• 03.08-23.08 Гигант шоу. Цирк. 13:00
  • 23.08 “Тапшырыл...ган хатлар” спектакле. Кариев театры. 18:30 сәг.
  • 24.08 “Ләйлә вә Мәҗнүн” спектакле. Кариев театры. 18:00 сәг.
  • 25.08 “Шәй-бу! Шай-бу!” спектакле. Кариев театры. 18:00
  • 30.08 "Күтәренке күңел белән". Музыкаль-юмористик шоу. УНИКС. 18:00
  • 08.10 Илһам Шакиров ядкәре. Казан. Филармония. 18.30
  • 15.10 Әнвәр Нургалиев. УНИКС. 18:30
  • 25.10-28.10 Ришат Төхвәтуллин. УНИКС. 18:30
Туган көннәр
  • 22 Август Яхъя Халитов (1929-2016)
  • 22 Август Тәлгать Абдуллин
  • 22 Август Энҗе Басыйрова
  • 22 Август Айгөл Бариева
  • 22 Август Алмаз Фәтхуллин
  • 22 Август Марат Бәшәров
  • 23 Август Дания Нуруллина
  • 23 Август Марат Кәбиров
  • 23 Август Сәкинә Шәймиева
  • 23 Август Ләбибә Ихсанова (1923-2010)
  • Яшел Узэн районыннан Сафина Эзифэ дигэн ханымны эзлим.без 1972-1974 елларда Кукмарада ПМК-90 да бергэ эшлэп. бер тулай торакта Нур Баян урамында яшэгэн идек. Бик очрашасым килэ. Фирдэусэ 89063224510
  • Павлюхина урамында тәртипле кызларга 8 менгә бүлмә сдавать итәбез. 89033052264
  • Актаныш. Груша сатам. 12 литрлы чиләге 150 сум. Балыкка алмашу мөмкин. 2 чиләк һәм аннан да артык алган кешегә - ташлама. 8 903 318 72 87
  • Мовлютово янындарак ике татар кызы на квартира кирэк иде(тэртипле, чиста, начар гадэтлэр юк) тел:89393397826
  • Ипподромная урамында коммуналкада булмэ сдавать итэбез.12кв.татар кешесенэ.8000сум айга.89872950304
  • Этнэдэн Фэнияне эзлим.1954 елгы.Богелмэдэ Укыган иде. Ике кызы бар икэнен белэ идем. Тубэн Коеккэ Файзрахманов Салихка кияугэ чыккан иде. Кызлары Лилия, Лидия исемлелэр. Телефон номерым 89393321749
  • Бер булмале фатир снимать итабез Ике егет тулырак мэглумат тел буенча тел 89393923808
  • Павлюхина урамындагы тулай торак бүлмәсен тәртипле кызларга озак вакытка арендага бирәм. 89033052264
  • 2109 машинасынын сул як ишеклэре сатыла. Черемэгэн, тузмаган. Бэясе договорная. Тел.:89270410678.
  • Отопительный радиатор сатыла. 1 шт.-1000 сумнан. 6 штук. Тел.:89270410678

 

 

 
Архив
 

               

04.03.2019 Милләт

"Әни түзмәгән, балта тотып чыккан..."

«Халык зур ул, көчле ул, шагыйрь ул, әдип ул!» Шөкер, Тукаебызның әлеге шигырь юлларын безгә бик еш кабатларга туры килә. Милләттәшләребез яшәгән кайсы якка гына барып чыксак та, халкыбызның күңел байлыгына, тел җорлыгына, рух чисталыгына сокланып кайтабыз.

Мари иленең башкаласы Йошкар-Ола шәһәрендә гомер итүче Самавия апа Сафиуллина белән танышкач та күңелне соклану хисләре биләп алды. Иң сокландырганы — аның һәр вакыйганы йөрәгеннән үткәреп, үзенчә бәяләп, фикерләрен шигъри юлларга салып баруы. Бу шигырьләрне  чорыбызның елъязмасы дисәң дә була.

1929 елда туган Самавия апа илебездә барган бик күп вакыйгаларны үзе күргән, үзе кичергән: ачлыгын да, репрессия елларын да, сугыш чорларын да. Сугыштан соң илне күтәрү, себер шахталары, илдәге бетмәс-төкәнмәс үзгәрешләр һәм шул үзгәрешләр эчендә гади татар кешесенең кичергәннәре һәм кичерешләре... барысы да чагыла аның шигырьләрендә. 

— Нәрсә күрәм, шуны язам инде, — ди ул үзе көлеп. — Тормышыбызда, җәмгыятьтә нинди кимчелек бар, барысына үз фикеремне белдерәм. Ул әхлаксызлык, кеше кадере бетү, табигатькә вәхшиләрчә караш! Бөтен җирне чүп басты — кая карама пластмасса, урман бетә, кырлар чәчелми — басуда хәзер җиләк кенә түгел, гөмбә җыялар. Йөрәгемне әрнетә шулар. 
 
Яшьтән үк каләм кыштырдатсам да, язудан бик озак аерылып тордым мин. Апам Дания укытучы иде, аңа план тутырырга калын дәфтәр биргәннәр. Бәрәңге педучилищесында укыганда шул дәфтәргә бик күп шигырьләр яздым. Күбесе патриотик шигырьләр инде: Чапаев, Зоя Космодемьянская, Калинин, совет власте турында... Ул дәфтәрнең тышына Пушкин портреты төшерелгән иде. Шунда Пушкинның бөдрәсенә «Долой СССР!» дип язылган булган икән. Дәфтәрне «изәт иттеләр». (Безнең авылда Изәт дигән кеше бар иде, шуңа «изъять» дигәнне «изәт» дип йөрдек.) Бик куркыныч чаклар иде бит, апам да курыккандыр инде, дәфтәрне кире кайтару артыннан йөрмәгән. (Берәр җирдә истәлеккә калды микән ул дәфтәр?) Шуннан соң беттем мин, нигә кирәк инде миңа, дип башка язмадым.
 
Озак еллар үтте, мин инде Кузбасста тора идем, әни үлгәннән соң апам әйтә: «Әйдә, син дә әни турында шигырь яз, мин дә язам», — ди. Ул да шигырьләр яза иде. Икебез дә яздык, бер-беребезгә хат белән җибәрдек. 
 
Әниебез Гөлбикә кырыс холыклы иде, мәрхүм. Хәзер генә аңлыйм, әти тәрбиясендә генә үскәнгә шундый булган инде ул. Әнинең әнисе җиденче баласын тапканда үлгән. Бабам җиде бала белән тол калган.
 
20 яше тулгач, бабай әнине кияүгә бирәм дигән. «Әтигә каршы бер сүз әйтә алмыйбыз инде, — ди әни. — Мәйлең, дидем». Әнинең үзенчә яратып йөргән Хафиз атлы егете дә булган инде бу вакытта. Яратышу шул инде, чишмәдән судан менгәндә, егет кызга хат тапшырган, аннан кыз сыер саварга чыккач, абзар тәрәзәсеннән кулын сузып, кулларын тотышып торганнар.
 
«Кияү килә, кияү килә!» дигән тавышка, әни тәрәзәдән караса, тарантас башында бер егет утыра, тарантаста бер кеше җәелеп утыра, ди. Әни тарантас тоткан егетне уйлап, Аллага шөкер, әтием егет кешегә бирә икән, дип сөенгән. Күрештереп тормаганнар бит элек, кәләш бер якта, кияү икенче бүлмәдә. «Риза булып бардыңмы?» дип кенә сораганнар да, никах укыганнар.
 
Кемгә барганын әни кияү өенә кайткач кына аңлаган. Егетләр өйдән чыгып киткәннәр, 44 яшьлек ир уртасы гына калган. Тарантас тоткан егет әтиебез Сибагатулланың әни белән яшьтәш улы булган икән. Хатыны үлеп, өч малай белән тол калган сәүдәгәр булган әти. Аулакта калгач, кәләштән чәй куюын сораган. Әнинең самавырга үрелүе булган, кияү дигәнең артыннан кочып та алган... Әни 15 чакрым араны яланаяк чабып туган йортына кайткан. «Чәч толымыңнан атка бәйләрмен дә, бер атка, бер сиңа сугармын, кайтып кит тизрәк ирең янына! Туйганчы ипи ашадың мени!?» — дип куып җибәргән бабай. 
 
Инде матур гына яшәп киткәч... революция. Әти бик озак колхозга кермәгән. Малларын алып бетергәннәр. Соңгы абзарны сүтеп алырга килгәч, әни түзмәгән, балта тотып чыккан... 
 
Колхоз эше барыбызга да җитте инде. Әле хәтерлим, өйдә мич чыгарабыз. Әни эштә, мин кирпеч биреп торам. Мин кечкенә инде, мич өелеп менгәч, минем буем җитми башлады. Икенче көнне, яңа мичтә табикмәк тә пешерәсе булыр, дип, әни калды кирпеч биреп торырга. Мин әни урынына уракка киттем. Уракның да рәтен белмим бит инде, дәртләнеп ура гына башлаган идем, бармакны кистем дә өздем...
Әни турында язганда шуларның бөтенесен исемә төшердем. 
 
— Ә Кузбасска ничек барып эләктегез?
— Язмыш. Үзем Бәрәңге районында кечкенә генә Пүчинкә авылында туып-үстем мин. Куянавыл мәктәбендә укыдым. Бәрәңге педучилищесын тәмамлагач, Хлебниково районы (Хәзер Мари-Төрәк) Түнтәр авылына укытучы итеп җибәрделәр. Йөргән егетем үзебезнең якта калды. Аның икенче кыз белән чуалганын сиздем дә: «Миңа башка хат язма, кияүгә китәм», — дип хат салдым. Язуын яздым да... кемгә китәргә? Шул чакта авылга Гатиятулла атлы егет кайтты. Аның турында мактап сөйләгәннәрен ишеткәнем бар иде инде. Армиядән соң Кузбасска, ФЗУда укыган энесе янына барып эшләргә ниятләгән. Авылга бер кайтса, чыгып китә алмый, колхозда бушка эшләтәләр ул чакта. Егеткә өйләнеп китәргә кирәк. Вакыт бик аз. Беренче кат күрештек моның белән. Кичтән сөйләштек, иртән авыл Советында язылышырга кирәк. Миңа 22 яшь бу вакытта. Шулай, егетемә ачу итеп, кулымнан да тотып карамаган кеше белән язылыштым да куйдым. РОНО мөдире: «Кыш уртасында балаларыңны кемгә калдырасың?!» — дип, бик ачуланды, шулай да гаиләле кешене җибәрми кала алмадылар инде. 45 ел бик бәхетле гомер иттек ирем белән. Кулыннан килмәгән эше юк иде аның. Ике бала үстердек. Икебез дә сәяхәт итәргә ярата идек. Урманнарда йөрү, сахраларга чыгудан да ямь таптык. Тормышны яратып яшәдек. Шахтада эшләгән кеше гомернең кадерен белә инде; бик күп кеше үлде шахтада. Картым, эшкә җыенганда көн дә бәхилләшеп: «Алай-болай булсам, авылга күмәрсең», — дип китә иде. «Минем өчен сугыш шахтага киткәч башланды», — дия идем үзем уенын-чынын бергә кушып. Картым эштә 15 минутка тоткарланса, тәрәзәдән-тәрәзәгә йөреп, авыруга сабышам... 
 
 
1952 елда киткән идек, 1986 да кайттык Кузбасстан. 34 ел күмер суладык — һава кап-кара иде анда. Картым монда кайткач, 1995 елда вафат булды. 53 яшендә улыбыз да дөнья куйды. Кызыбызны Новосибирскида институтта укыганда практикага шул яктагы бер районга җибәргәннәр иде, шунда урыс кешесенә кияүгә чыгып калды. Шунысы бик кыен. 
 
— Сезнең турыда, Корбан бәйрәмендә һәр елны 70-80 кеше җыеп кафеда Коръән ашы үткәрә, дигәннәр иде. Моның бер-бер сәбәбе бармы? 
— 2011 елда әниемнең вафатына 30 ел булды. Шуңа 30 кеше чакырып Коръән укытасым килгән иде, өйгә ул кадәр кеше сыймый, 15 кенә кеше чакыра алдым. Үпкәләп калучылар да күп булды. Шуннан үзебезнең Татар үзәгенә шылтыраттым. Рәхмәт яусын, урынын таптылар. Ел да зурлап Коръән мәҗлесе үткәрә башладым. Кызым да ел саен Корбан бәйрәменә кайта. Анда урыс арасында уразасын да тота алмый бит инде ул, аның өчен мәчеттә авыз ачтырам.
— Дин юлына ничек кереп киттегез?  Сез бит атеизм чорында яшәгән буын...
— Әти-әнием намазлы иде минем. Әтием Коръән дә чыга, мәетләрне дә озата иде, гел укыды. Әнием ятим үскән, уку эләкмәгән инде аңа, Мәңгәр дигән авылда мулла баласын караган. «Абыстай кызларны укыткан бүлмәгә, бер генә хәреф булса да өйрәнер идем, дип бала белән кереп баса идем. Юк, куып чыгара бит...», — дип әрнеп сөйли иде әнием.
 
Балачакта азан ишеткән кешеләр бит әле без. Аннан, Түнтәрдә укыткан чакта фатир хуҗам намаз иясе иде, ул да догалар өйрәтте. Кузбасста яшәгәндә дә үзем белгәннәрне укый идем. Инде 90нчы елларда дөньялар үзгәргәч, газета-журналларда гарәп хәрефләре чыга башлады. Мин үзлегемнән өйрәнергә тотындым. Бервакыт шәһәребездә татар концерты булды, концерттан соң Әлфия абыстай — безнең беренче абыстаебыз — «Кем намаз укырга тели, керегез бу бүлмәгә», — диде. Шунда кереп намаз укыдык. «Сентябрь аенда укырга килегез», — диде абыстай. Март ае иде бу. Бер өйрәнә башлагач, кая сентябрьне көтеп торам инде мин! Бардым абыстай янына. Бер-ике ай уку белән, мине укытырга да куйды ул. Шулай кереп киттем. Хәзер Коръән дә чыгам, ашларда вәгазьләр дә сөйлим, намаз уку мәсьәләләрен дә аңлатам. Аллага шөкер, берничә кешене намазга бастыра алдым. 
— Педагоглык сәләте инде бу...
— Укытучы булып озак эшли алмадым шул. Укытасым килә. Менә хәзер дә, туган телне укыту тирәсендә барган ыгы-зыгыны күзәтеп: «Их, 8 елга гына яшьрәк булсам, 80 дә генә булсам да, татар телен укытыр идем әле», — дип утырам. Ике сәгать дәрестә грамматика өйрәнеп булмый инде. Нинди методика белән укытырга, ничегрәк итеп сөйләм телен өйрәтергә, дип уйланып, планнар корып карыйм. Уен формасында, кызыклы итеп укытыр идем дип уйлыйм. 
— Сездә педучилищеда укыган чордан сакланган кызлар дәфтәре дә бар дип ишеткән идек.
— Минем белән бергә укыган Майбәдәр исемле кызның дәфтәре ул. Портянур авылында яшәгән Майбәдәр шул дәфтәрне гомере буена саклаган бит. Ул дәфтәрне кулыма алгач, еладым. Яшьлек дәфтәрен укыгандагы уйларымны, хис-кичерешләремне «Яшел дәфтәр серләре» дигән истәлек язмама теркәп куйдым. Дәфтәр хәзер Фирзиядә саклана.
 
Самавия апа безне бирегә алып килгән Фирзия ханым Сабирҗановага ымлады. Мари Эл республикасында татар иҗтимагый тормышында кайнап, халкыбызның мәдәниятен саклау, үстерү өчен җан атып йөрүче Фирзия ханымга без бик рәхмәтле. Истәлекле дәфтәрне ул безгә биреп үк җибәрде. 
 
Без исә Самавия апаның кичерешләрен укучыларыбызга да җиткерергә булдык. 
 
 
Самавия Сафиуллина
Яшел дәфтәр серләре
 
ОНЫТМАМ
Яшел болыннардан, күл буеннан 
Мин чәчәкләр җыйдым бер көнне. 
Чәчәкләрем шиңде, исе бетте, 
Күз алдымда калды төркеме.
 
Аерылырбыз, дустым, озакламый, 
Алар бездән ерак йөрмәсләр. 
Аерылгач та, җан биргәнгә кадәр 
Онытылмыйлар якын сердәшләр.
 
Күз алдымда тотам алсу йөзең,
Балкып торган зәңгәр күзеңне.
Аерылгач та, авыр тормышта да 
Онытмаска бирәм сүземне.
 
Шулай, дустым, безнең тормышның да 
Онытылыр кайбер яклары. 
Ә истәлек, син утка якмасаң, 
Бәлки, гомереңә сакланыр.
 
Бу кыска шигырьләрне дустым Майбәдәрнең яшел тышлы дәфтәренә язганыма 70 елга якын вакыт узып та киткән. Алар, 1945-1947 нче елларда туган рифмалы юллар, үзе бер тарих битенә әйләнеп өлгергән.
 
Үсмер чакта булдырылган иҗади язмалар яңадан кулыңа килеп керсә, бик дулкынландыра икән ул. Ике-өч ел элек мин дә шундый кичерешләрне башымнан уздырдым. Яшьлеге читтә узган кеше аңлый, олыгайган саен, узганнарны кайтарып алып булмаса да, туган якка, яшьтәшләргә, хезмәттәшләргә карата булган хисләр нечкәргәннән-нечкәрә бара. Аларны туганнарга булган тойгыга тиңләрлек. Үземнең дә, югарыда искә алган юлларны укып, бер яктан гаҗәпләнсәм, икенчедән, күзләремә яшь тыгылды.
 
Бәрәңге педучилищесында Майбәдәр Хәлирахманова (Шәрәфиева) белән, Куян ягыннан йөреп, без бер елларда укыдык. Ул чакта бар нәрсәне дә кулдан язып бардык. Техника заманы түгел, һәр нәрсә бик гади итеп язылды. Рәсемнәрне дә карандашлар белән генә буяп куябыз, ачыграк булсын өчен, карандашларыбызны төкерекләп тә җибәрәбез. Шулай итеп истәлек дәфтәрләре тутырабыз. Безнең белән күрше район һәм Татарстаннан килгән кызлар да укыды. Тулай торакта сагындыра инде ул, әти-әни дә, башка туганнар да. Уку елларыбыз сугыш вакытына туры килгәч, һәрьяклап тыйнак булырга туры килде. Ачлык галәмәтен, авырлыкны үзебезчә күңел ачып, шигырьләр, истәлекләр уйлап чыгарып, читкәрәк этәргән кебек була идек. Барыбер ул еллар — безнең яшьлек хатирәләре.
 
Әле дә Майбәдәр белән искә алып утырдык. Япь-яшь килеш башка авылларда тулы хокуклы укытучы булып эшләдек. Без бик бәхетле булганбыз. Чөнки ул вакытта укытучы авылда төп фигура иде. Балаларның әти-әнисенә — өлкән-өлкән абый-апаларга — киңәшләр бирәбез. Класстан тыш эшнең дә торышын үзгәртәсе, укучыларга белемне дә тырышып бирәсе килә. Сәхнәдә дә без, колхозчылар белән дә булабыз. Яшьлек бит, гашыйк та булдык, шәхси тормышыбызны оештырырга да вакыт таба идек. Күбебез гомерлек язмышын эшләгән авылларында тапты. Ә Майбәдәрне олы мәхәббәте — хезмәттәше — мәктәбендә үк тапкан. Мөхәрләм белән тату яшәп, берсеннән-берсе матур җиде бала үстерделәр алар.
 
Шушы яшел тышлы дәфтәрне, яшьтәшем Майбәдәр кулыма тоттыргач, читкә үк китеп утырып, елый-елый укыдым. Булачак укытучы беренче биткә үк бик җыйнак итеп: 
 
«Сез китәрсез, югалырсыз, 
Монда исемегез калыр, 
Монда язган кулъязмагыз 
Миндә мәңге сакланыр», — дип язып куйган. 
 
Майбәдәр, шаярып кына тутырган дәфтәребезне әлегә хәтле саклый алгансың бит. Сүзеңдә торгансың, сокланырга гына кала синең җитди карашың белән.
 
һәркайсыбызда диярлек мондый кулдан язылган истәлекләр җыентыгы бар иде. Тик үзебезнең җитешеп бетмәгән якларыбызны дөнья мәшәкате белән каплыйбыз да куябыз. Шул рәвешле, сакланырга тиеш ядкарьләр юкка чыга.
 
Битләре тетелеп бетәргә өлгергән дәфтәрне, саклык белән генә тотып, һәр язмасын бик җентекләп укып, дусларымны искә төшердем. I класста укыганда язылган дүрт юллы җырларыбыз, шигырьләребез (ул чакта урта һөнәри белем бирү йортларында «студент», «курс» сүзләре кулланылмады) исемә төште: иптәшләремнең күбесе миннән шигырь язып бирүемне сорый иде, шактыена булышканым да булды.
 
Безнең буын һаман да эшләрен бик уйлап, килеп чыкмаса, читенсенеп, гафу итүне үтенеп, кеше нәрсә әйтер, дигән сыман башкара иде. Бу безнең яшәү принцибына әйләнде. Иптәшләребезнең күңелен төшерергә куркып яшәдек. Гафу итүне үтенү беренче кагыйдә иде. Хөсетләнү, көнләшү турында сүз булырга да мөмкин түгел иде. Дәфтәрдә дә кичерүне үтенгән очраклар бик күп. Кемдер камилләшеп бетмәгән шигыре өчен, кемдер язуының бик пөхтә булмавы өчен, ә кемдер, өч ел эчендә бергә уку дәверендә төрле чаклар булгандыр дип, истәлек хуҗасыннан гафу итүен сорый. Бу — хәзерге заман яшьләренә дә, очраган киеренкелекне йомшарту өчен, бик кирәкле, мөһим сыйфат.
 
Сизмәстән елмаеп куйдым. Дәфтәрне актара торгач, үзем турында кемнеңдер эзеннән йөрүче кебек итеп уйладым бит әле. Әллә иптәшләремнең язуларын чагыштырып, ниндидер бер кагыйдәгә туры китереп тиңләштерәсем килә инде. Барысы да, балалар тырышкандай, пөхтә итеп эшләгәннәр бит. Юк, «Кайсыбыз ниләргә иреште икән дөнья йортында?» — дигән якка юнәлде уйларым.
 
Монысын кем язды икән? Мөхәммәтова Рәбига дигән. Ул шундый җитди карашлы, бик дөрес итеп фикер йөрткән кыз иде. «Дустым Майбәдәр! Бүгенге көннәрдә без Бәрәңге училищесында бергә уйнап-көлеп, концертлар куеп, күңелле генә итеп гомернең (тәүлекнең) өчтән берен уздырабыз. Ләкин тормышның ачы дулкыннары безне төрле якларга аерачак. Бу вакыйга безнең барыбызга да ачыктан-ачык билгеле.
Менә шул вакытта, иптәшләреңнең кулъязмасын караганда, мине дә искә алырсың: озын буйлы, сипкелле битле, кырысрак кына бер кыз иде ул, дип уйларсың».
 
Рәбига үзенә, әлбәттә, бик юмарт итеп тәнкыйть күзлегеннән караган. Бәлки нәкъ шул җитдилеге һәм бик йомшак, назлы тавышы белән дә Шамиленең күңеленә керә алгандыр. Рәбига укытучы, ана гына түгел, гомере буе җитәкче хатыны булып яшәде. Ә җитәкче хатыны була белү — читтән караган күзгә генә рәхәт һәм җиңелләрдән. Рәбига үзе дә Яңавыл мәктәбендә директор вазифасын үтәде.
 
Кадыйрова Раушания вафат инде. Аның 1947 нче елның 6 нчы июнендә язган истәлеге: «Майбәдәр! Безнең тиздән, яки 16 нчы июньдә, сынаулар башлана. Беренче рус теле язмадан бирәбез. Безнең шул вакытта «судьба решается». Белмим, яза алырбызмы, юкмы? Яза алсак, башкаларын биреп чыга алыр идек әле. Биреп чыксак, бер-беребездән аерылырбыз инде. Мин — Косолапово районы Хәсән пүчинкәсе, син Төрәк районы, Шункиргә китәрсең (бу уй гына). Ә инде атна арасында кайтып йөрербез. Бер-беребезне сагынышып кайтырбыз. Их! Бирә генә алсак инде имтиханны! Китсәк китәр идек шунда.
Майбәдәр! Без синең белән туганнан бирле бергә уйнадык, көлдек. Кайбер чагында курчак уйнаганда сугышулар, су коенгандагы вакыйгалар, синең мине кыйнап менеп китүләрең, Кадыйр... Хәләхмән... дип «талашулар», бердән унга кадәр бергә укыган вакытлар сагынып сөйләргә генә кала...
Минем теләгем: экзаменнарыңны «4»кә, «5»кә биреп, бәхетле тормышка иреш. Кечкенә чагыңдагы дусың Раушания».
Дөрес, имтиханнар барыбызны да бер яктан куркыта, ә икенчедән, һәрьяклап бик җыйнак булырга өйрәтә. Андый укытучының балалары да җаваплы булырга омтыла. Шул сыйфатларын күрептер, Раушаниянең дә укучылары белем ягыннан бик көчле булганнар.
 
Бүгенгәчә Югары Мазарбашында яшәгән Гәүһәрия Йосыпова (Һадиева) белән телефон аша хәл-әхвәлләрне белешеп торабыз.
Гәүһәрия, исеңдәме шул 47нче ел июненең бер җомгасында истәлек язганың? Әйдә, узганнарны барлап алыйк әле: «...Директор бишенче дәрестә безгә үзлекле эш биреп чыкты (Ватан сугышы турында Г. Рәмлә укый). Менә мин, шул укытучы юклыктан файдаланып, сиңа, Майбәдәр, ике-өч кенә җөмләдән торган кулъязмамны калдырырга уйладым. Майбәдәр! Без синең белән гел бергә укыдык, бергә укыдык кына түгел, бергә йөрдек тә. Шул узган өч ел эчендә ниләр генә кыланмадык без! Көлүләр, уйнаулар, төрле күңеллелекләр һәм күргән-белгәннәрне сөйләп, юлның озынлыкларын белми дә кала идек. Их! Сагындырыр әле ул көннәр, әгәр тормыш дулкыннары төрлебезне төрле якларга аерса. Ләкин, Майбәдәр, безне бер районга билгеләделәр. Киләчәктә зачетларыбызны уңышлы биреп, авырлыкларны җиңеп, кичеп чыксак иде, бер авылда булып, укыган чактан да күңеллерәк итеп йөрсәк иде. Өч ел эчендә төрле вакытлар булгандыр. Гафу ит. Экзаменнарыңны уңышлы бир...» — дип яза Мазарбашы кызы Гәүһәрия.
 
Гәүһәрия дә башкарган эшенә бик җаваплы итеп караучылардан иде. Куян урта мәктәбе укучыларының кайсысы белән сөйләшсәң дә: «Укытып карады ул Гәүһәрия апа математиканы!» — дип сокланалар.
Бар яктан да көчле идең син, Гәүһәрия. Тормышыңда Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән сынауны үтәдең — ятим балаларның мактаулы анасы була алдың. Аларга әтиләре Рафаэль белән бергә ата-ана назы да бирә алдыгыз, тормышка кирәкле сыйфатлар да тәрбияләдегез.
Шәйхиева Мостафизәнең, Габдуллина Даниянең язмаларына күз салдым. Дуслыкның кадерен белү турында язганнар. Язмыш турындагы юллары бар.
 
Көзләр җитеп, салкын җилләр искәч,
Алсу чәчәкләр дә сулалар.
Кайбер көзләр авыр язмыш белән —
Кешеләр дә шулай булалар.
 
Даниянең бу сүзләре нинди тирән мәгънәле. Ә Нигъмәтҗанова Хәдичә:
«Синең белән дус булуым 
Кайгыларымны минем тарата», — дигән.
Гарипова Наиләнең дә, Нигъмәтуллина Даниянең дә дуслыкка бер төрле назлылык белән каравын аңлап була.
Истәлек язучыларның кыска шигырьләре шул елларныкына охшатып төзелгән. Вакыт узу белән, һәрбер саргайган кәгазь бите, үзенең эчтәлегенә карап, әһәмияткә ия була. Чордаш классташларымның тойгыларын, берничә генә юл белән булса да, бүгенге танышларыма җиткерәсем килә.
Берәр нәрсәне очраклы хәл дип санасак та, тик алай булмый ул. Бары да Тәңрем кушуы буенча алдан билгеләнә. Укыган чакта кемнең үзе тутырган саргаеп беткән дәфтәр битен, дистәләрчә еллар узгач, кулына алачагы уенда булды икән! Бу юлларны уку йөзегездә елмаю тудырса да, ышаныгыз: шушы яшел тышлы дәфтәр — безнең гомеребезнең бер өлеше, алай гына да түгел, әйтеп узганымча, зур тарихның кечкенә генә бер сәхифәсе. Ул вакытта андый калын дәфтәрләр дә юк иде әле. Җаен тапкан бит дустым: бар дәфтәрне бергә туплап, заманчарак «күлмәк» киерткән. Минем кулыма Майбәдәрдән килеп кергән икән, димәк, мин аны кемгәдер җиткерергә тиеш булганмын. Менә үзегез тыңлап карагыз. Безнең яшьлектә мәктәпләр ир-ат укытучылар эшләү белән көчле иде. Безнең белән дә Энгель Шәйхиев, Урушан Фәйзрахманов, Равил Сафин укыды. Өчесенең дә истәлеккә калдырырлык сүзләре булган. Егетләрнең беренчесе:
«Бу истәлекне алып укыганда, 
Бик күп еллар үткән булырлар. 
Шул вакытта иптәшләрең булса, 
Әллә кая киткән булырлар», — дигән.
 
Әллә кая киткән булырлар, дигәндәй, Энгельнең гаиләсе бик озак Владивостокта яшәде. Аннан соң, өч балалары булгач, алар Казанга кайтып урнаштылар. Фатирга кереп тора башлаганнарын ул елларның чишелеп бетә алмаган мәсьәләсе итеп, ничектер бер очрашуда Дания исенә төшерде: «Иң алдан бер балабызны гына күрсәттек хуҗага, торырга рөхсәт итүеннән куркып. Хуҗа күргән икән безнең килгәнне. Ярар инде, теге балаларыгызны да алып керегез, дип елмайды». 
 
Урушан да әйтәсе килгәнен үзенчә аңлаткан:
«Синең белән бергә укыган чаклар 
Минем истән чыкмас тиз генә, 
Аерылгач, мине уйларсың микән? 
Әмма мин онытмам һич кенә.»
 
Арабыздан Равил Сафин кебек якты шәхесләр чыгуы белән без дә горурлана идек. Ул:
«Бәрәңгенең мәктәбендә 
Укып узды яшьлек гомерләр. 
Бергә укыган чаклар искә төшкәч, 
Өзелеп сагынып, уйланыр күңелләр...
Ярый, дускай, гаеп итмә,
Әйбәт итеп язып булмады.
Дәфтәремне пычраткан, дип
Ачулана күрмә син тагы», — дигән шигъри юлларын нурын сипкән йолдызчык белән бизәгән. Равилнең шул вакытта ук алдагы тормышын яктырткан язмыш йолдызы булмадымы икән ул?
 
Минем яшьлегем Себер ягында узды. Туган якларга ялга кайтуны зарыгып көтеп ала идек. Бергә укыган кызлар, егетләр бик киң күңелле булган икән. Күрешкәч тә, кызыклы очракларны искә алу башлана иде. Элек проблема булып күренгән вакыйгалар соңгарак көлеп сөйләрлек кенә булып кала. Бервакыт Энгель үзләренең ничек итеп укырга кереп йөргәннәрен сөйләде. Аның дусты Энгель укыганда әнисенең апасында фатирда торды. Алар Равил белән һаман бергә булдылар. Шушы ике дус хәрби училищега укырга керергә максат куйганнар. Ни сәбәпледер, егетләрнең берсен укырга алмыйлар. Энгельнең (ул минем абыемның кызының ире) шул чактагы «йөрәк ачысы»н искә алып: «Мин, Равил кайтып китә, дип, ә Равил, Энгель кала, дип, бик озак кочаклашып еладык», — дип сөйләгәне булды. Әйе, дуслар ул чагында кайгының нинди булганын аңларлык яшьтә түгел иде. Туган якта эчәсе сулары Равилне нинди үрләргә күтәрде! Димәк, тәкъдире буенча ул шушы җирдә күбрәк файда китерергә тиеш булган. Хәер, ул шулай килеп чыкты да: чордашым Равил үзен бик күпләргә үрнәк булырлык җитәкче итеп таныта алды.
Ә Энгель Казанда иң зур заводларның берсен җитәкләде. Лаеклы ялга киткәнче, шул оешманың, хәрбиләрчә атлагандай, ышанычлы һәм оста директоры булды. Аның яшьлек хисләре дә сокланырлык иде. Укыган елларда кабынып киткән мәхәббәте Дания Габдуллина белән 60 елга якын бик матур яшәделәр. Дөресрәге, бер ай гына тулмады алты дистәгә. Гаилә коруларының олы юбилеен билгеләп үтәргә әзерләнеп йөргәндә, Дания кинәт кенә гүр иясе булып куйды. Бу матур пар берсен-берсе бик ихтирам итеп яшәде. Дания, чыннан да, күп кенә офицер хатыннары кебек, ире тапканны гына файдаланып ятучы түгел иде. Пөхтә, бик тырыш, сөеп һәм сөелеп яшәде ул. Дания югары белемле, үзен укучыларына нык яраттыра алган укытучылардан саналды. Гомеренең соңгы елына хәтле диярлек өйдә укытыла торган балаларга белем бирде. Андый укучылар белән эшләүнең серләрен тирәнтен аңлагач кына алар янына барып була. Мөмкинлекләре чикләнгән балаларның ата-аналарыннан рәхмәт сүзләре ишетү, ел саен үзен эшкә бик теләп чакырып алулары Данияне канатландыра иде.
 
 
Егетләрнең өченчесе — Урушан Фәйзрахманов — апасы Халидә киңәше белән һөнәр алырга Бәрәңге училищесын сайлаган иде. Ул, укуын тәмамлагач та, Ерак Көнчыгышка китеп барды. Өр-яңа тармакта һөнәр сайлап булса кирәк, Урушанның урманчылыкта эшләгәнен иптәшләребездән белдем.
Арабызда Гәрәева Сания бик чибәр, үзен артистларча тоткан укучы иде. Аның әйтергә теләгән сүзләре түбәндә:
«Их, дускаем, алгы көннәреңдә 
Алырсыңмы мине исеңә? 
Мин бит сине онытмаска диеп, 
Юллар сызам альбом битеңә. 
Яшьлегемнең матур вакытларын 
Шушы язуымнан карарсың. 
Бергә булган иптәшләреңнең 
Берсе итеп мине санарсың».
 
Сания татар һәм рус әдәбиятын һәм телләрен яхшы белгән укучылардан иде. Алар, укучылары искә алганча, Фәүзелнәҗәт Әхтәм кызы белән Татар Кетнәсе мәктәбендә көчле тел белгечләреннән саналганнар.
 
Дәфтәрдә чәчмә әсәр формасында язылган көндәлекләр бигрәк тә дулкынландыргыч. Габдуллина Даниянең, Кадыйрова Раушаниянең, Габдрахманова Рәмләнең, Йосыпова Гәүһәриянең, Рәхимова Мәсхүдәнең, Шәйхиева Мостафизәнең, Нигъмәтуллина Даниянең, Рәхимова Миннурның, Хәлирахманова Майбәдәрнең үзенең һәм башка бик күпләрнең язмалары укучыны педагогия училищесы тормышына алып кайта. Анда көз көне солы суккан, салам өйгән, ашлык сукканда машина әйләндергән, колхозда бәрәңге чыгарган вакытлар, кыш көне урман чистартып, агач яндырган чаклар һәм ял сәгатьләре тасвирланган. Педучилище өчен һәр укучыга җәй көне алты кубометр, кыш көне дә шуның хәтле үк утын кисәргә йөкләмә бирелә иде.
 
Хәдичә Нигъмәтҗанова язган биттә гомеребез буена күз алдыннан китмәслек, коточкыч очрак турында сөйләнә. Безнең укулар октябрьдә генә башлана иде. Ел саен педучилищеда белем алучыларны инде кар белән капланып өлгергән басуга бәрәңге алырга җибәрәләр. Ат кәзне ерып китә. Без шуннан яланкул уңыш җыябыз. Бервакыт әйбәт кенә урыс гаиләсенә фатирга керттеләр. Хуҗалар, безнең тышкы кыяфәтебезне күреп, бик кызгандылар. Мария апа тәмләп коймак пешереп сыйлады. Юеш чабаталарыбызны, сыгып алырлык аяк чолгауларын мич өстенә кибәргә куйдык, һәм тез башына хәтле чыланган аякларыбызны сөртеп, сүндәрәгә (сәндерә) менеп яттык. Арабыздан Фатыйма Рәхимова: «Боларның тәресен борып куйсак, тагын да яхшырак сыйлыйлар икән», — дип шаяртырга уйлаган һәм иконаны почмакка каратып әйләндереп куйган.
Хуҗалар, бик нык ачуланып, ничә кыз бар, барыбызны да урамга куып чыгардылар. Күршедәге мари өендә түрдә «г» хәрефе формасында куелган эскәмиядә юеш киемнәребезне киеп, бер-беребезгә сыенышып утырган килеш шушы төнне таң аттырдык. Яшьлек җүләрлегебез аркасында тамырлары белән дингә табынучыларның хәтерен калдырдык, ышанычларын аклый алмадык.
 
Безнең белән башка милләт кызлары да укыды. Алар бездән татарча, без алардан урыс һәм мари телен өйрәнә идек. Елеево авыл Советына кергән «Пеледыш» колхозыннан Павлова Александра «Сулима» җырын истәлеккә калдырган. Бик яратып җырлый идек ул җырны. Авылдашлар булса кирәк, шушы ук колхоздан Завойских Лидиянең сүзләре бик матур: «Как яблоко ты зреешь наливное», — дигән. Майбәдәр чибәр иде шул. Бәрәңге районыннан Ильпанур кызы Ямбатрева Салика: «Майби, бүген 1947нче елның 6нчы июне, иртәгә укуның соңгы көне, — дигән. — Хушлашу турында марича бер куплет язам. Аны синең белән концертта җырлаган идек». Салика шундый иде ул — сюрпризлар ясарга ярата. Дөп-дөрес итеп татарча теләкләр язып калдырган. Өлкәнрәк яшьтәге, III класста укыган Арсаева Евдокия мәхәббәт турында язган. Чыннан да бик хак сүзләр: сөюебезне яшерә белә идек, кычкырып йөрүләр булмады. Тик бу бик көчле, саф хисләр була торган иде.
 
Сөйләп бетерә алмаслык чор булса да, барыбер үзебезне бәхетле итеп тоеп гомер кичердек. Гомер бик тиз узды, бигрәк тә аның көзе килеп җиткәнен бөтенләй сизмәдек.
 
Бу укытучылардан бик санаулы кешеләр генә исән бүген. Инде аларны белүчеләр дә азаеп бара. Кылган догаларыбыз мәрхүм укытучылар рухына барып ирешсен. Өлкән буын вәкилләренә, бәлки, бу хатирәләр өлешчә кызыклы булыр. Әмма бит бүгенге яшьләр дә картаячак. Әйтүе кыен, тик бер утыз-кырык елдан алар ук: «Безнең узган буыннар нинди җырлар көйләп йөрделәр икән, кыска шигырьләрне ничегрәк итеп төзеделәр икән?» — дип сорап куймаслармы? Чөнки, вакыты җиткәч, нәрсәгәдер өстенлек бирү ничек тә безнекенә охшап калыр. Шул вакытта аларга бу истәлекләр бик урынлы һәм вакытлы булыр.
 
Аңлаганыгызча, сүзем XX гасырда Мари ягындагы татар мәктәпләрен тулысынча укытучылар белән тәэмин иткән уку йорты турында иде.
 
 
 

Илсөяр ИКСАНОВА
Түгәрәк уен
№ --- | 04.03.2019
Түгәрәк уен печать

Фикерләр

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Urazova.ru
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Татарстан китап нәшрияты
RAFINA/D
Милли Музей
Шаян
Ханский дом