|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.02.2019 Мәдәният
Җырчы Фирүзә Париж: "Бәхеттән башым күккә тиде, әмма озакка бармады"Җырчы Фирүзә Париж Уфада гомер итә. Беренче чиратта ул — театр артисты. 20 елга якын сәхнәдә иҗат иткән һәм көннәрдән бер көнне, нокта куеп, театр белән саубуллашкан. — Җыр дигән сихри көч һәрчак үзенә тартты, — ди Фирүзә. — Әмма театрда нибары бер генә җырлы рольдә уйнарга насыйп булды. Ә күңел җырларга сорый. Уйлап йөрдем дә, бер көнне театрга эшкә килеп, гариза язып кайтып киттем... — Фирүзә, сәхнәдә Париж исем-тәхәллүсе белән йөрүеңнең сере нидә?
— Исемнәр кызык бездә (көлә). Картәтием Париж исемле иде. Уфада узган бер конкурс вакытында үз фамилиям белән — Аллаярова булып чыгыш ясамаска, ә тәхәллүс табарга, дигән шарт куйдылар. Шуннан уйлый башладык, бабаларымны саный торгач, Париж бабай исеменнән соң: “Менә бит, шушы тәхәллүсең булачак!” — диделәр. 17-18 яшьлек чагым иде. Шуннан бирле сәхнәдә Фирүзә Париж мин...
— Әти-әниең Чаллыда гомер итә икән?
— Колсора авылында гади гаиләдә туып-үстем. Әтием Мирхәт колхозда эшләде, әнием Флюра клуб директоры булды, ул — атказанган мәдәният хезмәткәре. Гаиләбездә җыр-моң гел беренче урында торды. Икесе дә 40 ел стаж белән лаеклы ялга чыктылар. Хәзер әти-әнием Чаллыда гомер итә. Заводка эшкә киттеләр дә шул шәһәрдә яшәп калдылар. Илдәге хәлне үзегез беләсез, пенсия акчасына гына гомер итү авыр...
— Халык алдында ничә яшьтә җырлый башладың?..
— ... Әни клубта эшләгәч, 3 яшемдә мине сәхнәгә алып чыкты. Зал туп-тулы, “Ай былбылым”ны җырладым... Куркуымнан күлмәк белән битне каплыйм, ә халык көлә. Шулай җырлап чыктым, азактан әни үземнән дә зуррак курчак тоттырды. Сәхнәдә бирелгән беренче бүләк, гонорар шушы булды. Ул чакта бу бәхеттән башым күккә тиде, әмма озакка бармады. Мин — гаиләдә өлкән бала. Энекәшем һәм 2 сеңлем бар. Алар беркөн йокыдан торуыма зур “сюрприз” әзерләгән — курчагымның чәчен төбеннән үк кырганнар иде. Җирән чәчле Василисам шулай пеләш калды. “Үсә ул!” — дип юатты энем-сеңелләрем (көлә)...
— Шәхси тормышың җиңел булмаган кебек...
— Кызымның әтисе — беренче ирем, кызганыч, дөнья куйды. Икенче тапкыр кияүгә чыккач, улыбыз туды...
— Тамашачыларга нинди теләкләрең бар?
— “Инстаграм” һәм башка интернет челтәрләрен карап барам да, кайчак аптырыйм. Тамашачылар кайвакыт артистларга бик каты бәрелә. Баштан аякка тикле тикшереп язып утыручылар күп. Артист халкы хәзер тамашачы белән турыдан-туры аралаша, шуңа күрә кешеләр сәнгать дөньясына матурлык, эстетик үсеш артыннан килсен иде, ә артистны тикшерү өчен түгел. Үзем тәнкыйтькә яхшы карыйм, тиз кыза, үпкәли белмим. Бер-беребезгә ихлас булыйк, күңел җылыбызны кызганмыйк, туганнар! Тамашачыларымның һәрберсен яратам, хөрмәт итәм һәм барысына рәхмәтлемен!
Лилия ЙОСЫПОВА |
Иң күп укылган
|