|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.02.2019 Хәвеф-хәтәр
Казанда юлда яткан ир-атны автобус таптап узган
Казанның Даурская урамында юлда яткан ир-атны автобус таптап узган. Бу турыда "Татар-информ" агентлыгына шәһәр автоинспекциясендә хәбәр иттеләр. "Кичә 12.45 сәгатьтә Даурская урамындагы 40нчы йорт каршында "МАЗ" автобусы 34 яшьлек ир-атны таптаган. Башлангыч мәгълүматлар буенча, автобус йөртүче тизлеген арттырган. Ир-ат исә юлның машиналар йөри торган өлешендә яткан", - дип сөйләделәр Казан автоинспекциясендә.
34 яшьлек ир-ат бик күп тән җәрәхәтләре алган, дип яза агентлык. Аны хастаханәгә китергәннәр. Табиблар карагач, ир-атны оча сөяге, иңбашы сөяге сынуы, башка травмалары булуы ачыкланган.
--- |
Иң күп укылган
|