|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.02.2019 Шоу-бизнес
Гүзәл Уразова Уфа тамашачыларына 8 мартка бүләк әзерли8 март халыкара хатын-кызлар бәйрәменә Гүзәл Уразова үзе кебек гүзәл затларга матур бүләк әзерли. Дөрес, бу бүләкне тулы итеп Башкортстан хатын-кызлары гына тоя алачак. 8 март көнне Уфаның Яшьләр сараенда зур концерт көтелә. Алай гына да түгел, бәйрәм тамашалары 6 март көнне УМПОда һәм 7 март көнне дә Яшьләр сараенда узачак. Димәк, уфалыларны өч көн рәттән бәйрәм концертлары көтә. Быелгы сезонны юбилей сезоны икәнен дә исәпкә алсаң, икеләтә бәйрәм булып чыга. Исегезгә төшерәбез, Гүзәл белән Илдар кайсы гына районга, кайсы гына шәһәргә барып чыкмасын, тамашалар “15 ел бергә” дигән шигарь белән уза.
Уфа концертларына билетларны vipart-ufa.ru һәм urazova.ru сайтында алырга була.
--- |
Иң күп укылган
|