|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.02.2019 Мәдәният
Камал театры директоры Санкт-Петербург "Прорыв" премиясенең жюри составына кертелгән26 февральдән 4 мартка кадәр Санкт-Петербургта яшьләр өчен үткәрелүче X «ПРОРЫВ» театраль премиясе үтә. Премиянең жюри составында Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры директоры Илфир Якупов та бар. Жюрида, шулай ук, театр тәнкыйтьчеләре Марина Давыдова, Жанна Зарецкая, Роман Должанский, Санкт-Петербургның мәдәният буенча Комитеты рәисе урынбасары Александр Воронко, Тбилисск театры сәнгать җитәкчесе Кетеван Долидзе һәм башкалар. Жюри рәисе - "Реальный театр" бөтенроссия фестивале директоры, Екатеринбург Яшь тамашачылар театры директоры урынбасары Олег Лоевский.
Премия хакында:
«ПРОРЫВ» премиясе 2008 елда Санкт-Петербургның «Приют комедианта» дәүләт драма театры һәм театр тәнкыйтьчеләре Жанна Зарецкая, Андрей Пронин тәкъдиме, шулай ук, Санкт-Петербургның мәдәният буенча Комитеты ярдәме белән барлыкка килә. Премиянең максаты – Петербург драма сәхнәсендә хезмәт итүче яшьләрне үстерү.
«ПРОРЫВ» премиясе - киләчәктә Петербург һәм Россия театрларының даны була алырдай режиссерларна, артистларна, театр рәссамнарына һәм драма театры менеджерларына игътибар бирергә омтыла. «ПРОРЫВ» шулай ук, новаторлык яки эксперименталь характердагы хезмәтләргә өстенлек бирә.
--- |
Иң күп укылган
|