|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.02.2019 Җәмгыять
"Күршебез, хастаханәдә ятса да, бөтенесен күзәтеп торды”Актаныш районының бер авылында гомер кичерүче Мәсгудә әби белән Зиннур бабай яңа елдан яңача яши башлаган. Сиксәненче дистәне ваклап килүче әби белән бабай, ишегалдына чыккан саен, күзәтү камераларына кул болгый. Шәһәрдә яшәүче балаларына сәлам җиткерәләр. Ул-кызлары әти-әниләрен “күзәтү” астына алганнар. Камералы тормыш өлкәннәргә ошыймы? Балалары күптән үсеп җитеп, Казан, Чаллы, Әлмәт якларына таралышкан. Һәрберсенең – үз тормышы. Шуңа күрә газиз әнкәй, әткәйләре янына еш кайта алмыйлар. Аларны сагыналар, нишләп яталар икән, исән-саулармы дип борчылалар. Казанда яшәүче уллары Замир сагыну хисен бераз гына булса да җиңеләйтү чарасын тапкан. Туган йортына видеокамералар куйдырткан. Хәзер аларның үткән-сүткәнен дүрт камера күзәтә. Балаларга, оныкларга да эш табылган. Телефон аша аларның һәр адымын диярлек күзәтеп кенә торалар икән.
Уллары Замир инженер булып эшли. Әти-әнисе янына ике-өч атна саен хәл белешергә кайта. ”Видеокүзәтү җайланмасын хәзер күпләр урнаштыра. Авыллар да читтә калмаска тырыша. Мин үзем шушы өлкәдә эшлим. Видеокамера куймасак, читекченең читеге булмаган кебек булыр иде. Кайтып күрешеп килүгә җитмәсә дә, болай күңел тынычрак. Сеңелләрем телефон аша әти-әнинең һәр адымын күзәтеп тора”, – ди ул.
Әлмәттә яшәүче Нурания апасы да: “Иртән торып, чәйнекне куям да тизрәк кулыма телефон алам. Беркөнне әнинең туган көне иде. Аңа 79 яшь тулды. Башта бер сәгать буе ишегалдына чыкканын күзәттем. Аннан, нигә мал-туар янына чыкмадыгыз, дип шалтыраттым. Туган көне белән котладым. Малларын иртәрәк карап кергән булганнар, – ди. – Соңгы тапкыр бәрәңге алышырга кайткан идек. Сагындык инде, менә хәл белергә кайтырга ниятләп торабыз. Камералар уңайлы. Улыбыз да кызыкты әле. Сезне дә шулай күзәтеп торыр идек, ди. Өйдә ирем белән икәү генә яшибез. Авылда камера куйдырган кешеләр бар инде. Әнә күршебез, хастаханәдә ятса да, бөтенесен күзәтеп торды”.
– Башка эшләрне хәзер читкә куеп торабыз. Әти-әни фәлән сәгатьтә абзарга терлек карарга чыгарга тиеш, күрмичә калмагаек дип, тизрәк телефонга үреләбез. Ишегалдындагы аяк эзләренә кадәр кадерле. Әнә урамнан күршеләр ат җигеп үтеп бара. Вагыйз машинасында кайтып туктады. Мәчебез узып китсә дә, туган якка кайтып килгән кебек, – ди Казанда яшәүче кызы Рәшидә. – Үз аякларында гына булсыннар, эш бетмәсен, дип телибез. Өч мәртәбә терлек карарга чыгалар. Кар еш яугач, әти көрәп кенә тора. Хәзер тимурчылар юк бит. Җәй көне бергәләп җиләккә йөриләр, печән әзерлиләр. Яшелчә, җиләк-җимеш утырталар. Әти чишмә суын күрше авылга кадәр барып алып кайта. Чишмәнеке тәмле, ди. Урамда кемнәр йөрүен, ишегалдындагысын күреп торабыз. Аларны күргәч, җанга рәхәт. Әйдәгез, чәйне бергәләп “эчәргә” аш-су бүлмәсенә дә куйыйк әле, дип шаяртабыз. Элегрәк булмады бу камера дигәнең. Ихатадагы төсле металларны, хәтта өйдән акчага кадәр урлап чыктылар. Хәзер чит кеше керә алмый, капкага “домофон” куйдык. Әти-әниләргә, урамга чыккан саен, камерага кул болгарга кушабыз. Алар безгә сәлам юллый”.
Без шалтыратканда, әби-бабайның сөенечләре бар иде. Сарыклары бәрәнләгән икән. “Балаларның, шалтыратып, сезне камерадан карап торабыз, диюен ишетү күңелле инде. Әни кешегә тагын ни кирәк? Әнә бабаң, нигә кирәк ул, дигән була. Без бит аның тәртибен аңлап бетермибез. Кем уйлаган шундый заман килер, камерадан гына күзәтеп ятарлар дип. Ахырзамандыр инде бу!” – ди Мәсгудә әби.
Язма әзерләнеп беткәндә генә әлеге гаилә, камералар куюга хокук саклаучылар каршы килергә мөмкин, дип, үз исемнәрен үзгәртүебезне үтенде. Казандагы юрист Рәшид Нәҗметдинов әйтүенчә, камералар кую – бик файдалы, яхшы әйбер. Әмма бу очракта әти-әниләрнең ризалыгы кирәк. “Әлеге йорт – аларныкы. Әти-әни рөхсәте белән видеокамераларны алырга да, куярга да була. Риза булмаган очракта, хокук бозу санала. РФ Гражданнар Кодексының 152.1 маддәсе буенча һәрбер физик зат үз сурәтенә үзе хуҗа. Аны каядыр кую өчен, аларның ризалыгы кирәк”, – ди ул.
Моңа кадәр ничек элемтәсез яшәгәннәр икән? Айлар буе – бер хәбәрсез. Рәхмәт сиңа, интернет, заман техникасы! Син әле авыл белән шәһәрне, әти-әни белән балаларны бәйләп торасың. Аралашкач, ике якның күңеленә дә, исән-саулар икән, дигән җылы кереп китә. Әмма Замир абый әйтмешли, барыбер кайтып хәл белешүгә җитми инде. Җиһаз кул җылысын алыштыра алмый. Әти-әниләр исән-сау булганда, ешрак кайтыйк, авылга сукмакларны суытмыйк.
Сәрия МИФТАХОВА |
Иң күп укылган
|