поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
22.04.2010 Милләт

ТЕЛ ЯЗМЫШЫ – СӨЙЛӘМДӘ

Халыкара туган тел көне уңаеннан татарча матбугатта да җәмәгатьчелекне җәлеп иткән язмалар шактый басылды. Татар теленең бүгенге хәленә кагылганнары да бар. Без кузгатырга ниятләгән мәсьәләне ачыклар өчен шулардай икесенә аерып тукталырбыз: академик Рүзәл Юсуповның "Тел язмышы" ("Ватаным Татарстан", 2010, 5 февр.), укытучы Варис Мираслының "Әйтсәң – сүз" ("Татарстан яшьләре", 2030, 20 февр.) мәкаләләре. Икесен дә Матбугат.ру форумы Интернетка чыгарды. Анда да, газетларның үзләрендә дә фикер алышу булып алды.

Мондый күренеш – хәерле фалдыр, халыкның үз теленә диккате, борчылуы, шөкер, сүрелми. Шул ук вакытта сәер бер вәсвәсә дә күңелне тырнап куя: нәрсә өчен борчылалар, нәрсәне кайгырталар? Шундый сорау бирелә икән, һәммәбез дә, уйлап та тормыйча, "Тел турында!" диярбез. Ә уйлый калсак? "Тел" бит бик гомуми төшенчә; татар бит тотып караса гына ышана, төгәл уйлый, ачык күзаллый, тәгаен әйтә. "Тел" дигәндә кеше нәрсәне "тотып карый" соң, "тел"нең нәрсәсе, кайсы төше борчый соң аны, нәрсәсе вәсвәсәләндерә?

 

Монда инде, хәтта тел белгече булсаң да, бер сүз белән генә җаваплый алмыйсың – тел ул, җәмгыять, яшәеш кебек үк үтә катлаулы, күп яклы күренеш, аны ачык күзаллау өчен асылын, хәсиятен яхшы белергә, төрледән-төрле сыйфат, билгеләрен, бүтән күренешләрдән аермалы үзгә якларын барларга кирәк була. Йомгакның очын, әлбәттә, төп сыйфатыннан башлау хәерледер. Ул да булса тел – ул җәмгыятьтә аралашу чарасы, ягъни куллану – сөйләм оештыру өчен корал. Аның асыл вазыйфасы, төп хәсияте шулдыр; бүген кузгатыла торган мәсьәләбез дә нәкъ шушы ноктада төенләнәдер.

 

Чү! Мине хәзер бүлдерәчәкләр: тел ул милләтнең төп билгесе, аның яшәү шарты; тел ул халыкның тарихы; әдәбият, мәдәниятнең, диннең яшәеше белән тыгыз бәйләнештә, шулардан аерып карарга ярамый, диячәкләр. Менә китә шуннан әңгәмәдә "базар", төрле якка тарткалау, сүзнең очы да онытыла... Туктагыз! Бүген сүз, иң башта, телнең төп хәсияте – аны аралашуда куллану турында булырга тиеш! Телне сакларга, яшәтергә кирәк дигән изге бер теләк, стратегик максат бар икән, ап-ачык бер хакыйкать гел истә тотылырга тиеш: бары кулланыла торган, хәрәкәттәге тел генә саклана, яши ала!

 

Ә нигә соң борчылырга? Әле санап киткән язмалар шәхсән мине – бүген татарча сөйләшкән, моның өчен бер дигән коралы булган, шуны яхшы белгән, тәмен тоеп, көч-куәтен сизеп кулланган кешене нәрсәгә өнди?

 

Менә академик акка кара белән, бик борчылып "телебез төрле сәбәпләр аркасында шактый нык бозыла, күпмедер дәрәҗәдә табигыйлыгын югалта, чүпләнә", ди. "Ватаным Татарстан" да бу гыйбарәне аерып алып, карага ак хәрефләр белән бастырып, бу сәхифәнең шигаре итеп чыгарган. "Татарстан яшьләре"нең "Әйтсәң – сүз" язмасында Варис Мираслы да: “...Берәр рубрика ачыгыз әле. Бетерәләр бит телебезне! Бу хакта дәшми калырга ярамый!” – дип оран сала.

 

Тукта, бу оран миңа кагыламы соң – мин бүген куллана торган тел бозык та түгел, табигыйлыгын да югалтмаган, тиз генә бетәргә дә җыенмый, һәрхәлдә минем гомергә, балаларымныкына, оныкларымныкына җитәрлек. Академик фикере белән гади тел кулланучы фикере аймылыш була түгелме соң? Шушында мин яраткан язучым, күренекле тел белгече Хәсән Сарьянны искә төшерәм. Заманында ул болай язган иде: "Башта ук бер нәрсәне ачыклап китик: татарча "тел бозу" дип сөйләнелсә дә татар теле дигән гомуми телебезгә бу һич кагылмый. Чөнки гомуми телне "бозып" булмый. Чыннан да, шул тел белән сөйлим икән, мин аның матур да, камил дә, бай да икәнлегенә сокланып, күңелемдәге уйның, хисләремнең һәммәсен әйтә алуыма горурланып сөйлим. Ул телне мин ясамаган. Мин аны боза да алмыйм. Әгәр мин, мәсәлән, "әгәр" диясе урынга "если" дисәм, "чөнки" урынына "птамушты" дип сөйләсәм, моңардан гомуми татар теле бозылу түгел – селкенми дә" (Х.Сарьян – Агыйдел егете. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2006, 251 бит).

 

Димәк ки, әлеге язмаларда да, күпчелек башка язма, сөйләүләрдә дә гомумән тел турында түгел, ә аны тормышта куллану, телнең бүгенге хәрәкәттәге хәле турында сүз бара икән. Борчылу телне аерым кешеләрнең, вазыйфаи, һөнәри затларның, бөтен бер коллективларның (газет, радио, телевидение тапшыруларының, Интернетның авыл, шәһәр, төрле төбәкләр кебек гомуми куллану күренешләренең һ.б.) телне ничек куллануы мәсьәләсе тирәсендә икән. Без ике нәрсә турында уйлыйбыз, сөйлибез булып чыга. Чыннан да, сүзебез бит бер-берсенә бик нык керешкән, шул ук вакытта асылы белән бер-берсеннән нык аерылган, мөстәкыйль төшенчә-күренешләр турында бара.

 

Телнең хәрәкәттәге, кулланыштагы хәле ул сөйләм дип атала. Бу төшенчә-категория татар тел фәнендә дә инде танылган. М.Зәкиев башлангычында егерменче гасырның илленче елларында ук эчтәлеге ачылып, фәнни термин буларак та әйләнешкә тәкъдим ителгән, мәктәп һәм югары уку йортлары программаларында рәсмиләштерелгән төшенчә. Җитмешенче-сиксәненче елларда инде бу тармакны өйрәнә торган сөйләмият юнәлеше дә тәгаенләнде, фәнни хезмәтләр барлыкка килде.

 

Кызганыч ки, сөйләмият нәзәриясенең башлангыч бөреләре, гамәли нигезләр җитәрлек булмаганга, чәчәк атып китә алмый. Моның сәбәпләре дә бар: беренчедән, көч-хәл белән генә җан асрап килгән тел фәне йөз ел буе телне, корал буларак, фәкать төзелеш-структурасын гына өйрәнергә мәҗбүр ителгән, анда да татар теленең асыл үзенчәлегенә (аглютинативлыгына) таянып түгел, бәлки гарәп, урыс теле структураларына ияреп өйрәнергә мәҗбүр ителгән иде. Аның куллану мөмкинлекләрен ачу, үстерүне өйрәнү турында сүз дә булуы мөмкин түгел иде.

 

Икенчедән, инде бу хәлне үзгәртү мөмкинлеге барлыкка килгәч тә, әйтик, телебезгә дәүләт теле дәрәҗәсенә ирешү юлы ачылса да, торгынлыктан тиз генә чыгарга, ягъни игътибарны сөйләмгә дә юнәлтергә әзерлек җитәрлек түгел иде, чөнки моңа бөтен халык, бөтен дәүләт ихтыяҗы тулышмаган иде әле. Бүген дә гәп күбрәк телне саклау, үстерү турында корыла, фәндә дә, мәгариф юнәлешендә дә сөйләмнең бик гамәли проблемалары ачыкланмыйча тора бирә.

 

Бу юнәлештә нәтиҗәләргә ирешә башлау өчен иң башта бер кагыйдәне тәмам танып, аннан тайпылмаска килешергә кирәк: "тел" төшенчәсе фикерләнгән һәр очракта бу төшенчә мәҗбүри рәвештә өч яссылыкта күзалланырга тиеш: беренчесе – телнең төзелеш-структурасы, куллану мөмкинлекләре (фонетика, грамматика, лексикология, стилистика); икенчесе – телне шәхси һәм күмәк куллану закончалыклары (сөйләмият); өченчесе – телнең халык, милләт тормышындагы иҗтимагый хәләте (социолингвистика); тел ул менә шушы өч үзәкне берләштергән кәүсә дип кенә күзалланырга тиеш. Бүтәнчө түгел!

 

Әйткәнебезчә, тарихи-иҗтимагый сәбәпләр аркасында телне өйрәнү һәм куллану барышында менә бу юнәлеш-тармакларның дөрес нисбәтен саклап булмаган. Соң булса да уң булсын дип, бүгенге мөмкинлектән файдаланып калырга, бу нисбәтне торгызырга, беренче чиратта, моңарчы игътибар җитмәгән тармакларга, аеруча сөйләм өлкәсенә игътибарны көчәйтергә тиешбез. Шунсыз телне саклау, үстерү турында күрсәтмәләр, программалар да, кагыйдәләр дә буш сүз булып калачак.

 

Инде әлеге язмаларыбызга кайтсак, ачыклаганыбызча, аларда сүз гомуми тел – кулланырга әзер торган корал-чара турында түгел, ә бәлки аны куллану хәле турында бара, ''телнең бозылуы, табигыйлыгын югалтуы, чүпләнүе" турында түгел, ә кемнеңдер, телне дөрес кулланмыйча үз сөйләмен бозуы турында бара. "Барыбер түгелмени, терминны алыштырудан гына хәл үзгәрәме?" дип көпчәккә таяк тыгарга ашыгучылар булмый калмас, алар бетеп тормады; татар теле укытучысы гомер-бакый "тел" дигәндә без аны хәрәкәттәге хәленнән аермадык", дип үзен тынычландырып яшәде.

 

Ә бит барыбер түгел! "Тел бозык", дип кемгәдер сылтау белән "сөйләмем бозык" дип җаваплылыкны үз өстеңә алу берме соң?!

 

Сөйләм категориясен фәнни-гамәли әйләнешкә кертү ул тел куллануда ике мөһим факторны хәл итәргә булышачак: телне кем боза? Телнең нәрсәсе бозыла? Соңгысын ачыклау да гамәли әһәмиятле: тел ул корал-чара буларак артык гомуми төшенчә, система-механизм дип күзаллаганда ул бит аваз, кушымча, сүз, сүзтезмә, җөмләләрдән тора, һәркайсын куллануның үз проблемасы, һәр "хата" үз сәбәбе белән аңлатыла. Сөйләмне үзенә аерым категория дип күзаллаганда, аның эчке асылын, хәсиятен, оештыру механизмын, ягъни төп мотивлары – сөйләм иясе, сөйләм адресаты, нияте, шартын төпле үзләштереп кенә телне бөтен нечкәлекләреннән файдалану сәләтенә, осталыгына ирешеп булуына төшенәсең.

 

Тел һәм сөйләм төшенчәләрен менә шушылай конкретлаштырганда, әле анализлаган язмаларның асыл максатын, авторлар борчылган факторларны ачыграк күз алдына китерәсең. Академик Р.Юсупов, әйтик, тел хаталары дигәндә аларны әлләни ерак китмичә, ялгыш кулланучыларыннан аермыйча күрсәтергә омтыла. 'Телебезне кулланудагы күп санлы ялгышлардан арыну, тел сафлыгын тиешле дәрәҗәдә тоту өчен ниләр эшләргә, нинди чаралар күрергә кирәк икән соң?" – дигән җитди тезиста "телне куллану" концептын үзәк урынга куюы уңай фалдыр. Янә дә ул: "Телнең сыйфаты, ягъни тиешле дәрәҗәдә булуы – аның дөрес кулланылуы, гадәти хәлендә сакланылуы дигән сүз", ди.

 

"Әйтсәң – сүз" язмасының кереш сүзендә "классик әдәби тел пычрана" – "телебезнең хәле мөшкел", "ана телебездә...(болай) димиләр" дигән гомуми, адрессыз тезислар әйтелсә дә, язма үзе телнең конкрет берәмлекләренең хаталы кулланылуы мисалларыннан (урынсыз сүз, хата мәгънәле берәмлек, ялгыш алынма һ.б.) тора, аларга юл куйган конкрет кулланылучыларны (радио дикторы, татарча тәрҗемә фильмы, конкрет газетлар, "Идел", "Казан утлары", "Чаян" журналлары, тәгаен журналист, язучылар) үз исемнәре белән атый. Тискәре мисалны аңлату ихтыяҗы туганда, бүтән тәҗрибәле сөйләм иясенең конкрет әсәреннән уңай мисал да китерелә. Тел куллануны сөйләм яссылыгында күзәтү-анализлау менә шушы тәртиптә алып барылырга тиештер дә.

 

Бу методикада тел бозуның, ягъни хатаның асылын, сәбәбен, котылу юлларын фәнни нигездә төшендерү бик мөһим. Монда гомуми "акыл сату"ның, үгет-нәсихәт укуның файдадан бигрәк зарары күбрәктер, конкрет хатага сизгерлек тоныкланганнан-тоныклана бара. Бу яктан караганда Р.Юсуповның тезислары өлге булырлык дәлилле, нигезле. "Телне бозу", "чүпләү" дигәндә ул:

 

– Тел иясе (дөресе: сөйләм иясе – И.Н.) сөйләгәндә яки язганда кирәкле мәгънәне (ягъни уйлагандагы төшенчәне – И.Н.) төгәл белдерерлек сүз таба алмыйча, тиешле булмаган (ягъни шул мәгънәгә тәңгәл килмәгән – И.Н.) тел чарасыннан файдалана, нәтиҗәдә сүз (тәгъбир) тиешле мәгънәне бирми һәм тыңлаучыга (укучыга) ачык аңлашылмый яки бөтенләй аңлашылмый.

 

Галим бу кимчелекне дә фәнни нигездә ачыклый төшә: мәгънәгә тәңгәл булмаган сүз (тәгъбир) нәрсә ул, телнең нинди берәмлеге? Алар татарча дөрес түгел һәм аңлашылмый торган ясалма һәм алынма сүзләр икән. Кайчандыр иске әдәби телдә кулланылып, хәзер инде телебездән төшеп калган һәм халыкка аңлашылмый торган гарәп һәм фарсы сүзләрен кире кайтару;

 

– татар теленең үз сүзләре яки күптән үзләштерелгән, аңлаешлы гарәп алынмалары булып та кирәксезгә урыс сүзләрен куллану;

 

– татар сүзләреннән төзелгән, ләкин телебезнең табигатенә туры килми торган, ягъни татар теле кагыйдәләре буенча ясалмаган сүзтезмәләр. Мисаллардан күренгәнчә, сүз калькалар турында бара (тирән ихтирам, авырулар үсә, тыйнак порт); автор аларны "урыс теленнән ялгыш тәрҗемәләр", ди.

 

"Әйтсәң – сүз" язмасында хата, кимчелекләр (алар да, башлыча, мәгънәгә тәңгәл килми торган калька гыйбарәләр: һава исни, уңышлыклар, табын артында, бәхеткә каршы, Кремль астында һ.б.) исә мондагыдай тәртипкә салып бирелми, очраган бере, күзгә ничек ташланган, шулай теркәп кителгән; фәнни нигезләве дә "ана телендә болай сөйләшмиләр", "без яшь чакча болай әйтәләр иде"дән ары кителмәгән. Кимчелекнең сәбәпләре төшендерелми: "ана телен яхшы белсеннәр иде, һәр җөмләгә, һәр сүзгә игътибарлы булсыннар иде" кебек үгет-нәсихәттән тора. Сөйләмият нәзәриясен азмы-күпме белгәндә, аларны дәлилләү дә тәэсирлерәк, нәтиҗәлерәк булыр иде дә бит! "Телне яхшы белү", "игътибарлы булу" дигән төшенчәләр аерым конкрет сөйләмнең сыйфатына, хаталарга карата нәрсәне аңлата?

 

Дөрес, тел галименең фикере үгет-нәсихәттән, "кирәк", "тиешләрдән фәнни тараф файдасына өстенрәк. Тәкъдимнәре дә тормышчанрак: "...уку йортларында туган телне яхшырак, максатчанрак укытырга кирәк...". Хәер, монда да әле бәгъзеләрнең, мәсәлән, укытучыларның: "Ничек була ул яхшырак, максатчанрак?" – дигән сорау бирү ихтималын алдан искәртеп, ул: "... Бездә телнең, нигездә, төзелеше, структурасы өйрәтелә, аның сөйләмдәге халәтенә, ягъни аны куллану чарасы буларак өйрәтү җитеп бетми булса кирәк. Шуңа күрә татар теле ияләре туган телләренең сөйләмдәге кагыйдәләрен, нормаларын белеп бетермиләрдер, күрәсең", ди.

 

Афәрин, хөрмәтле академигыбыз, хуп, ниһаять, нәкъ ноктасына бастыгыз. Фикердәшләр икәнбез – язмабызның беренче җөмләләреннән үк шуны тукып киләбез ләса: тел белән сөйләм төшенчәләрен мәктәптән үк һәркайсын аерым күз уңында тотып, бер-берсен бутамыйча өйрәтергә кирәк. Тик нигә Сез телебезнең киләчәктә яшәешен, язмышын хәл итәргә тиешле шушы хакыйкатьне бик кыюсыз гына, шикләнеп-икеләнеп кенә әйтәсез? Килешегез: мондый фикер агышы татар теле укытучылары әзерләүче университетның шушы юнәлештәге моңарчы һәм бүгенге кыйбласының көзгедәге чагылышы кебек тоела. Бу икеле-микеле фикердән инде моннан ярты гасыр элек үк кискен ваз кичәргә кирәк иде. Японнарда, Балтыйк буе илләрендә, гомумән, телен җитди кайгырткан милләтләрдә бишенче класстан телнең төзелешен өйрәтүдән аны ничек кулланырга өйрәтүгә күчәләр, ә бездә унбер елдан соң да, югары уку йортларында да, шул исәптән татар теле укытучылары әзерли торган махсус университетта да һаман телнең грамматикасын тәкрарлыйлар. Мондый кәсәфәтнең телебез язмышы өчен чын-чыннан һәлакәтле икәненә моннан 20-30 ел элек үк чаң сугыла башлады, югыйса.

 

Ничек әйтелүенә дә карамастан, галимебезнең тел язмышын хәл итүдә күрелергә тиешле чаралар рәтендә беренче концепция-тезис итеп шушы проблеманы куюы хуплауга лаек. Гамәлгә генә тизрәк ашырасы иде. Бу уңайдан галимнең башка чаралары да игътибар үзәгенә куелырлык: яшьләрдә милли үзаң тәрбияләү, барлык журналистларның да туган телләрен яхшы белүен мәҗбүри итеп куярга, тәрҗемәчеләр әзерләү эшен дәүләт дәрәҗәсенә күтәрү һ.б. Болары да кирәк, шул ук вакытта аларның үтәлү шарты – ул, әлеге дә баягы, беренче, төп тезисның үтәлүенә турыдан-туры бәйле.

 

Әйтелгән өлешкә кыскача гына йомгак ясаганда, ике язманың да һәм фәнни, һәм гамәли әһәмиятле булуы аңлашылды: чыннан да телебезнең байлыгын, чисталыгы, табигыйлыгын саклар өчен һәркемнең аны үз сөйләмендә дөрес, бөтен мөмкинлекләрен файдаланып куллану хәстәрен күрүе зарур.

 

Моның чыннан да хакыйкать икәненә янә бер тапкыр инану өчен безгә өстәмә фактор да килеп чыкты – әйткәнебезчә, икс язманы да Матбугат.ру форумы Интернетка чыгарды, ике йөзләп интерпетчы катнашында зур әңгәмә булып алды, Аңа җентеклерәк тукталу кирәктер. Башта бер кереш фикер әйтеп китик әле: газетта чыккан материалны укучылар тарафыннан анализлау белән Интернетта анализлау арасында аерма зур: матбугатта фикер-тәкъдим әйтелгән хатларны шундук, тулы килеш бастырып чыгару мөмкинлеге чикләнгән. "Татарстан яшьләре", әнә, "Әйтсәң – сүз" дигән яңа рубрика ачып, кыска-кыска фикер-тәкъдимнәрне бәян итеп бару юлын тапты. Беренчеләрдән минем дә "Тел чүплегенә" дигән язмамны бастырды (Т.Я., 2010, 4 март). Рәхмәт. Ә менә Интернетта андый әңгәмәгә берьюлы чагыштырмача күп кешене җәлеп итү мөмкинлеге бар, Фикер төрлелеге, сүз иреге дә артык чикләнмәгән. Телебез темасына мондый сөйләшүләр әледән-әле булып торса да, болай колачлап әңгәмәләшү еш булмый. Әлбәттә, аларга тулырак күзәтү ясаганда да ярар иде. Әлегә ике генә максатны аерып чыгарыйк: беренчесе, без кузгаткан мәсьәләгә интернетчыларның карашы нинди, икенчедән, татар телен куллану ягыннан Интернет сөйләме үзе ни хәлдә?

 

Гомуми темаларга әңгәмәләр Интернетта, гадәттә, системасыз, таркау, каршылыклы фикерләр белән, ясалма, уенга тартым бәхәс рәвешендәрәк бара, үзәк мәсьәләдән читкә кителә. Тел турында гәпләшү дә әлләни аерылмады. Без инде "сүз боткасы"ннан әле куйган максатыбызга ярашлы фикер-тәкъдимнәрне генә аерып алыйк. Менә Р.Юсупов язмасы турында: "Язма эчөзәр мәсьәләләрне кузгаткан. Автор белән тулысынча килешәм... Язманы Госсоветта милли мәсьәләләр буенча карауга көн тәртибенә куярга кирәк. Тиешле карарлар кабул итеп, СМИда яктыртырга. Бу эш халыкның үз туган теленә ихтыяҗын кайгырту юнәлешендә аның хокукларын булдыру чарасын күрергә кирәк..." (Шөпшә). Шул ук вакытта янәшә үк икенчерәк фикер: "Гомер буе вакланып, юк-бар төшенчәләр белән әвәрә килеп татарча сөйләшү бара... Фәнгә караганда күбрәк гамәл кирәк!.. Рүзәл абыйның бу язмалары инде ничә дистә газетта басылды, һаман бер балык башы..." (!!!);

 

Шулай да ара-тирә сөйләмнең сыйфатына кагылган борчылу төерләре дә куерып алган. Әйтик, галим матбугатта тәрҗемәнең начар сыйфатына борчылып, сөйләмне урынсыз калькалар басуга, терминнар төрлелегенә, урындагы затларның, министрларның саф татарча сөйли белмәүләренә борчылып, күп кенә мисал китергән иде. Интернетчыларның да моңа игътибар итүе мәсьәләнең чыннан да борчылырлык икәнен дәлилли.

 

– "Татмедиа"да тәрҗемәгә багышланган (дөресе: терминнарга) семинар булган иде. Университет галимнәре чыгыш ясадылар, бер-берсенә каршы килүләр дә бар. "Шуны эшләргә кирәк"ләрне күп ишеттек. Тик файдалы кулланма чыгаручы булмады. Көн саен тәрҗемә эшендә утыручылар һаман Ф.Ганиевнең яшел тышлы "Русча–татарча" сүзлегеннән файдаланып эшли бирә (Хаҗәр);

 

– Министлардан Марат Әхмәтев бик дөрес, бик чиста, урыс сүзләрен кыстырмыйча сөйли (Борчылмаучы)... Министрларда һич югы татар теле, милләте белән горурлык хисе уятасы иде иң элек. Министрларыбыз сөйләшәме татар телендә? Юк, Рүзәл әфәнде, ни кызганыч, булырдай нәрсә түгел бу, тиздән телебезне бөтенләй тыеп куймасалар ярый әле... (Борчылучы);

 

– ТРның бик дәү Советында бер комитет бар (текстта шул советның телне саклау, үстерү өчен ниләр эшләргә тиешлеге урысча санап кителгән). Ул байтак еллар эшләп килә. Бу комитетны саллы язучылар, танылган шәхесләр җитәкли. А что толку... Аннан килеп, ТНВдан шул ук журналистлар, театр әһелләре, җыеп әйткәндә, безне агартучылар кухня телендә татар телен вата-җимерә әңгәмә коруын дәвам иттерә. Эчтәлеге сай булуы – анысы бүтән тема, калып торсын ... Ә бит министрлар кабинетында мәгълүмат чаралары теленең сыйфаты өчен җаваплы кешеләр булырга тиеш... (Укучы);

 

– Телне болай саклау – балалык. Тел үз законнары буенча яши, үзгәрә. Бүген рус теле доминантлык итә. Әгәр без госманлы төрекләргә буйсынган булсак, телебездә төрек калыплары яшәр иде. Әгәр үз дәүләтебез булса, татар теле үз кануннары буенча үсәр иде, төгәл, дөрес, матур булып ... (МинС);

 

– Рүзәл әфәнде, билгеле, бу мәкаләсендә проблемага өстән генә кагылып узган, әһәмияткә лаек проблемага тирәнтеп анализ ясап, бу теманы алга таба да дәвам иттерер дип исәплим (Борчылучы);

 

Интернетчы буларак, бу тәкъдимне хуплап, үземнән дә өстим әле: галимебез кузгаткан күп санлы проблемаларның сөйләм сыйфатын яхшыртуга юнәлтелгән һәркайсын аерым-аерым җитди анализлау сорала. Әйтик, мәгълүмат чараларында тәрҗемә текстларында сүз, тәгъбирләрне урынлы куллану мәсьәләсе – тәмам өлгереп җиткән мәсьәләләрдән. Бу өлкәдә берникадәр тәҗрибәм булганга, методик юнәлешле бер фикер әйтү белән генә чикләнәм; сөйләм төре буларак тәрҗемә текстына бәя биргәндә татарча берәмлекнең мәгънә ягыннан дөресме-түгелме дигән сорауга кире урыс теленә тәрҗемә итеп, чагыштырып карап бәяләүне фәнни ялгыш метод дип саныйм. Татарча фикергә тәңгәл, татар аһәңенә туры килә дип бәяләр очен теге-бу берәмлек татар теле берәмлеге генә булырга тиеш, ул мәгънәсе (семантикасы) белән дә, грамматик төзелеше, орфоэпик әйтелеше белән дә, җөмләдәге сүз тәртибенә туры килүе белән дә телнең барлык асыл кануннарына туры килергә тиеш (бернинди искәрмә, ташламасыз!). Бу берәмлекнең дөрес-ялгышлыгы, урынлы-урынсызлыгы, мантыйкка туры килү-килмәве, җөмләдә үз урынындамы-түгелме икәнлеге телнең үз кануннарына нигезләнеп дәлилләнергә тиеш. Моны башка телләр белән чагыштырып нигезләү – ул татар телен түбәнсетү, кимсетү дип танырга күптән вакыт. Моңа тәрбияләү мәктәптән үк башланырга тиеш. Шундый горурлык хисе булмаса, тәрҗемә эшенә беркемне якын җибәрмәскә кирәк. Таnар сөйләменең тәмен, сыйфатын татарларга бүтән телләр белән чагыштырып өйрәтү – фәннән ерак торган, гамәли нәтиҗәсез, мәгънәсез методика ул. Ул алым белән телне төпле өйрәнеп тә, аны кулланып, сыйфатлы сөйләм оештырып та булмый.

 

Инде килеп "Татарстан яшьләре" язмаларына кире кайтканда, аларда нәкъ менә бүгенге татар сөйләме кимчелекләре, тәгаенрәк әйтсәк, сүз кулланудагы җитешсезлекләр анализлана. Ике язмага карата йөзиллелөп интернетчының фикер белдерүе бүген сөйләм кимчелекләренә җәмәгатьчелекнең чыннан да битараф түгеллеген күрсәтә. Тик иң борчу тудырганы шулдыр: хатаны тоемлау, аңа тискәре караш бар, тик аны фәнни аңлатып бирү, сәбәбен ачыклау, бетерү-кабатламау юлларын ачыкларга теләү юк, дөресе, кулдан килми. Тел фәненнән төпле, гамәли хәрәкәткә этәрерлек белем җитми. Монда да шул наданлыгыңны танымаска, җаваплылык алмаска омтылу ярылып ята. Менә берәү: "Җыен чүп-чар язышып ятасыз, бер кызык юк монда..." дисә дә, үзе ташлап китми, колагына урап утыра бирә, вакыт әрәм итеп, тозсыз сүзләр белән кысылып-кысылып куя (Ык-мык); икенче берсе "өстәл янындамы", "өстәл тирәсендәме" әллә "өстәл артындамы "дигән мәгънәсез сорауга җавап эзләп баш катырмыйча "өстәлнең арты ни миңа да, яны ни миңа. Иң мөһиме өстәлнең өсте буш булмаска тиеш", дип шаярткан-теш ыржайткан булып, җаваплылыктан читкә тая.

 

Шул ук вакытта хаталарны житди кабул игеп, аларны аңлатырга, яисә аңларга ярдәм итүләрен үтенүчеләр дә бар:

 

– "Ана теле"н нигә баш хәреф белән яза икән?

 

– "...максаттан чыгып" кабминда докладмы әллә?

 

– нигә "кәлимә" сүзен куллана, юкса "сүз" кәлимәсе бар бит;

 

– фигыльнең урыны җөмлә ахырында түгелмени?

 

– "... дип сөйләшәләр иде без сабый чакта" – сәер дәлил;

 

– "сүзне гамәлгә куйыйк" – прям. партсобрание.

 

Шушында бүленеп торып, вәгъдә иткәнебезчә, Интернет сөйләменең үзе, аның сыйфаты турында да сүз кузгатып алу кирәктер. Беренче карашка ук сизелә: әле барган әңгәмәләр, эчтәлеге белән генә түгел, төзелеше-композициясс, катнашучыларның үз-үзләрен атау, бер-берсенә мөрәҗәгать итү рәвеше белән дә, татарча уйлау, фикерне белдерү алымнары ягыннан да (мәгънәгә тәңгәл берәмлекләрнең татарча булмавы, фикер агышының ана теле норма-таләпләренә җавап бирмәве, әйтү белән язу арасындагы аерманы тоемламау, ничек белдерергә белмәү һ.б.) ризасызлык тудыра ... Сөйләмебезнең яңа бер төре – Интернет сөйләменең ияләре ана телебезнең язмышы, бүгенге хәле турында борчылып, изге нияттән җыелган затлардыр – милләтнең зыялыларыдыр дип фаразлана ласа ... Аларның сөйләмендәге шул кадәр кимчелек-кытыршылыклар, әлбәттә, гайре табигый дип кабул ителә. Нишләмәк кирәк – күчеш чоры, вакытлыча сырхаудыр. Тик моңа кул селтәргә ярамый, битарафлык яхшыга китерми – чирне танырга, күрмәмешкә сабышмаска кирәк, югыйсә ул аза гына. Соңгы вакытларда бу күренешкә фәннең дә игътибар итүе очраклы түгелдер. Шәхсән үзебез бу темага шактый вакыт махсус күзәтү алып барып, кайбер нәтиҗәләрне матбугатта да бәян иткән идек; теманы өйрәнү дәвам итә, Менә бүгенге күзәтүләр дә моңа ярдәм итәр, дигән өметтә калабыз.

 

Әлегә менә нәрсәгә диккатьне төенләп китик: интернетчыларыбызның ана телен тоемлау сәләте бар, бүтәннәрнең сөйләменә, аеруча фикер – сүз тәңгәллегенә таләбе көчле, тик менә шушы тоемлауны, таләпне, шул таләпнең үтәлмәве сәбәпләрен ачыклап-аңлатып бирүе, кем әйтмешли, ташка үлчим, уена бәрабәр сөйләм оештыру осталыгы елдан-ел кими бара, дигән күңелсез нәтиҗәгә киләсең. Килешегез: без анализлаган әңгәмәләрдә фикер агышы саф татарча бармый, бәс, шулай икән, фикер мәктәптән үк өйрәтелгән грамматик нормаларга туры китереп, ягъни ана телебезнең төп кануннарына (сингармонизм, ялганмалык, басым, тыныш) ярашлы рәвештә, табигый аһәң белән оештырылмый, белдерелми. Димәк, интернетчы әйтергә азапланган иң дөрес фәнни нәтиҗәле хакыйкатьне дә, мондый "конгломерат", чүпле, зәгыйфь сөйләм белән белдерелгәч, җиңел кабул итеп, аңга сеңдереп булмый. Бигайбә! Өстәвенә әле ана телебезнең бик нечкә, кадерле хәсиятләренә тупас наданлык, битарафлык мөнәсәбәте дә сизелсә. Мәсәлән, бер "тәнкыйтьче": "Алар ана телендә тәрбия алган шәхесләрнең эчен пошыра" дигән җөмләсеннән "эчен пошыра" гыйбарәсен аерып ала да (ни кызганыч, искереп, сөрсеп беткән орфографиябез бер мәгънә белдергән бу берәмлекне ике сүз белән аерып язарга куша) болай сафсата сата: "эчен? Минем баш мием поша бу күренешкә, вооп-ще то..." (Ил). Татар фразеологизмын, метафорасын тумыштан тою сәләтено ия гап-гади кеше дә мондый фикерләү белән риза була алмый –фразеологизм алай "ботарланырга" тиеш түгел!

 

Аңлашылса кирәк, әңгәмәнең мондый сөйләмдә баруы катнашучыларда ризасызлык тудыра; моны белдереп, алар төп юнәлештән, максаттан тайпылып, вакыт исраф итәләр. Ярый ла ул төзәтү, кысылулар урынлы, дәлилле булса. Югыйсә, өстәмәләр үзләре дә сүз боткасына әйләнә бит: "Кара инде син бу язманы, аны анализлаучыны??? Ә бу язманың телен, стилен анализлаучының үзен егып салырга булыр иде", дип кысыла берәү. Үзе исә менә болай "егып сала": "... яңа мәгънәләрне (сүзнеме?) кайсы телдән кертү кирәклеге соравы гына катлауландыра; Монысы фәнни-техника революция процессында (?) татар теле катнашмаганлыктан килә (кем әйтте?). Гел тарих белән бәйле булганга, тел белгечләре гарәпкә өстенлек бирә (кем әйтте?). Тормыштагы тел исә (монысы нәрсә?) үз законына буйсынып (нинди законына?), урыстан ала бирә. Ләкин шулай да өстә язылган (бу очракта өсте, асты нәрсә ул?) проблема кайдан килә соң? Чөнки журналистикага рус мәктәбен бетерүчеләр килде (күпчелеге түгел бит!). Менә алар тудырды бу проблеманы. Алар урыслар белән конкуренцияләнерлек урыс телен дә белмиләр. Икенче яктан, татарчаларын укысаң, утырып еларга кирәк..." (Иркә).

 

Менә шушылай уйлый, фикерен менә шушылай белдерә бүгенге татар интернетчысы. Кыскасы, бүген Интернетта тел мәсьәләсенә багышланган әңгәмә текстларында, гадәттә, тематик таркаулык хөкем сөрә, фәнни нигезле мәгълүм бер системага салынган анализ җитми, чөнки әңгәмә башта ук конкрет бер гамәли нәтиҗәгә ирешү максатын куймый, тисә тиенгә, тимәсә куянга, "үзем беләм" алымы белән бара.

 

"Әйтсәң – сүз" язмаларының максат-бурычы бик конкрет кебек тә бит – матбугат, әдәбият текстларында җибәрелгән хаталарны курсәтү – тик язманың газет вариантында да хаталарны бер тәртипкә китереп, гомумиләштереп анализлау җитешмәгән иде, Интернеттагы гәп тематик яктан тагын да таркаурак, төп максат – сөйләм хатасыннан котылу үзәккә куелмый, гомуми фәлсәфә тирәсендә эчбушату, "пар чыгару'" өстенлек итә.

 

Форсаттан файдаланып, янә бер фикергә аерып тукталып китик әле: "Моны (сүз В.Мираслының икенче язмасы турында бара) Илдар абый Низамов язган дигән фикердәмен. Аның күп китапларын укыган, аңа берничә курс эше язган кеше буларак, язу стиле дә аныкы дип нәтиҗә ясарга җөрьәт итәм. Биредә язылган фикер белән килешәм. Шуңа да карамастан, редакция кухнясын татыган кеше мине аңлар: хата – ул бет! Текстны 10 кат укысаң да, 20 кат укысаң да хата кала. Камил тәрҗемә була алмый. Үзегез дә күреп торасыз: бер үк сүзгә карата ничә фикер әйтелә. Аларга сезнең тәрҗемә ошамый, сезгә – аларныкы. Камиллекнең чиге юк. Сүзлектәгечә язган очракта да, сүзлек төзүчеләрдән дә күбрәк белүчеләр табылачак..." (XXX).

 

Кистереп әйтәм, интернет язма минеке түгел; кызганыч, шәкертем минем стильне үзләштереп бетерә алмаган икән – мин һәр тезисны фәнни нигездә дәлилләргә тырышам. Шулай да аның хатага карата гомуми фикерләре белән килешергә мөмкин. Көчен, вакытын хаталарның сәбәбен ачыкларга бирсә, файдалырак булган булыр иде дә бит. Әйтик, шәхсән үзем "Әйтсәң – сүз" язмасына фикеремне "Тел чүплегенә" дигән реплик белән җавап бирдем, сөйләмебездә бүген аеруча киң таралган, гомумән дә телебезнең иң явыз корткычы - калька кебек хатаны үзәккә алып, укучыларыбызның да фикерен нәкъ менә шуңа юнәлтү максатын куйдым. Рәхмәт, аны Матбугат.ру Интернетка чыгарды, фикер алышу башланды. Тик әңгәмә, гадәттәгечә, фикер төрлелегенә –тарткалашуга юл тоткач, кысылырга мәҗбүр булдым – мондый искәрмә бирдем:

 

... Бүгенге әңгәмәбезнең максаты: сөйләмебездә бик еш кулланыла торган калькалардан –телебезнең иң астыртын дошманы, җелеген эчтән корытып яткан корткычы – урысча уйлап, шуны татарча әйтергә азаплану кәсәфәтеннән ничек тә котылу юлларын ачыклау дип беләм. Бөтен фикер агышыбыз, тәкъдим, нәтиҗәләребез шуңа юнәлтелсен әле. Куен дәфтәребездә махсус бүлекчә ачын җибәрик: үзебезнең, балаларыбызның, бүтәннәрнең, радиоделевидениенең, газетларыбызның, Интернет сәхифәләренең сөйләмен кимереп яткан "колорадо коңгызларын", шунда теркәп, бүтәнчә кабатламаска! дип зиһенгә дә теркәп куеп, "сыта" барыйк.

 

Калька – ул, күпчелегебез уйлап күнеккәнчә, сүз генә түгел, ул аваз, иҗек-кушымчалардан башлана, бездә инде сүзтезмә, җөмлә калькалар да тулып ята. Ике-оч кандидат арасыннан берсен сайлап алуны татар халкы "сайлау" ди. Заманында урысның "выборы” дигәне дөрес әйтелсен, дигән ясалма куркудан "сайлаулар" дигән мәгънәсез калькага буйсынып киткәнбез; урыс теле мәнфәгатен кайгырткан булып (ә ул аңа һич тә мохтаҗ түгел), үз телебезне зәгыйфьләндерәбез. -Лар/-ләр калькасы белән гарипләндерелгән берәмлек бездә хәзер йөзләрчә (каникуллар, пар канатлар һ.б.). Алар хәтта саф татар хәзинәсе саналган парлы сүзләрне дә (күплек мәгънәсе үзенә үк салынган) аямый башлады: (бала-чагалар, явым-төшемнәр һ.б.). Әйдәгез, үз-үзебезгө дә "Татар Интернетында калькага урын юк!" дигән вәгъдә бирешеп, шуңа туры калырга тырышыйк әле.

 

Искәрмәдән соң гәп агышы бераз үзгәрде, калька бераз үзәккә кайтты. Тик "ваклану" башланды – китте бер кальканы алып (мәсәлән, өстәл тирәсендә, ... артында. ... янында калькасы урынына өстәлдә сүзе тәкъдим ителгәч), шуны иләү; гомумән, калька хастасы онытыла ук башлады. Югыйсә монда бернинди бәхәс оештырып вакыт исраф итмәскә иде, мәктәптән, тормыштан алган гап-гади мәгълүмәтең булмаса, гәп барган арада берәр аңлатмалы сүзлеккә күз салып алу да җиткән иде. Менә анда безнең очракка яраклы ике факт: " 1)... эшләү, ашау-эчу өчен мебель, шуның өстенә куела торган ашамлыклар; табын". Димәк, өстәл һәм табын синоним сүзләр. "2) Өстәлдәш. Бер өстәлгә утырып тукланучы...". Димәк, телдә өстәлдә утыру гыйбарәсе булмаса, бу төшенчә дә барлыкка килә алмас иде.

 

Дәлилне рәсми сүзлектән китерүебез очраклы түгелдер. Кайсы сүз иң урынлысы дигән бәхәстә чыганак бик ышанычлы булырга тиеш. Миңа, мәсәлән, хакыйкать нигезе – ул Нәкый Исәнбәтнең өч томлык мәкальләр тупламасы; аныкы ук ике томлык фразеологизмнар тупламасы; бүтән рәсми сүзлекләр (аларда: "Өстәл яме ипи-тоз белән", "Тату табында аш тәмле", "Тар табында чәй эчкәнче, киң табында су эч" һ.б.); Чын татарча дәлил – ул Г.Тукай, Г.Бәширев, М.Мәһдиев, Х.Сарьян әсәрләреннән, татар халык авыз иҗатыннан; чын дәлил – ул әдәби телнең нигезен тәшкил иткән Казан арты сөйләменнән. ( "Биш бала бер өстәлдә дәрес әзерләп үстегез" –әнием хатыннан).

 

Әгәр теге-бу сүзгә, вариантка карата, бүтәннәрнекеннән үзгә, син нәкъ шунысы урынлы дип санаган өлгесе бар икән, аның урынлы икәнлеген фәнни нигездә, барыбыз да ышанырлык, инанырлык итеп исбатлый алырга да кирәк. Калькаларга карата, аерым алганда, өстәл артына карата бәхәстә менә мондый фикер төсмерләре игътибарга лаек бит:

 

– "Укучы бала компьютерда утыра" мисалына тискәре карашын Дамир болай аңлата: "Ә бәлки "компьютер янында утыра" дөрестер. Моны хәзер белеп тә булмыйдыр инде, чөнки бөтен татар диярлек урысча белә, шул тәэсир итә". Калька сәбәбен аңлатуы дөрес тә: урысча уйлап, шуны татарча әйтергә азаплану, ә менә хәл итү юлын шул сәбәпкә бәйләү дөрес түгел, бу хатадан бары татарча уйлаганда гына котылып була.

 

– Менә кальканың янә бер үзенчәлеген тоемлау. "Компьютерда утыра"да конкретлык, төгәллек җитмәүгә киная ясап, "Алла белсен ни эшләп утырганын, үзе генә белә нишләп утырганын", ди дә моны мантыйк белән аңлатмакчы була, "сөйләм һәр вакытта да логикага бирелсә, логиканың каян килеп чыкканы билгеле булмый, онытыла...". Мондый фикерләү үзе үк мантыйкка туры килми – уй бары тик тел белән генә сөйләмгә әверелсә дә, уйлаганда кеше мәгънә ягыннан халык аңында гасырлар буе берегеп, күнегелгән әзер берәмлекләр белән эш итә, сүзне яисә бүтән грамматик чараларны уйлау барышында ясамый, үзгәртми. Сөйләм бурычы фикер берәмлеге – төшенчәгә әзер берәмлекләр арасыннан иң төгәл килгәнен табып кую ул, шундый берәмлекне ясап утыру, аны нәкъ шушындый камил берәмлек дип исбатлап утыру түгел.

 

Ни өчен соң кеше менә бу хакыйкатькә һәрвакыт тугры кала алмый, "онытыла" дип үзен акларга маташа. Чөнки телнең әлеге чараларының бар икәнең тоемласа да нәкъ кирәк мизгелдә нәкъ кирәк төсмерлесен куя-әйтә алмый, гади генә әйтсәк, "телен начар белә – сүз эзләп -э-э-э дип мөгри, бу мөгрәү озакка китә башласа, телгә килгән беренче чараны ычкындыра, "ни-ни", ди, "әйтергә кирәк", ди, "минемчә”, дип сузган була, еш очракта теленә килгән беренче сүзне әйтә, ә ул урыс сүзе-гыйбарәсе булып чыга: "да", "и" һ.б.

 

Бөтен бәла шунда ки: мәгънәгә тәңгәл беренче чара-төшенчә дип сүз санала, безгә шулай дип мәктәп өйрәтә башлый, фән шуны тукый. Ә татар теле – ул аглютинатив (ялганма) тел, ягъни анда мәгънә белдерү чараларыннан иң башта иҗек, кушымчалар өстенлек итә, сөйләм оештырырга керешүгә, без мәгънә берәмлеген морфемадан (иҗек, кушымчадан) эзли башларга тиеш. Әйтик, "за столом" мәгънәсенә тәңгәл чараны "за" приставкасына тәңгәл берәмлек эзләүне мөнәсәбәтле сүздән (артында, тирәсендә, янәшәсендә һ.б. башлыйбыз, ә татар теленең иң ышанычлы чарасы, аглютинатив тел буларак асыл чарасыннан -кушымчалардан башламыйбыз. Иң төгәл, иң тулы, иң кыска мәгънә төсмерен бу очракта -дә кушымчасы бирә ләбаса.

 

Кушымчаларыбыз, без аралашкан гарәп, фарсы, урыс, инглиз телләреннән аермалы буларак, сан ягыннан да иң мул, сыйфаты ягыннан да күп мәгънәле, алар теләсә кайсы мөнәсәбәтле берәмлеккә, сүзләргә дә синоним була ала. Өстәлдә утырып ашадым мисалында -дә кушымчасы нәкъ янында, артында, тирәсендә мөнәсәбәтлекләре бирә торган мәгънәне бернинди шиксез алыштыра. Аны, әйтик, урыс телле балаларга әлеге мөнәсәбәтле сүзләр белән тәрҗемә итеп аңлату – ялгыш методика, –да/-дә кушымчасының күпмәгънәлелегенә ышанычлы мисаллар китереп кенә аңлатырга була. "Уф, йөрәккәйләрем!" дигәндә "-ләр" күплекне аңлатмый дип төшендергән кебек. Әнә бит Г.Тукай ничек язган: "Мин кыш көннәрендә төплә яланаяк, күлмәкчән көенчә тышка чыгам икән дә бераздан, өйгә кермәкче булып, ишеккә киләм икән..."Күпме кушымча – шул кадәр мәгънә төсмере. Әгәр берәр төсмерне кушымча биреп җиткерми икән инде, тап башка берәмлекләрне – мөнәсәбәтлекләр, сүз, сүзтезмәләрне. Тик башта уйлап бетер: алар кушымчага артык өстәмә – койрык түгелме? "Чебен өстәлдә йөри". Ә безгә чебеннең өстәл тактасында (ашъяулыгында) түгел, ә өстендә булуын белдерергә кирәк. Урысча уйласак "өстендә" мөнәсәбәтлеген өстәргә ашыгырбыз. Ә татар андый артык "койрыкка" мохтаҗ түгел, аның мантыйкый, ягъни мәгънә төсмере бирә торган чаралары да бар: "Чебен өстәлдә очып йөри". "Очып" сүзе чебеннең кайдалыгын ап-ачык белдерә. Ә урысча уйлаганда аны тою мөмкинлеге юк.

 

Ярар, җитәр, мөгаен, Мөхәммәт Мәһдиев әйткәнчә, "кабатланам" бугай, милләттәшләрем кальканы аңлап бетермиләр, анын куркычын тоеп бетермиләр, дип борчылуым артык көчле бугай. Сизәм, аңлыйлар! Менә бит, әңгәмәдә калькадан читкә китмик дигән гозеремнән соң бер әңгәмәдәшебез күңелле хәбәр теркәде: "Мәктәптә укыган чакларда идәнгә җәелеп утырып дәрес әзерли башласам, әни бер генә кычкыра иде: "Өстәлгә утыр!" Өй буйлап ипи ашап йөри башласам да шул ук бер сүз: "Өстәлгә утырып аша!" Күптән түгел бер мәҗлестә булдым, анда да өстәлгә утырырга куштылар..." (Татарча белүче).

 

Барыбыз да шушылай уйларга тиеш тә бит. Шушылай гына, бүтәнчә түгел! Әлбәттә, моңа теләк белән генә ирешеп булмый, телне бик яхшы белү кирәк. Ә моның өчен туганнан алып гомерең азагынача туктаусыз уку, өйрәнү зарур. Телнең үзен һәм дә аны яшәешебездә куллану нечкәлекләрен белү өчен. Телне белүебез сөйләмебезнең үтемле, тәэсирле булуы өчен кирәк. Күзуңында икесе бергә торырга тиеш. Яшәешебезнең пар канаты булып. Әти улына балта тоттырып, аның ни икәнен төшендереп, сабы, йөзе, түтәсе белән нишләргә кирәклеген аңлатып кына калмыйча, ничек ярырга, кисәргә, төяргә икәнен күрсәтеп бирергә дә, синең ничек-ничек эшләвеңне күзәтергә дә тиеш. Юнмасаң, утын ярмасаң, чоланда ятса, балтаң булудан ни файда! Компьютер да шулай: аның булуыннан, аның төзелешен бик яхшы белүеңнән ни файда, әгәр син анда татарча яза,укый, сөйләмең ярдәмендә бүтәннәр белән аралаша алмасаң...

 

Телнең төзелешен һәм аны куллануны, ягъни сөйләмне бары бергә генә, бер берсеннән аермыйча өйрәнүнең бүген хәлиткеч көнүзәк мәсьәлә икәнен никадәр тизрәк төшенсәк, ана телебез язмышын шулкадәр уңай хәл итә алырбыз. Татар телен шушы юнәлештә укыту, фәнен шушы яссылыкта үстерү ихтыяҗы өлгереп җиткән. Моны җәмәгатьчелектә өледән-әле әйтелә башлаган фикер-тәкъдимнәрдән тоюы кыен түгел. Менә кайберләре генә:

 

– Татар мәктәбендә укыганнар хәтерли булыр, иң аңлаешсыз, буталчык дәреслек "Татар теле" иде. Андагы читтән кергән күптин-күп, чуктин-чук терминнар үтеп чыккысыз чытырманлык, ә кагыйдәләр шулкадәр катлаулы ки, азагына җиткәндә башында ни хакында сүз барганны оныттыра торган. Миңа калса, татар теле дәреслекләре балаларны туган телгә җәлеп итмәде генә түгел, ә аннан йөз чөерүне еллар дәвамында кайгыртты кебек һәм алар балаларны гына түгел, татар теле укытучыларын да иза чиктерде дип чамалыйм,..". (Татарстан яшьләре, 2010, 2 март). Бу – шундый дәреслекләрне кулланып изаланган Рөстәм Зариповның публицистик чыгышыннан; аның дәреслеккә карата тәнкыйди карашы аңлашыла, кем әйтмешли, ни чарадан бичара, зарланудан ары нишли алсын. Ә менә монысы үзе моңарчы гомер буе шул дәреслекләрне язган, шул дәреслекләр белон укыту методикасын, нәтиҗәләрен фәнни күзәтеп, анализлау бурычын башкарган вазифаи затның фикере: "Укытуның эчтәлегенә килсәк, китап өйрәтүдән туктап, тормышчан юнәлешкә борылырга вакыт. Әйтик, сүз ясалышып өйрәндек ди. Хәзер шуны матур, әдәби сөйләмдә чагылдырырга кирәк. Телебезне язуда гына түгел, ә сөйләмдә кулланырга өйрәтик. Балаларны нәкъ менә әдәби телдә, дәлилле, төгәл итеп сөйләшергә өйрәтергә кирәк. Сүз ул авазлар җыелмасы гына түгел. Сүздә матурлык, җылылык, дәлил көче бар. Җөмләләрне өйрәнгәндә дә шулай: аны гадигә, катлаулыга бүләбез, төрен билгелибез. Ә шуны, тыныш билгеләрен дөрес итеп әйтеп укырга өйрәтмибез... Мин укытучылар начар димәс идем. Укыту методикасы дөрес түгел. Балаларның белемен сөйләменә карап бәяләү юк бит...". Филология фәннәре кандидаты, дәреслекләр авторы, татар телен укыту методикасы белгече, бу юнәлештә күп кенә ярдәмлек-кулланмалар язган Николай Максимовның бу язмасы "Таләпләр яңа – укыту искечә" дип атала (Мәдәни жомга, 2010, 5 март).

 

Шушы урында укучыбыз бу язманы башлап җибәрергә этәргеч биргән хөрмәтле академигыбыз, бүген дә Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының татар теле гыйлеме кафедрасы мөдире Рүзәл Юсуповның да фикере белән кызыксынмый калмас. Күптән түгел шул университетта булып узган "Гомумбелем бирү һәм һөнәри уку йортларында татар телен укытуны камилләштерү" дигән темага республика форумында галим саллы доклад сөйләде. Без кагылган сорауга бик кыска гына итеп әйткәндә болаерак җавап биргән: "... Әлегә исә гамәлдәге татар теле дәреслекләре, күбесенчә, бүгенге көн таләпләренә җавап бирә алмый, дөрес укыту методикасы кулланылмый. Бу юнәлештә үзгәрешләр булган очракта гына вөзгыйтьне уңай якка үзгәртү мөмкин..." (Интертат.ру, 2010, 25 март).

 

Бу фәнни җыенда да укытучылар үзләре дә, мәгариф җитәкчелеге дә, галимнәр дә вәзгыятьне чыннан да үзгәртергә кирәклегенә тагын бер тапкыр борчылып сөйләделәр, кайбер гамәли тәкъдимнәр дә әйтелде. Мәсәлән, укыту методикасына, дәреслекләргә дә заманча, инновацион алым-технологияләр тәкъдим ителә; башлангыч үрнәкләре дә бар инде. Тик хәлне тамырдан үзгәртү, телебез язмышын чыннан да уңай якка бору өчен болар ясалма сулыш чаралары гына түгел микән, дигән күңелсез шөбһә кала бирә. Ул чаралар, бәлки, телне өйрәнүдә барлыкка килгән артталыкны азмы-күпме үзгәртү өчен генә ярап куяр. Ә телне куллану – сөйләмне өйрәнүдәге туң артталыкны кайчан бетерә башларбыз соң!?


Илдар НИЗАМОВ
Ватаным Татарстан
№ | 23.04.2010
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»