|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.03.2019 Мәдәният
"Язгы солянка" язны иң матур җырлар белән каршы алаИгътибар, игътибар! Яз килә! 21 мартта УНИКС концертлар залында узачак "Язгы солянка" көтелгән ел фасылын иң матур җырлар белән каршы алачак! Хисләр ташкыны, күңел күтәренкелеге, яңа сулыш, яңа өметләр - язның бөтен сихри көчен тоясыгыз килсә, "Язгы солянка"га килегез!
Иркә, Ринат Рахматуллин, Ландыш Нигъматҗанова, Илназ Баһ, Ләйсән Гимаева, Айдар Галимов, Эльмира Сөләйманова кебек популяр җырчылар белән беррәттән әле танылып кына килүче башкаручылар да чыгыш ясаячак. Сәхнәдә яңгыраган хитлар күңелләрнең иң нечкә кылларын тибрәтер. Әйдәгез әле, салкын көннәрне бергә җырлый-җырлый озатыйк!
--- |
Иң күп укылган
|