• 15.06-31.08 "Kazan шоу" театральләштерелгән фольклор тамашасы. Туган авылым. 18:00
  • 17.07 Зиннур Тимергалиевнең юбилей кичәсе. "Казан арты" тарих-этнография музее. 9:00да башлана
  • 20.07 Фестиваль «ARENALAND». "Казан арена" стадионы. 12:00
  • 02.08-18.08 Салават концерты. 31 сезон. Камал театры. 19:00
Туган көннәр
  • 16 Июль Нәзифә Гайнетдинова (1919-2000)
  • 16 Июль Чыңгыз Мусин
  • 16 Июль Рамил Курамшин
  • 16 Июль Зөлфия Вакказова
  • 17 Июль Рафаэль Юсупов
  • 17 Июль Диләвер Османов
  • 17 Июль Тәслимә Фәйзуллина
  • 17 Июль Алсу Хәбибуллина
  • 17 Июль Рәдиф Сәгъди
  • 17 Июль Семен Якубов
  • Яна Савин районында 2 булмэле фатир сатыла. Собственник! 89509488227.
  • Актаныш.Бэрэнге сатыла,900кг.8-906-124-04-78.
  • Дәүләт архивлары чыганаклары буенча ШӘҖӘРӘләр төзим. Шәҗәрәҗәге барлык фактларны архив документының фотокопиясе белән раслыйм. Бу өлкәдә эш тәҗрибәм 6 ел. Тел./Ватсап: 8–917–874–16–40 [email protected] Дамир Шәйхетдин. Чаллы
  • Казанда Себер тракты урамында 2 катлы, эчке эшләре эшләнеп бетмәгән зур коттедж сатыла. Су, уты кергән.Утын ягу өчен көйләнгән современный мич белән җылытыла. Тел 89586227955
  • Берне бозаулаган каплатылган яшь сыер сатыла. Сэфэр. т.89063338469
  • Восстание урамында бер бүлмәле общага бүлмәсенә кеше кертәм. Туалеты, душы бар. 89179113219
  • Казань совет районы ак гукина урамында балконлы зур булме сатыла 18кв.м.89509469991
  • Казанның Братьев Касыймовлар урамындагы торак йортта 12 кв.м бүлмә сатыла. Метро якын. Тәртипле, тыныч күршеләр.Бәясе - 750 мең сум. Алсу. 89874232130.
  • Каен утыны сатыла. (4куб.=7000 сум).Элемтэ очен телефон 89196462690
  • Актаныш бозау сатыла. 89600766391

 

 

 
Архив
 

               

27.02.2019 Дин

Үлгәннәргә – дога, исәннәргә кадер эләгәме?

Өч көнлек дөньяда яшәвебезне раслаучы күңелсез вакыйгалар гел булып тора. Ел башыннан гына саный китсәң дә, үлем-җитемнәрнең исәбенә тиз генә чыгам димә. Бу хәлләр безгә – исәннәргә сабак бирәме? Бүген кайгы сөременә күмелеп хәсрәтләнәбез дә, иртәгә тагын онытылып дөнья кууны дәвам итәбез түгелме? Шул уңайдан Казандагы “Кабан арты” мәчете имам-хатыйбы Йосыф хәзрәт Дәүләтшин белән әңгәмә кордык.

– Йосыф хәзрәт, якыныңны югалткач, берәрсе, үлгән артыннан үлеп булмый, яшәргә кирәк, дисә, нишләптер, ачу чыга. Синең туганың түгел шул, юкса алай сөйләмәс идең, дип күңелдә бураннар кузгала. Аннары тынычланасың, басы­ласың, югалту ачысы һәркемгә килүен аңлыйсың...
 
– Дөнья сынаусыз булмый шул. Бервакыт  Җәбраил фәрештә пәй­гамбәр янына килеп: “Әй, Мөхәм­мәд, күпме телисең, шул­кадәр яшә, әмма барыбер үлә­чәксең. Кемне теләсәң, шуны ярат, әмма аның белән барыбер аерыласың”, – дигән. Адәм баласы бу өч көнлек дөньяда барыбер камил бәхеткә ирешә алмаячак. Бәхет кайчак өеңә ишелеп кергән кебек тоелса да, ул бервакыт юкка чыга. Яшьлек егәрлеге картлык белән алышына, мәхәббәт уты бер көн сүнә, байлык көтмәгәндә бетә, якыннарың калдырып китә... Ахирәт бәхете генә мәңгелек. Шуңа күрә иман иясе бу тормышта үзенең көчен мәңгелек йортын төзүгә, камил бәхетен табуга сарыф итәргә тиеш.
 
– Бу көннәрдә сез дә якын дусларыгызның берсен – Габделкәрим хәзрәт Моратовны югалттыгыз... Бүген нинди хисләр чоңгылында яшисез?
 
– Әлбәттә, мөнбәргә басып: “Мөэминнәр, сабыр булыгыз, сабыр­лыкның әҗере чиксез!” – дип вәгазь сөйләү артык авыр эш түгел. Әмма еш кына Раббың мөнбәрдән төшерә һәм: “Әйдә, бәндәм, үзең дә сабыр итеп кара әле”, – дип әйтә. Туганын югалткан, башына кайгы төшкән күп кеше­ләрне, имам буларак, еш юатырга туры килә. Үзеңә килгәндә, чыннан да, җиңел түгел икән. Габделкәрим хәзрәт белән 12 еллап Түбән Камада бергә эшләргә, көн саен диярлек бер казанда кайнашырга насыйп булды. Аннан язмыш мине Казанга, аны Мөслимгә җибәрсә дә, еш очрашып, телефоннан сөйләшеп тордык. Дустыбызны үз кулларыбыз белән гүргә иңдерсәк тә, күңел әле дә ышанмый. Мәчеттә булганда да, кояш кебек балкып, ихластан елмаеп килеп керер кебек. Мөслим каймак­ларын гел күтәреп килә иде. Раббым үзен оҗмах җимешләре белән сыйласа иде.
 
– Якынын югалту адәм баласын үзгәртәме?
 
– Борынгы кабер ташларында еш кына: “Үлем вәгазь буларак җитә”, – дигән сүзләр очрый. Чыннан да, якын кешеләрнең китүе каткан күңелләрне җебетә, очынып киткәннәрне җиргә төшерә, дөнья куудан акылын җуйган­нарны акылга китерә. Өч көнлек дөньядан күбрәк алыйм дип, чабып, кеше күпме гомерен сарыф итә, башкаларны рән­җетә... Кайчак якыннарың белән күрешеп, рәхәтләнеп сөйлә­шер­гә дә, утырып чәй эчәргә дә вакыт юк. Кәр­җин этеп, 3–4 сәгать кибеттә йө­рергә вакыт табыла, күрше урамда яшәүче апа-абый­сына кереп, ярты сәгать аның белән утырып торырга юк вакыт дигәннәре... Газиз әти-әни­ләр­нең, әби-бабай­ларның кадерен дә күп вакыт югалткач кына аңлыйбыз.
 
– Кеше үлгәч, аны мактыйлар, олылыйлар, аңа исән вакытта ишетмәгән матур сүзләр­не яудыралар. Нәкъ Тукай ши­гырендәгечә килеп чыга. Кеше кадере нишләп үлгәч кенә арта икән?
 
– Кешенең табигате, нәфсияте шундый, күрәсең. Шуңа күрә Аллаһ та безне еш кына нигъ­мәт­ләреннән мәхрүм итеп тора. Авыру килгәч кенә саулыкның ни­кадәр зур бәхет икәнен аңлыйсың. Хыянәт ачысын татыгач, тугры дусның кадерен белә башлыйсың. Аерылышып торгач, бергә булу­лар­ның рәхәтен тоясың.
 
– Яшьли киткәннәрне озат­канда, теге дөньяда да яхшы кешеләр кирәктер шул, дигән сүзләрне еш әйтәләр...
 
– Кемгә кайда яхшырак икәнен Аллаһы Тәгалә белә һәм хәл итә. Әлбәттә, якыныңны яныңнан җибәрәсе килми. Тик... Бер ана үз баласын ничә еллар яман авырудан дәвалады, хастаханәләрдә озак ятып иза чикте, бичара. Бер көнне балакае китеп барды. Әлбәттә, ана йөрәгенә бик авыр. Әмма гөнаһсыз сабыйга яман шеш энәләре өстендә газап күреп ятканчы, Раббысы янында, оҗмах бакчаларында кош булып очып йөрүләре хәерлерәк түгелме икән? Раббым безне бала кайгыларыннан сакласын!
 
– Юл хәвефе шулкадәр күбәйде. Ашыгулар һәлакәткә илтүен дә аңлап торабыз, ләкин башкаларның гыйбрәтеннән сабак ала белмибез.
 
– Шулай шул, юллар да яхшыра, машиналарда да иминлек сис­темасын камилләштерәләр кебек. Тик күп нәрсә рульгә утыручыдан тора. Шәһәр эчендә йөр­гәндә дә, кайчак шундый кеше­ләргә тап буласың: әйтерсең лә ул – дөньяның кендеге һәм барысы аның тирәли әйләнергә тиеш. Мондый адәм шәһәр урамында үзеннән башка һичкем юк дип белә. Юлда ашыгып, бер-берсен узышып, чабышучылар да очрый. Борынгылар: “Әгәр берәү сине дөнья эшендә узса, син аны ахирәт эшендә уз”, – дигән. Берәү 100 сум сәдака бирсә, син 1000 сум бирергә тырыш. Берәү мохтаҗ гаиләгә ярдәм итсә, син ике гаиләгә ярдәм ит. Дөньяда барысын да узу мөмкин түгел, изге гамәлләрдә ярышырга, башкаларны узып китәргә омтылырга кирәк.
 
– Һәркемнең дөньялыкта үз программасы була. Ул туганда ук аның маңгаена языла. Программа тулгач, бәндә бер минут, бер секунд та яши алмый диюләрен ничек аңлатасыз?
 
– Хәдистә китерелгәнчә, бала ана карынында чакта, 120 көннән янына күктән фәрештә килеп җан өрә һәм аңа атап язылган язмышын калдыра. Бала әле тумаган, ә бу дөньяда ничә ел, ничә ай, сәгать һәм мизгел яшәве бил­геләнгән. Вакыт җитү белән үлем фәрештәсе кешенең җанын алып китә. Ул вакытыннан алда да килми, соңга да калмый. Кешенең әҗәле якынаюга йә авыруы кө­чәя, яки аңа таба йөк машинасы кузгала, юлда бозлавык барлыкка килә... Кыскасы, аңа язылган үлем якынлаша. Самолетка утырмаса, поездда үләр иде, өендә ятса, йөрәге тота яки ятагыннан егылып төшә...
 
– Үлем үкенечсез булмый. Үкенүдән файда юк икәнне дә аңлыйсың, ләкин уйларыңны тәртипкә китергәнче шактый вакыт уза... Якынын җирләгән кешеләргә ничек тынычланырга, нинди догалар укырга?
 
– Үлем турында уйларга да, ишетергә дә теләмибез. Юкса ул бусаганы һәркем үтәчәген дә беләбез. Кызганыч, совет тәр­биясе халкы­бызның үлемгә булган карашын тамырдан үзгәртте. Үлемнән соң тормыш юк, үлдең дә беттең, аннан кем кайткан, аны кем күр­гән, дип сөй­ләп йөриләр. Кешенең күңелен ахирәт тормышыннан өзү өмет­сезлек чокырына төшерә, югалту кайгысын тагын да арттыра. Әби-бабайла­рыбыз да газиз туганнарын югалт­кан, ләкин аларны: “Оҗмах бакчаларында очрашырга язсын”, – дигән ышаныч яшәткән, шул көч биргән. Югалткан туганнары белән җән­нәт­тә очрашу һәм шунда мәңге бергә яшәү өчен изге гамәлләр кылганнар, мәрхүм­нәргә көн-төн догада булганнар. Бүген исә имансызлыгыбыз аркасында өмете­безне өзеп куйдык. Җәннәткә эләгү өме­те белән яшәү мөсел­манга көрә­шергә көч-дәрт биргән. Ул үзенең хыялларында газиз баласын, ирен, хатынын, әти-әнисен оҗмах­та итеп күргән, үзе дә шунда булу өчен тырышкан. Мәрхүмнәр өчен файда китерә торган гамәл­ләр күп. Алар рухына Коръән укулар, дога-истигъфар кылулар, сәдака бирүләр, хаҗ кылулар... Тик болар хакында аерым сөйләшергә ки­рәктер...

Фәния АРСЛАНОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 27.02.2019
Ватаным Татарстан печать

comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Urazova.ru
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Татарстан китап нәшрияты
RAFINA/D
Милли Музей
Шаян
Ханский дом