|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.02.2019 Шоу-бизнес
Рафинә Ганиуллина Габделфәт Сафин концертларында чыгыш ясаячак (ГРАФИК)Артист халкы өчен бәйрәмнәр җиң сызганып эшли торган чор һәм бу Рафинә Ганиуллина өчен дә искәрмә түгел дигән идек. Җырчы үзенең бәйрәм концертларына чакырып, март аена гастрольләр графигын тәкъдим итә. 7 март көнендә җырчының кайсы авыл-шәһәргә барачагын тамашачы үзе билгели ала, дип язган идек. "7 март - кайда күрергә телисез - шунда киләбез" дигән иде Рафинә Ганиуллина. Күрәсең әлеге мәсьәлә хәл ителгән. Март аена тәгаенләнгән графикта 7 март концертының Казанда Отары бистәсендә узачагы билгеле булды. Башка көннәрдә Рафинә Ганиуллинаны менә кайларда күреп буалчак: 4, 5, 12, 18,19 март - Габделфәт Сафин концертлары (Казан - К.Тинчурин театры)
30,31 март - Габделфәт Сафин концертлары (Яр Чаллы - Мэрия)
7 март - Отары бистәсе (Казан)
8 март - Олы Мәрәтхуҗа (Кама Тамагы)
9 март - Имәнкискә (Лаеш)
13 март - Мастер класс - «Туган тел» каналы (Казан - Корстон)
23 март - ТМТВ премиясы (Казан - Пирамида)
29 март - «Болгар радиосы» концерты (Казан - Пирамида)
Яраткан җырчыгыз белән бергәләп җырлап-биеп күңел ачыгыз!
--- |
Иң күп укылган
|