поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
27.05.2008 Җәмгыять

БАТЫРЛЫКМЫ – БАШСЫЗЛЫКМЫ?

Бер танышым кесә телефоныннан видеоролик күрсәтте. Анда ике егет акылга сыймаслык нәрсәләр башкара. Балконнар буенча 20 катлык йортка менеп китәләр, бишенче каттан сикерәләр, 9 катлы йорт түбәсенең иң читендә акробатик элементлар ясыйлар, сальто-фәләннәрне әйтеп тә тормыйм. Башта бу егетләрнең Казаннан булуына ышанмадым. Безне уртак дустыбыз таныштырды. Стас Булгаревич (1986 елгы) һәм Руслан Хаҗиев (1984) паркур белән шөгыльләнәләр.

Паркур – урам субкультурасы, бөтен экстремаль спортларның катнашмасы дисәң буладыр. Һәр элементның үз исеме: билдринг – йорт өстенә менү, акрострит – урам акробатикасы. Казан буенча паркур белән 80ләп кеше шөгыльләнә, 5-6 команда бар. Еш кына аларны шәһәр үзәгендә, КДУ тирәләрендә күрергә була. Тик бу егетләрнең берничәсе генә хушны алырлык трюклар ясый ала. Калганнары тагылып йөрүчеләр генә.

Стас һәм Руслан оештырган “Братья Диоскуры” тандемы аеруча игътибарга лаек. Бу атаманы алар Борынгы Рим мифологиясеннән алганнар. Егетләр башка паркурчылар белән әллә ни аралашмый. Чөнки үз шөгыльләрен яратсалар да, аны культ дәрәҗәсенә күтәрми.  

– Егетләр, сез башкарган иң куркыныч трюк нинди?

– Сахаров урамындагы 20 катлы йортка мендек. Бернинди страховкасыз. 9, 14 катлы йортларга да менгән бар. Бик озын бер трубага Татарстан һәм Россия әләмнәрен менгездек. Ленин дамбасыннан суга сикергәлибез.

– Бу бик куркыныч бит!

– Без бер генә трюкны да уйламый эшләмибез. Әйтик, югары каттан карга сикерәбез икән, башта шул кар көртен тикшерәбез, чөнки астында тимер-томыр булуы бар. Урамдагы турникларда тренеровка үтәбез.

– Сезнең бу трюклар язылган видео кулдан кулга күчеп йөри.

– Әйе, без яшәгән Горки бистәсендә малай-шалай телефоннан-телефонга күчерә аны. Инде йорт диварларын “Братья Диоскуры” дип язгалап бетерделәр, менә кара (фото күрсәтә). Ә иң кызыгы шул, безнең бу роликны Алекс исемле бер кеше НТВ каналына җибәреп кәрәзле телефон откан! Безгә моны соңыннан гына әйттеләр.

– Берәр “Слабо” ише конкурска үзегез җибәреп карагыз.

– Әйе шул, һаман вакыт җитми.

– Яшь малайлар өчен сез кумирлар. Әмма алар сезгә ияреп, бик куркыныч юлга баса түгелме?

– Без аларга бу шөгыльнең бик куркыныч булуын искәртеп торабыз. Әгәр инде теләкләре бар икән, киңәш бирә алабыз.

– Ә үзегезнең әти-әниләрегез ничек карый бу башсызлыкка?

– Алар башта белмиләр иде. Безнең видеороликлар аларга ничектер барып җиткән. Аларның шок иде. Тик хәзер ияләштеләр инде. Безне берни дә туктата алмаганны алар яхшы аңлый.

– Бу, гомумән, спорт төреме?

– Юктыр, мөгаен.

– Ә син Стас, КДПУның Спортфагында укыйсың. Паркур остасы булуың сиңа монда керергә ярдәм итмәдеме?

– Юк, мин университетта бу турыда сөйләнеп йөрмим. Әлбәттә, кечкенәдән турникларда шөгыльләнүем ярдәм иткәндер. Әйтик, без турникта бер кулда биш-алты тапкыр күтәрелә алабыз.

– Җәрәхәт алганыгыз бармы?

– Вак-төяк гел булып тора. Ә сынган-ниткән юк.

– 20нче катка менгән мизгелдә ниләр кичерәсез?

– Адреналин агышы. Аста кемнәрдер нидер кычкыра, әмма бер сүзне дә ишетмибез. Чөнки алда бер генә максат: иң өске катка менеп җитү. Һәм менгән арада үзеңне ничәнче катта булуыңны аңламыйсың.

– Моның өчен махсус кием кирәкме?

– Таймый торган аяк киеме һәм перчатка кирәк.

– Бишенче каттан кар көртенә сикерүегезне күрдем. Шул көрттән башка тормаска да мөмкин бит?

– Анда иң авыры өстән аска төшү түгел. Ә горизонталь юнәлештә ераккарак сикерү. Йорт белән кар көрте арасында юл бар бит. Әгәр дә карга кадәр очып җитмәсәң, асфальтка барып төшәчәксең. Шуңа күрә түбәдән ераккарак атылып сикерергә кирәк.

– Үз тормышыгызны иминият компаниясендә страховкаладыгызмы соң?

– Юк. Нигә кирәк ул? Әйтик, Джеки Чанны яки Алан Роберны иминият компанияләре пиар өчен генә страховкалый. Менә нинди адәмнәр белән дә эшлибез, янәсе. Алан Роберны беләсеңдер?

– Теге небоскребларга менүче “үрмәкүч” кешеме? Аны аста гел полиция тоткарлый бугай.

– Аста түгел, аны менеп җитүгә үк каршы алалар инде.

– Ә сезнең милиция белән проблема юкмы? Бу бит, бер караганда, хулиганлык.

– Паркур буенча юк. Менә узган атнаны велосипед белән йөргәндә кече йомышымны йомышларга туктаган идем. Чыдар хәлем калмады чөнки. Безнең Казанда, үзегез беләсез, бәдрәф табармын димә. Милиция килә башлаган иде – качтым.

– Паркурны кайберәүләр качу осталыгы дип атый бугай?

– Әйе. Әмма кемдер милициядән, кемдер гопниклардан кача. Безгә, паркурчы буларак милиция тими. Гопниклардан да куркып тормыйбыз. Төрле чак булды, үз-үзебезне яклый алабыз.

– Шөгыль шөгыль белән, әмма ничектер көн күрергә кирәк бит. Кайда эшлисез?

– Төрле эштә. Шабашкада.

– Ә паркур белән акча эшләп карарга исәп юкмы?

– Булыр иде, мәсәлән, клипта төшү, яки берәр тамаша оештырып гастрольгә йөрү. Руслан менә Мәскәүгә каскадерлар мәктәбенә барып карарга җыена.

– Казанда андый мәктәп юк микән?

–  Бардыр. Әмма Россиядәге иң оста өч мәктәпнең өчесе дә Мәскәүдә урнашкан. Андагы егетләр “Стритрейсеры”, “Антикиллер” кебек фильмнарда төшә.

– Алар сезнең турыда белмидер. Белсәләр, алырлар иде, минемчә.

– Тагын командабызга бер кыз алырга исәп бар. Ул безнең кебек трюклар ясамас инде, әмма тандемга матурлык өстәр иде.

– Уңышлар сезгә. Аягыгызны сындырмагыз.

Р.S. Игътибар! Бу язмада сөйләнгән трюклар тормыш өчен куркыныч булырга мөмкин.

Стас

Руслан

Горки бистәсендәге бер йорт дивары

13 һәм 14 кат арасында

Шоппинг

Үрмәкүчләр

Түбәгә күп калмый

 

 

Эх, кошлар кебек очасы килә...


Данил СӘФӘРОВ
Ватаным Татарстан
№ 95-96 | 23.05.2008
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»