поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
02.03.2019 Җәмгыять

Яшьлегебезгә йөгереп кайттык бүген

Бөек татар җырчысы, Татарстанның һәм РСФСРның халык артисты, РСФСРның атказанган артисты, Мактау Ордены кавалеры, Габдулла Тукай премиясе лауреаты, кыскача әйткәндә, татар халкының иң яраткан, иң моңлы җырчысы Илһам Шакировның вафатына 40 көн тулып узды. Урыны оҗмахта булсын иде.

Шушы уңайдан Самараның Халыклар дуслыгы йортында бер төркем аны күреп белгән, танышып сөйләшкән милләттәшләребез җыелып, җырларын җырлап, хатирәләре белән уртаклашып утырдылар.
 
Хәер, газетабызның үткән саннарының берсендә Идеал Галәүтдиновның һәм Асия Шәймарданованың бик тә кызыклы истәлекләре бастырылды инде. Бу кичәдә дә алар шушы истәлекләрен сөйләделәр. Ә менә гомере буе авиация заводында эшләгән, “Туган тел” татар җәмгыятен оештыручылар санында булган Әхмәт ага Нәфыйгинның истәлекләре барысына да яңалык булып яңгырады. Ул Илһам Шакиров Самарага беренче мәртәбә килгәндә үк аның талантына гашыйк булган һәм завод гомумторагында яшәүче дуслары белән аны кунакка дәшәргә җөръәт иткән.
 
- Сез кешеләр белән аралашып яшисез, ә безнең гомер тимер-томыр арасында уза. Сөйләшеп утырыр идек, әйдәгез әле безгә, - дип кыяр-кыймас кына әйткән идем, Илһам, шуны гына көткән кебек, риза булды. Без такси алдык та, егетләр җыены гына булмасын әле дип, бер таныш кызны алырга кердек. Барып чыкмады, өйдә юк икән. Шулай да кичәбез бик матур үтте. “Җырла әле”, - дип әйтергә кыюлыгыбыз җитмәде. Әле генә зур концерт уздырган кеше бит, арыгандыр, дип уйладык. Ә менә Финляндиядә концерт куйганы, түрәләр белән очрашуы турында бик матур итеп сөйләгәнен хәтерлим. Шуннан соң Самарага ничә мәртәбә килсә, шулкадәр очраштык һәм бик якын дуслар булып киттек.
 
Улыбыз Данис тугач, алар Әлфия Авзалова белән бергә килделәр. Шундый матур булып истә калдылар: Әлфия балконда урындыкта утыра, ә Илхам идәнгә утырган да башын аның итәгенә куйган. Әле дә күз алдыма шулай киләләр.
 
Данис уянды да хатыным Дания аны кунаклар янына алып чыкты. Илһам Шакиров баланы кулына алып, бала исе бигрәк тәмле бит ул дип, иснәп-иснәп сөйде. Кызганычка, бала бәхете насыйп булмады шул аңа, - дип хатирәләре белән уртаклашты ул.
 
Киров мәйданындагы Мәдәният сараенда танылган артистның концертларын оештырган Флорида Локманова, “Ялкынлы яшьлек” ансамбле концертын карап утырганын күргән Миңлетаһир Байбеков, артистны Рөстәм Вәлиев белән Яңа Кызылсу авылы мәчете юбилеена алып килгән Шамил Галимов, Иске Ярмәк клубында “Уйнагыз, Гали гармуннары” фестивалендә күреп, интервью алган Эльмира Шәвәлиева да истәлекләрен яңарттылар. Ахырда татар җәмәгатьчелеге Илһам Шакировның “Хуш, авылым”, “Сандугач”, “Яшьлегемә йөгереп кайтыр идем” кебек моңлы җырларын җырлашып утырдылар.
 
Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.
 
 
Илгиз КОЛЮЧЕВ (сулдан уңга), Идеал ГАЛӘҮТДИНОВ, Шамил ГАЛИМОВ, Әхмәт НӘФЫЙГИН һәм Миңлетаһир БАЙБЕКОВ очрашу вакытында.

---
Бердәмлек
№ --- | 02.03.2019
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»