|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.03.2019 Сәясәт
Бүген Рөстәм Миңнеханов туган көнен билгеләп үтәБүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов туган көнен билгеләп үтә. Республика башлыгына 62 яшь тула. Рөстәм Миңнеханов гадәттәгечә туган көнен эш урынында үткәрә, бүгенге дата искәрмә булып тормый. Казан Кремле вәкиле Лилия Галимова хәбәр иткәнчә, республика башлыгы туган көнен ул гаиләсе белән билгеләп үтәчәк икән. Рөстәм Миңнеханов хакимият органнарына 1990 елда килә - ул Арча район башкарма комитетын җитәкли. 1996 елда ул Татарстан Республикасы Финанс министры итеп билгеләнә, ә 1998 елда республика Премьер-министры вазыйфасын били. Рөстәм Миңнеханов Татарстанны 2010 елның 25 мартыннан җитәкли. Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча Татарстан Республикасы Президенты "Россия – Ислам дөньясы" стратегик караш төркеме җитәкчесе булып тора, шулай ук Россия шәһәрләрендә торак базарын үстерү һәм уңайлы мохит формалаштыру мәсьәләләре буенча Россия Федерациясе Дәүләт Советының эшче төркемен җитәкли.
Фото: Бизнес онлайн
--- |
Иң күп укылган
|