|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.02.2019 Фаҗига
Кукмара районында өч көнлек матәм игълан ителде (ФОТО, ВИДЕО)Кукмара районының Яңа Сәрдек авылында бертуган ике бала һәлак булган янгын видеосы чыкты. "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Дәүләт идарәсендә хәбәр иткәнчә, Кукмара районы Яңа Сәрдек авылында шәхси йортта янгын чыгу турында хәбәр кичә 10.11 сәгатьтә 112 номерына килгән.
Соңрак ачыкланганча, өч һәм алты яшьлек ике малайның әнисе, балаларын әбигә калдырып, Кукмарага киткән. Өлкән яшьтәге ханым, балаларны өйдә калдырып, ишегалдына чыккан. Янгын чыкканын күргәч, ул өйгә кермәкче булган, әмма төтен исеннән аңын югалткан.
Хатын-кызны күршеләре алып чыгып коткарган. Сабыйларга ярдәм итә алмаганнар - куе төтен аркасында өйгә кереп булмаган. Өч һәм алты яшьлек ике малай янгында һәлак булган.
Кукмара районында Яңа Сәрдек авылында өч көнлек матәм игълан ителгән.
--- |
Иң күп укылган
|