|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.03.2019 Бәйге
Президент грантлары конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итәПрезидент грантлары фонды 15 март көнне Мәскәү вакыты буенча 23:30 сәгатьтә гаризаларны кабул итүне туктатачак. Милли-мәдәни автономияләргә туган сораулары буенча консультацияләр үткәрелә. Конкурста коммерцияле һәм хакимиятнеке булмаган оешмалар катнаша ала. Алар төрле юнәлештәге проектлар тәкъдим итә ала. Мисалга:
яшьләр проектларын яклау;
мәдәният һәм сәнгать тармагы буенча проектларга ярдәм күрсәтү;
тарихи хәтерне саклау;
милләтара һәм динара тынычлыкны саклау;
иҗтимагый дипломатияне үстерү һәм ватандашларга ярдәм күрсәтү һ.б.
Гаризаны ничек бирү турында мәгълүматны Президент грантлары фонды сайтында алырга мөмкин.
Милли-мәдәни автономияләр социаль ориентлашкан коммерцияле булмаган берләшмәләргә ярдәм күрсәтүче Ресурс үзәге белгечләренә консультация һәм булышлык күрсәтүне сорап мөрәҗәгать итә ала: Казан шәһәре, Петербург урамы, 26 йорт, 23 кабинет. Эш вакыты: 9:00-18:00, тел. 222-90-60.
--- |
Иң күп укылган
|