|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.02.2019 Шоу-бизнес
Лилия Муллагалиева дүртенче баласын алып кайтты (ФОТО)Популяр җырчы Лилия Муллагалиева бүген дүртенче кат әни булды. Малайлары туды. Лилия "Матбугат.ру" хәбәрчесе белән хис-кичерешләре белән уртаклашты: "Аллага шөкер!" Сабыйның авырлыгы 3680 грамм, буе 54 сантиметр. Игелекле бала булып үссен! Хәзер бәхетле гаиләдә дүрт бала: малай, кыз, малай, малай! "Мин шундый бәхетлемен дүртенче кат әни булуым белән. Шуның хәтле күп хәбәрләр килә телефоныма. Минем белән янәшә булганыгыз өчен барыгызга да рәхмәт. Аллаһы Тәгалә үзегезне дә ташламасын", - дип сәламен җиткерде Лилия "Матбугат.ру" укучыларына. Шатлык күз яшьләре аша әйтелгән сүзләр иде бу. Лилияне һәм аның тормыш иптәше Илсур әфәндене чын күңелдән котлыйбыз!
--- |
Иң күп укылган
|