр иткән идек. Шамил әфәнденең тормыш иптәше Луиза ханымга иртән шалтыраттык. "Оештыру эшләре белән мәшгульбез. Озату иртәгә 11ләр тирәсендә булыр", - диде. "Нинди ярдәм кирәк" дигән сорауга "Хушлашырга килегез, ярдәм шул булыр" диде. Әле генә шулай ук Шамил Абдюшевның тагын бер туганы Рөстәм Хәсәнов белән элемтәгә чыктык. Озатырга килергә теләүчеләрне ул иртәгә 6 март көнне иртәнге 10нарга чакырды.
"Шамил абыйны Мирный бистәсе зиратында җирләргә карар кылдык. Кайбер матбугат чаралары Мамадыш тракты зираты дип язды, бу дөреслеккә туры килми. Кеше ялгышмасын иде - Шамил абый Мирный бистәсе зиратында җирләнәчәк," - диде Рөстәм әфәнде.
--- |
Иң күп укылган
|