|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.03.2019 Шоу-бизнес
Ришат Төхвәтуллинга 30 яшь тулды (ФОТО)Бүген Башкортстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллинның туган көне. Аңа 30 яшь тулды. Җырчы туган көнен тамашачылары белән үткәрәчәк. 30 яшьлек юбилей концертлары март аенда Уфа, Казан, Мәскәү шәһәрләрендә планлаштырылган. Туган көнен, юбилей концертын уздыру мәшәкатьләре белән янып йөрүче Ришатны якыннары, туганнары котлый. Җылы теләкләрне Рәшит Ваһапов исемендәге халыкара фестиваль директоры, продюсер Рифат Фәттахов та юллаган: "Ришат биографиясеннән Ваһапов фестивален сызып ташлап булмаган кебек, Ваһапов фестивале тарихында да Ришат Төхвәтуллинның кабатланмас үз урыны бар. Ул минем продюсерлык хезмәтемдә иң уңышлы проектларның берсе булды. Рәхмәт сиңа, Ришат! Хезмәтең, тырышлыгың, иҗатың, талантың өчен рәхмәт! Туган көнең, матур юбилеең котлы булсын!" - дип яза Рифат Фәттахов.
--- |
Иң күп укылган
|