|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.02.2019 Җәмгыять
Казанда танылган журналист Алсу Хәсәнованы искә алачаклар15 март 17:00дә Казанның Мөштәри урамы, 14нче йорт адресы буенча урнашкан Тукай клубында "Ватаным Татарстан" журналисты Алсу Хәсәнова-Булут истәлегенә багышланган әдәби-музыкаль кичә узачак. Чарага керү ирекле. "Дога" дип аталучы кичә гомере вакытсыз өзелгән танылган татар журналисты рухына дога булып барыр, иншаллаһ. Хәтер чарасында Идрис Газиев, Георгий Ибушев, Айдар Габдинов, Марат Әюпов, Мөнирә Хәбибуллина, Розалия Зәкиева, Альберт Сәгыйтов, Илназ Динмөхәммәтов, Айнур Гиниев катнашыр дип көтелә. Белешмәләр өчен телефон: 236-97-71
--- |
Иң күп укылган
|