|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.03.2019 Матбугат
"Матбугат.ру"ның якын дусты, фотохәбәрчебез Шамил Абдюшев вафатБүген "Матбугат.ру"ның якын дусты, Казанда танылган фоторепортер Шамил Абдюшевның вафат булуы турында күңелсез хәбәр килеп иреште. Бу хакта безгә Шамил абыйның тормыш иптәше Луиза ханым хәбәр итте. Ул профессиональ фотограф, Журналистлар берлеге әгъзасы, Татарстанның иҗтимагый-сәяси һәм мәдәни тормышы үзәгендә кайнаган кеше иде. Чын сәнгать кешесе, гади фотокамера ярдәмендә кабатланмас шедеврлар тудыручы оста дисәк тә, арттыру булмас. "Матбугат.ру" сайтындагы кызыклы кайнар фоторепортажларның күпчелеге Шамил Абдюшевның хезмәте ул. Быел июльдә Шамил абыйга 70 яшь тулган булыр иде... Шамил Абдюшевны соңгы юлга озату иртәгә сәгать 11:00ләрдә Казанның Мәүлетов урамы 37 йорт, 58нче фатирда булачак. Якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз. Иннә лилләһи вә иннә иләһи рәҗигун...
--- |
Иң күп укылган
|