поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
26.02.2019 Тарих

Шәкүр карак. Мифмы, чынбарлыкмы?

Чүти авылында әле дә мәзәк итеп сөйлиләр: көчләп чукындыру елларында авыл үсмерләренең хөр рухы бераз басылмасмы дип, бер төркем егетләрне духовный семинариягә озатканнар, имеш. Биш сум стипендия дә вәгъдә иткәннәр. Бер-ике елдан, бу стипендияләрнең казнаны шактый киметәсен чамалап, Екатерина II аны өч сум итеп калдырырга боерган.

Егетләр төенчекләрен төйнәгәннәр дә, «өч сумга үзе чукынсын» дип, авылга кайтып киткәннәр. Әнә шундый бәйсез холыклы кешеләр авылыннан ул – атаклы ат карагы Шәкүр Рәхимов.
 
XX гасыр – илебез тарихында иң катлаулы чорларның берсе. Аерым гаиләләр, шәхесләр тарихына гына күз салсак та, һәркайсында чор афәте – массачыл репрессияләр, ачлык, сугыш китергән югалтулар чагылыш таба. Заман сурәте аерым язмышларда күренә. Мифлардан һәм риваятьләрдән чистарткан очракта, билгеле.

Кем соң син, Шәкүр карак?
 
Шәкүр Рәхимов – исеме бүгенгәчә халык теленнән төшмәгән шәхесләрнең берсе. Безнең Кайбыч районында аны үз итеп «бабай» дип атыйлар, әледән-әле аңа багышланган шигырьләр, җырлар табылып тора. Сабан туеның төп бүләге – ат чабышында беренче килүчегә бирелә торганы – аның исемен йөртә. Һәм болар барысы да Шәкүр карак турындагы легенда-риваятьләр белән көчәйтелә. Ә чынлыкта кем булган соң ул – Шәкүр Рәхимов? Каракмы, халык каһарманымы? Ни өчен халык җинаятьчене шул дәрәҗәдә идеаллаштырган? Шушы сорауларыма җавап эзләп, мин архив материалларын тикшерергә алындым.
 
Совет хакимиятенең беренче еллары. «Красная Татария» газетасы «Ат урлау – татар авылларының афәте», «Ат урлау һәм аның белән көрәш» кебек башисемнәр белән чуарлана. «Зөя кантоны Мәлки волостенең Чүти авылы тирә-юньгә ат караклары оясы буларак таныш. Анда яшәүче Шәкүр Рәхимовны исә ат караклары патшасы дип йөртәләр», – дип хәбәр итә чор матбугаты. Революциягә кадәр Россиянең «ат мәмләкәте» булуын исәпкә алсак (әйтик, Брокгауз һәм Ефрон төзегән энциклопедик сүзлектә 1891 елда мең кешегә 250 ат туры килүе ассызыклана), ат урлау җитди җинаять саналган булса кирәк. Ләкин бу вакыйгалар авыл халкының Шәкүр карак «бандасын» яклап чыгуы, баш күтәрүе белән тәмамлана. Ни өчен шулай була соң: әйдәгез, җинаять эше материалларына күз салыйк.
 
«Шәкүр Рәхимов – уртача буйлы, тыгыз тәнле, гайрәтле кеше. Чаларып барган мыек, җыйнак сакал. Тышкы кыяфәте белән ул башкорт баена яки татар сәүдәгәренә охшаган. Күксел төстәге татар чикмәне, чигүле түбәтәй кигән. Кашларын җыерып эндәшми утыра, сирәк кенә күршесе – чандыр гәүдәле, төксе йөзле татар белән бер-ике сүз алышып ала», – дип яза хөкем залыннан репортаж ясаучы «Красная Татария» газетасы журналисты К.Т-ин.
 
Шул ук вакытта авылдашлары, якташлары аны болай искә алалар: «Шәкүр абзый бик белемле, диндар кеше иде. Мәчеткә йөрде, биш вакыт намазын калдырмады. Үзенә мөһимрәк тоелган сүрәләрдән аятьләр китереп сөйләшергә ярата иде».
 
Яки: «Миңа шактый карт бер татарны очратырга туры килде. Ул кешедә мин Цивильски өязенең (волостен һәм авылын онытканмын инде) крестьяны Шәкүрне таныдым... Хәзерге көндә Шәкүр бик бөкрәйгән, элек ул озын буйлы нык кеше иде, базарда йөргәндә дә камчысыз йөрми торган иде».
 
Безнең гаиләдә дә Шәкүр абзый белән бәйле истәлекләр шактый. Әбием сөйләвенчә, карт бабабыз Садыйк хаҗи Шәкүрне әллә ничә тапкыр туры юлга бастырырга тели. Тик аның җавабы гел бер була: «Миңа мирас ителгән эшне бер көндә туктатып булмый инде. Ни язган, шул булыр. Һәр гамәл өчен җавап тотарга туры килә». «Миңа мирас ителгән эшне...» – менә шушы урында ачыклык кертү кирәктер.
 
Хөр рухлы Чүтиләр һәм тарихи вәзгыять
 
1670нче елгы көчләп чукындыру вакытында Чүти халкы кискен каршылык күрсәтә: авылны калдырып, күрше авылларда, урманнарда качып яшиләр, чукындырылган берсе кире исламга кайта бара. Нәтиҗәдә Чүти тирә-юньдәге бердәнбер мөселман авылы булып кала. Шул хәлгә үч итеп авылның хөр халкы күрше-тирә чиркәүләрне талый башлый. Авыл аксакаллары фикеренчә, шушы вакыйгалар ат урлау гадәтенә дә нигез сала. Ат урлау бер кәсепкә әйләнеп, бабадан атага, атадан улга тапшырыла башлый. Бусы мирас ителгән эш турында.
 
Ә хәзер Шәкүр Рәхимов яшәгән чорга әйләнеп кайтыйк та, илдәге хәлләрне күз алдына китерик. «В.И.Ленин сурәтләвенчә, Гражданнар сугышы азагына ил үләр хәлгә җиткәнче кыйналган кешегә охшап кала. Илдә ачлык хөкем сөрә. 1920 елда продразверстка хисабына республикадан 10 миллион поттан артык икмәк чыгарыла. Язгы чәчүләргә куркыныч яный. РСФСР Совнаркомы рәисе тәкъдиме белән республикага 300 мең пот ашлык кире кайтарыла».
 
«Шакуровщина» дигән җинаять эшенә беркетелгән рәсми документларның берсендә мондый мәгълүмат бар: «1921 ел, 21 март. Казан станциясендә ач кешеләр вагоннарны камыйлар, ишекләрен каерырга яки тишек борауларга тырышалар. Моның белән көрәшү җиңел түгел, чөнки халык бик күп. Алар арасында аякларында көчкә басып торучы, ачлыктан йончыган йөзле картлар, хатын-кызлар, балалар бар. Кыяфәтләренә караганда, бу кешеләр шул дәрәҗәдә ач ки, алар өчен инде бернинди янаулар да куркыныч түгел. Дүрт көнлек стоянка дәвамында хәрби сакчылар урлашуда тотылган 30 кешене атып үтерде. Ләкин мондый кырыс чаралар да нәтиҗә бирмәде: исәннәр, мәетләр аркылы атлап чыгып, тегеләр алып өлгермәгән табышка үрелә».
 
1922 елның кышында ачлык тагын да киңрәк колач җәя. Республикада мәет һәм кеше ашау очраклары ешая. Кайсыбер авыллар бөтенләй бушый. Кайсыларында эт-мәченең заты да калмый. Шуңа карамастан, ТАССР угрозыскы җитәкчесе Мөхәммәтҗанов Мәхмүднең Чүти авылын тикшерү
 
турындагы белешмә язуында: «Этләр күп булу сәбәпле, авылга яшертен генә кереп булмады», – диелгән.
 
Тикшерү эшенең 4нче томы солы, карабодай, борчак, җитен орлыклары урлауга багышланган. Авыл кешеләренең кайсына күпме орлык бирелүе турындагы хәбәрләр аерым урын алып тора. (Халыкның барысы да диярлек грамоталы булган, күрәсең – гарәп имлясы белән имза куйганнар. Нәсел тамгалары да бар: кемдә – сәнәк, кемдә – өзәңге, кемдә – өч өчпочмак.) Зөя кантоны «бандитизм һәм ат караклары оясы» булу сәбәплеме, «Шакуровщина» эшенә саллылык өстәү кирәк булгангамы, 348 битлек бу томны да Шәкүр Рәхимов эшенә теркәүне кирәк тапканнар. Тирә-юньдә ачлык хөкем сөргәндә, Чүти халкының ашлыкка кытлык күрми яшәве дә шик уяткандыр, бәлки. Ләкин тикшерү нәтиҗә бирмәгән.
 
«Шәкүр үзенең җитеш тормышта яшәвен яшерми һәм шул ук вакытта арткан өлешен ярлылар белән бүлешергә әзер булуын да әйтә, – дип дәвам итә очеркын журналист К.Т-ин. – Рәхимов үзен гаепле танымый, киресенчә, авыл ярлыларының яклаучысы итеп күрсәтә... Кичә 5 сәгатьтә Көнчыгыш-Педагогика институты бинасында шәкүревчеләр эше буенча хөкем утырышы ачылды... Процесс шыгырым тулы залда бара... Шәкүрне күрергә дип мәктәп балалары да килә».
 
Һәм күз алдына ниндидер «крестьян Сөләйманы», халык яклаучысы образы килеп баса.
 
Рәтләрне чистарту: Шәкүров эше, бәлки, сылтау гынадыр?
 
Хәбәрнамә. Үтә яшерен. 25.07.1925.
 
«Бандитлар оясын юк итү өчен ашыгыч чаралар күрү мәҗбүри:
 
Беренчедән, Шәкүров һәм аның төркемен кичектергесез кулга алырга кирәк.
 
Икенчедән, Сов.аппаратының түбән катлавын җинаятьчеләрдән чистарту һәм Шәкүров төркеме белән бергә хөкемгә тапшыру сорала.
 
Өченчедән, авторитетлы комиссия яки тикшерү аппараты белән совет һәм партия ягыннан вәкаләте булган бер иптәш җибәрү һәм гаепле затларны кулга алу зарур.
 
Дүртенчедән, киңәйтелгән процесс башлап җибәрергә кирәк, крестьяннар арасыннан җәмәгатьчелек фикерен дә җәлеп итү мөһим.
 
Бишенчедән, материалларны «Шакуровщина» барлыкка килү күзлегеннән тикшереп, мондый күренешләрне булдырмау өчен чаралар күрелергә тиеш.
 
«Шакуровщина»га каршы ашыгыч һәм хәлиткеч адымнар ясалган очракта гына без крестьянлыкны эшкә җәлеп итә алачакбыз, ягъни телләрен чишә алачакбыз һәм җирле түбән катлау совет аппаратының дәрәҗәсен тиешле югарылыкка кайтарачакбыз.
 
Коммунистик сәлам белән,
 
ОГПУның Татар бүлеге җитәкчесе ВРИДы Штахановский».
 
Бу документ тикшерү эшенең 24нче томына теркәлгән. Тикшерүнең башлану чорына караса да, аның җинаять эшенең уртасында булуы гаҗәп. Ул күп нәрсәне аңлата кебек.
 
ОГПУ агенты Зариф Бәширов махсус задание белән Чүти авылына җибәрелә. «Шакуровщина» эшенең беренче томында аның объектив отчеттан бигрәк әдәби әсәргә охшаган җентекле отчет-хисабы бар. Отчетта авылның урнашу урыны, килеп чыгышы, Рәхимовлар гаиләсе тарихыннан шактый мәгълүмат китерелә. Ат урлау очраклары, авыл халкының үзара мөнәсәбәтләре, кемнең кем белән аралашуы, волость җитәкчеләреннән кемнәрнең авылда еш булуы, Рәхимовлар гаиләсенең колхоз рәисе белән нинди мөнәсәбәттә булулары җентекләп тикшерелә. Бәширов боларны үз җитәкчеләренә кулай рәвештә тәкъдим итә.
 
Соңрак Бәширов сурәтләгән һәр эпизодка зур мәгънәләр салыначак. Бу эпизодлар тикшерү томнарына башлангыч бирәчәк. Алар буенча бик күп әдәби әсәрләр, очерклар, мәкаләләр язылачак. Һәр эпизодка дәлил табылачак,
 
алар кайвакыт ялгыш, кайвакыт ялган булачак. Зөя кантоны милиция хезмәткәрләрен җинаяттә гаепләү өчен дә төп сәбәп шулардан табылачак. Шулай итеп Шәкүр Рәхимов эше ТАССР милиция рәтләрен чистартуга башлангыч бирәчәк.
 
Томнар арасында «бандитларның үзара үч алышуы» дип бирелгән бер очрак бар, «Комсомол Дәминовны үтерү эше» дип атала ул. Асылда, бу – егерменче елларга караган бердәнбер үтереш күренеше. «Делегатка Дәминованың улы Низаметдин Тимершин ат карагы Сәләхетдинов Гыйльметдиннең (Корсак) кызын урларга җыенуы сәбәпле, 1925 елның 25 маенда Чүти авылы җирлегендә үтерелә». Дәминов эшенең Рәхимов томнарына теркәлүе дә сораулар уята. Беренчедән, Шәкүрнең дә, гаиләсенең дә бу эшкә бөтенләй катнашы юк. Икенчедән, әйе, бу авылда кызларны урлыйлар, һәм шул эштә тотылган егетләрне вакыт-вакыт бик кырыс җәзалыйлар да, ләкин... Ат караклары кайда соң монда? Шәкүр кайда? Кеше урлау – ат урлаудан куркынычрак түгелме соң? Ничек кыз урларга ниятләп, җинаять урынында тотылган кешене якларга мөмкин? Имеш-мимешләргә караганда, кызның атасы ат карагы икән, аны инде башка җинаятьләрдә дә гаепләргә мөмкин дигән сүзме? Алдагы барлык документларда, «Шакуровщина» темасына чыккан басмаларда, хәтта Е.Сухов китабында да бу эпизодка сәяси төсмер бирелә. Ат караклары тарафыннан үтерелгән комсомолец Тимершин хөкем эшенең сәяси байрагына әверелә, хөкүмәт һәм процессны яктырткан массакүләм мәгълүмат чаралары бу вакыйганы сәяси дошманнарның үч алышуы итеп күрсәтә.
 
Хөкем карары һәм гаделлек
 
Совет хөкүмәтенә ышанган, ә бәлки, бик үк ышанып бетмәгән хәлдә дә, Шәкүр Рәхимов үзен кулга алу бер еллык төрмә һәм атарга дигән карар белән тәмамланыр дип уйладымы икән? Һәр гамәлең өчен җавап тотарга туры килә, дөрес. Тик җәзасы гамәленнән күпкә кырысрак булса?
 
Балталар, сәнәкләр, чалгылар белән коралланып, меңләгән авыл кешесе юл кырыена чыгып баса. Хәзер бу юлдан кулга алынганнар һәм аларның сакчылары – кызылармеецлар отряды узачак. Күп җирләрдә юллар инде ябык, халык сакчыларны ботарлап ташларга әзер тора. Шәкүрдән бер генә ым булсын. Тик ни гаҗәп: ул халык арасыннан үзен үлемгә алып баручыларга юл ярып атлый. Хөкем гаделлегенә ышанамы ул?
 
«Тикшерү үз җае белән бара. Көн арты көн җинаятьләр картинасына ачыклык керә. Ул картина курку һәм кансызлык буялары белән ясалган... Бандитлар 8-12 кешелек төркемнәргә берләшеп эш итә, һәр адымнарын җентекләп уйлый, эзләрен берәмтекләп яшерә. Үз араларына ялгыш фикерле яки ил сәясәтенә шик белән караган кешеләрне тартып кертергә тырышалар, йә янап, йә ришвәт биреп, үз бандаларын киңәйтәләр. Тикшерүчеләргә җинаять дәлилләрен бөртекләп җыярга туры килә. Шәкүр үзе гаебен танымый, хәйләли, боргалана», – дип яза «Советская Татария» газетасы инде 1967 елда.
 
Шәкүрнең гаебен исбатлау чыннан да җиңел булмый. Чүти авылына азмы-күпме кагылышы булган һәр кеше сорау алулар аша үтә. Ләкин берсе дә Шәкүргә каршы сөйләми: кайсы белмәмешкә салыша, кайсы – гаепләүләрне кире кага. Тикшерү эше вак кыйпылчыкларга таркала. Елдан артык барган процесс кулга алынганнарны да, тикшерүчеләрне дә арыта. 455 биттән торган 16нчы том, мәсәлән, тулысы белән эшнең каралуын тизләтүне үтенеп язган, ачлык игълан итү турындагы гаризалардан, медицина шаһәдәтнамәләре, күзәтүчеләрнең хәбәрнамәләреннән, тикшерүчеләрнең хисапнамәләреннән тора.
 
Шундый шаһәдәтнамәләрнең берсен китерәсем килә:
 
«Шәкүргә бәйле соңгы вакыйгалар мине борчуга сала. Чүти авылы тирәсендәге крестьяннар төшенке бер халәттә хәзер. Казанда интеллигентларның берсе болай дигән иде: «Шәкүр карак вакыйгасы газеталарда дөрес чагылдырылмый. Низаметдинов, Ишимов, Бикчәнтәевларның бер гаебе дә юк, аларны сул коммунистлар гына гаепли».
 
Кайбер интеллигентлар оешкан рәвештә аларны яклап чыгарга тели, дип аңладым мин».
 
Зариф Бәширов хәбәрнамәсеннән:
 
«Вакытлы матбугатта бервакыт Шәкүр һәм аның бандасын хаксызга гаепләделәр дигән фикер булды. Нәрсәдә гаепләнде соң «ат караклары патшасы» Шәкүр Рәхимов?»
 
276 биттән торган гаепләү йомгакламасында төрле гаепләүләр бар: ришвәт бирү, «кием-күлмәк һәм өй җиһазларын» урлау, Ногаткинский больницасыннан эмаль кружкалар, колмак урлау, ат урлау... Тик дәлилләр генә юк. Җитди җинаятьләрнең берсе дә дәлилләнми. Рәхимовның оештыручы, җитәкче, һөҗүм планнарын төзүче булуы да гаепләү йомгагында гына әйтеп үтелә. Шундый тәэсир кала: бу эшнең төп максаты – бандитизмны бетерү дә, ат каракларын эзләү дә түгел, ә бәлки, җирле түрәләр һәм милиция рәтләрен чистарту.
 
Хөкем вакытында Шәкүр тикшерүчеләрнең дә, күзәтүчеләрнең, хөкемдарларның да ихтирамын казана. Үзен бик тыныч тота ул. Бәлки, чыннан да, гадел хөкемгә ышангандыр. Һәрхәлдә, С.Сираҗиевның «Шәкүр карак тәбәсе» мәкаләсендә шундый бер вакыйга сурәтләнә: Рәхимовның рус килене кулга алынганнарны азат итәргә тиешле «дәүләт документы» алырга дип Мәскәүгә бара. Ләкин НКВДның беренче кешеләре кул куйган бу документ хөкем залына кайтып җиткәнче, Мәскәүдән шалтыраталар: «Хөкемне тиз арада тормышка ашырырга!»
 
1926 елның 17 декабре. Бу көнне бөтен Советлар Союзы буенча халык санын алу башлана. Һәм шул ук көнне Югары Судның Шәкүр карак шайкасына кагылышлы карары тормышка ашырыла.
 
Эш буенча барлыгы 46 кеше үтә. Шуларның 17се азат ителә. Югары суд 3 кешене 1 елга, 1 кешене – ике елга, 2 кешене – 3елга, 1 кешене – 4 елга, 3 кешене – 5 елга, 3 кешене 8 елга ирекләреннән мәхрүм итә. 16 кешегә үлем җәзасы билгеләнә. Хөкем ителгән кешеләрнең 32се — урындагы кешеләр, 16сы – игенчеләр (Чүти авылы кешеләре).
 
 
Шәкүр Рәхимов – «Татар Робин Гуды»
 
Шәкүр карак шәхесенә тарихи документлар аша караганнан соң, мин шуны гына әйтә алам:
 
1. Гаеплеме ул, түгелме, тик тикшерү барышында кешенең гаебен раслаучы дәлилләр табылмаган икән, хөкем каршында ул гаепсез саналырга тиеш.
 
2. Легенда-риваятьләр никадәр матур булсалар да, тарихны ничек бар – шулай кабул итү өчен, без көчле шәхесләргә дә кеше итеп, уңай һәм тискәре гамәлләрен бердәй кабул итеп карарга тиешбез.
 
Шәкүр карак – шул чор, шул җирлек өчен зарури образ. Авыр елларда халык күңелендә иртәгәсе көнгә өмет уяту, гаделлеккә ышану өчен кирәк була ул. Һәм Шәкүр Рәхимов – шушы образны гәүдәләндереп, авылдашлары өчен җаваплылыкны үз өстенә алган көчле шәхесләрнең берсе. Җирле хакимияткә артык хөрмәт булмый бу авылда. Хакимиятнең крестьян тормышын яхшырта алмавын яхшы аңлый алар: ачлык, салымнар, продразверстка үзенекен итә. Шәкүр исә, хөрмәт казанган кеше буларак, бәхәсле мәсьәләләрне хәл итә, ярлыларга ярдәм итү юлларын таба, аның чорында сөрелмәгән, чәчелмәгән басу-кырлар калмый.
 
Хөкем карарына килгәндә, «Шәкүр бандасы» юк ителгәннән соң да әледән-әле яңа төркемнәр оешып тора. Әйтик, 1929 елда тагын 35 кешене кораллы банда оештыруда гаеплиләр, 1935 елда 37 кешелек банда кулга алына.
 
Ил тарихы кеше язмышларыннан, аларның өмет-ышануларыннан, ният-гамәлләреннән үрелә. Һәм тулы бер чорга төс биргән шәхес буларак Шәкүр Рәхимов язмышы әле тагын да өйрәнелергә, тикшерелергә тиеш, минемчә.

Илсөя ШӘКҮРОВА
Түгәрәк уен
№ --- | 26.02.2019
Түгәрәк уен печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»