|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.03.2019 Шоу-бизнес
Гөлсиринне Изет Кабул кылдырганнар, үзе дә аңламый калган (ФОТО)25 февральдә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә “Ваһапов фестивале йолдызлары” концерты барышында Азат Абитов Гөлсирин Абдуллинага кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. "Минем өчен дулкынландыргыч мизгел. Җитди адым ясыйм. Гульсик, бары бер сорау гына бирәм. Син миңа кияүгә чыгарга ризамы?" - дигән иде ул. Азатның, тезләнеп, Гөлсирингә чәчәкләр бәйләме һәм йөзек бүләк итүенә йөзләгән кеше шаһит булды. Инде яшьләр зур яңа тормышка әзерләнә. Никах белән туй алдыннан алар Азат Абитовның туган ягында Изет Кабул кылдыру йоласын үтәп кайтканнар. "Минем өчен яңа йола, чөнки бездә Мамадышта андый йола юк. Монда минем өчен шунысы яңалык, егет кызны үзенең төп йортына алып кайткач, туганнары, күрше-тирә, авылдашлар бүләкләр белән килен күрергә киләләр" дип уртаклаша Гөлсирин Абдуллина. Комментарийлардан күренгәнчә, тамашачыларга бу йола таныш икән: кайдадыр аны Изет Кабул кылдыру дисәләр, кайдадыр гадирәк итеп "килен күрсәтү", "тел ачу" йоласы дип атыйлар. Ничек кенә булмасын, барысы да Азат белән Шыгырдан килене Гөлсирингә иң изге теләкләр генә юллый.
--- |
Иң күп укылган
|