поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
21.02.2019 Ана теле

Кабатлау кануны нидән гыйбарәт? Сөйләмгә ул нигә кирәк?

Тел кануннары турында фикер йөрткәндә тел башкара торган функцияләрне тирәнтенрәк уйлыйсың. Әйтик, телебез бит аралашу коралы гына түгел. Ул иң әүвәле уйлау коралы да. Тел кануннарын барлаганда менә шул якны сөйләм оештырганда ни дәрәҗәдә истә тотабыз?

Әйтик, кабатлау (кабатлану)  гамәле фикерләү, хәрәкәтләнү күренеше буларак яшәештә булып торганга, аңа сәнгати сөйләмдә дә, беренче чиратта шагыйрьләр дә игътибар итә. Нияз Акмал шигыре: Кабатлана ала язлар да, кышлар да.//Кабатлана икән хәтта ялгышлар да://Язгы бакча буйлап,// Икәү килә атлап,// Безнең ялгышларны кабатлап.
       
Кабатлау көндәлек сөйләмдә  дә чагылмый калмый (Керә, керә сөйләнде...). Димәк ки, тел күренешенә әйләнүе дә аклана. Аңа карата бездә уңай да, тискәре дә караш чагылып тора. Татар кешесе физиологиясендә  кабатлау күренешен психологларга гына түгел, лингвистларга да әле өйрәнәсе  бар. Шәхсән үзем укытучы, профессорлар, җитәкчеләр чыгышында бу күренешкә тап булгалагач, (мәсәлән: каләмдәшем мөгаллим Рифат Фәттахов җөмлә азагын кабатлый һ.б.) моның сәбәбен тел нәзәриясе яссылыгында ачыкларга омтылам.
 
Тел категориясе буларак Гыйбадулла Алпаров аны болай икрар итә: “Кабатлау. Сүзләрнең тышкы төре бездә, кушымчалардан һәм тәртиптән башка, бер сүзне бөтен көенчә йә аның бер кисәген тәкрар әйтү – кабатлау белән дә ясарга мөмкин...”.
   
Тормышта кирәкле, фәнни ачыш дәрәҗәсендәге, дөрес, чын законнар, – кайсы гына кыйбла-өлкәнекен алма,– чыннан да, гадый һәм кыска була. Мисалга, менә шушы – кабатлау законы татар теленең, башка бик күп төрледән-төрле, шул җөмләдән хәтта төрки телләрдән дә аермалы буларак, аның асыл үзенчәлеген билгеләүче “тамгасы” булып тора. Сүзләрнең тулаем һәм аерым өлешләрен кабатлау белән өр-яңа мәгънәгә яисә мәгънәнең төгәллеген һәм хиссилеген тәшкил итә торган бихисап төсмерләренә, өстәвенә әле, гомумән дә, сөйләмнең кыска-җыйнаклыгына, милли көй-аһәңлегенә ирешелә.
   
Кабатлау законы, тулаем алганда, телнең берничә лексик-семантик, грамматик һәм синтаксик-структур юнәлешле күренешләрендә урын алса да бүгенге сөйләм гамәлиятендә тел кулланучылар аны, башлыча, парлы сүзләр һәм синтаксик фигуралар сыйфатындагы  кабатлау күренешләре белән бәйләп гамәлгә ашыралар. Бу күренешләр, шөкер, тел фәнендә шактый тәфсилле өйрәнелгән; берникадәр мәктәп һәм югары уку йортларында да өйрәнелә. Без аларның ике төренә дә җентеклерәк тукталырбыз. Әлегә категориянең хәсиятен ачыклаган гомуми тезисларга тукталып алыйк.
   
Кабатлау да аваз, иҗекләрдән башлана. Була аларны урынлы кабатлау, була урынсыз. “Сүз бирдек ташлашмаска” (җыр). Икәү булгач, чыннан да, уртаклык чарасы -аш аффексы белән ташлашмаска дию дөрес. Шул ук вакытта бирештек булырга тиеш иде кебек тә, юк шул, җөмләдә кабатлау төсмерле  бер чара булгач, икенчесендә дә шулай тиешлеге үзеннән-үзе аңлашыла. Бу инде кабатлаудан котылу була. 
   
Сөйләмдә сүз кабатлана:   – Әниләр, рәхмәт, мең рәхмәт сезгә... (Кәүсәрия Шәфыйкова);  Тезмә кабатлана: Шулай шул, шулай шул... Яратабыз бугай шул (Җыр). Проза әсәрләрендә дә стиль чарасы буларак кабатлау еш кулланыла:  Фәрештә дә фәрештә, ул да фәрештә (Җ.Рәхимов); Янәшә синоним үзе үк – кабатлану: Быелгы ел дәверендә (өч вакыт төшенчәсе кабатлана)  (Татарстан радиосы, 26 сент.);   Мантыйкый кабатлау да тел чаралары белән ирешелә ала: Көне әйбәт. Иләс-миләс кенә җиле дә исеп куйгандай итә (Т.я., 1981, 16 май);
 
 Җырда кабатлау – үзенчәлекле күренеш. Махсус чара. Халык җырларында төп эчтәлеккә йомгак сыйфатында кушымта (куплет) кабатлана. Бер төрле әйтелә (җырлана) торган, ягъни махсус мәҗбүри  кабатланырга тиешле кисәк. Әдәби әсәр буларак, аның композициясе, сюжетында ул махсус чара – ритм, рифма, музыкаль аһәң өчен. Гөлсем Сөләйманованың “Салкын чишмә”сен, Илһам Шакировның “Кара урман”ын тыңлап карагыз! Хәзерге “Мин яратам сине Татарстан!” җырында да кирәксез кабатлау юк. Иҗат казанышы, табыш дәрәҗәсендәге уңышлы кабатлау да очрап куя: Син кемнең бәхетле кояшы //Син кемнең кояшлы бәхете;
 
Хәзерге җырларда да “кушымта” бар. Тик аның композиция урыны кискен чикләнми башлады. Әйтик:  “Кашларың кара гына...” гыйбарәсе бер җыр текстының  башында да, уртасында да, азагында да  3–4 тапкыр кабатлана.    Җырда урынсыз кабатлаулар турында без инде бу сәхифәбездә махсус язма биргән идек. Бик тешкә тигәннәре һаман да тәкърарланып тора бит. Мәгънәсез, тоссыз, вакыт әрәм иткеч кабатлаулар. Иҗеге (Зәй, зәй, зәй... түнәкәй һ.б.), үзе (Аз–накай, Аз–накай...һ.б.), строфасы, кушымтасы һәм хәтта җыр үзе тулаем бермәгънәсезгә әлләничә мәртәбә тәкърарлана. Җыр инде төгәлләнде, дип җиңел сулап куйгач та, җырчы аны көчәнә-көчәнә, тирләп-пешеп, тыны беткәнче буыла-буыла тагын да әлләничә тапкыр тәкърарлый. Ярый ла тирән мәгънәле, хәтергә сеңдерер өчен бик кирәкле гыйбарә булса... Бер җырда, мәсәлән, “сиям сине шешенеп”, дип ун тапкыр кабатланадыр, әмма аны йөз кабатласа да дөресе “сөям сине шашынып” икәне барыбер аңлашылмас...  
   
Шул ук вакытта сөйләм төрләрен, аеруча әдәби әсәрләрне, җыр текстларын күзәткәндә кабатлау категориясенең күпчелек  фәнни аспектларын искә төшерергә мөмкин. Тел фәненнән имтихан бирергә әзерләнгәндә бер дигән чыганак.
   
Анафора: Уел, диңгез, уел диңгез, уел ярларың белән; Син уелсаң, мин төшәрмен газиз җаннарым белән; Сибелә чәчем, сибелә чәчем, сибелә чәчем сул якка; Сулар белән агар идем, сулар да акмый шул якка;
   
Эпифора: Иртән дә томан әле, кичен дә томан әле. Кайгы-хәсрәт эчләрендә гел генә тормам әле; Уф дип суларлык түгел, Юк дип еларлык түгел. Сорамагыз хәлләремне, хәлләр сорарлык түгел; Ап-ак каен үскән икән яшел яфырак өчен. Минем башым үскән икән кайгы-хәсерәт өчен;
   
Антоним кабатлау: Иртә томан кич тә томан. Агыйделгә ни булган. //Агыйделгә ни булмаган // Башым дивана булган; Кайтыр идем илләремә, Карлар яуган юлыма. //Карлар яумаган юлыма, Маллар төшми кулыма;
 
 Боҗра кабатлау (симплока, анэпфора – сүзне җөмлә башында һәм ахырында кабатлау): Кара гына елан, ай, туз башлы, йөридер лә камышлык буенча. //Арслан да кебек ир-егетләр йөридер лә язмыш буенча;
   
Аллы-артлы кабатлау: Җанымда тик син генә, тик син генә җанымда;
   
Бу мисалларда кабатлау – уңай күренеш, хәтта – сәнгать чарасы да. Тел фәне өйрәнә торган синтаксик фигуралар рәтендә кабатлау да бар. Ул  тел фәнендә шактый җентекле өйрәнелгән. Кабатлап тормыйча, В.Хаков, Х.Курбатов хезмәтләренә мөрәҗәгать итү файдалы булыр дип кенә икрарлыйбыз. Кайбер мисалларны гына искә төшереп китик.
    Гади кабатлау – мәгънә, хис төгәллегенә ирешү чарасы. Аннары, ул әле, Х.Курбатов билгеләгәнчә, “сөйләмнең үзенә күрә бер музыкасы, үзенә күрә бертөрле аһәңе”. Гадәттә бер җөмлә эчендә була (Комбинат мең тонналы саклагыч җитештерде җитештерүен, әмма бу зур шәһәр өчен бик аз; Белмим- белмим инде, нәрсә белән генә бетәр бу хәл; Азатлык өчен көрәш бүген бара, аңа нигез бүген салына;  Дусты Фәния дә авылдан китик тә китик, ди.   Янарга калган йөрәгем янар да янар инде (җыр);
   Фәүзия Бәйрәмева чыгышыннан бер мисал. Гаяз Исхакый турында ул болай ди: Ул – публицист, ул – милли хәрәкәтне башлаучы, ул – ... Шушы рәвешле автор әдипнең унлап сыйфатын саный. Микротекстта мәгълүмат кына саналмый, ритм, рифмалы, көчле аһәңле шигъри фигура – анафорик кабатлау барлыкка килә.
   
“Уңай” кабатлаулар арасында иң көчле тәэсир итә торганы ул – шигырьдә. Лена Шагыйрьҗан шигырьләрен укып карагыз әле. Нинди генә кабатлаулар очратмассың! Биим – күптән Идел күрмәгәндә.// Биим –җирдә биеп йөрмәгәнгә.// Биим бала чакта сөенгәндәй.//Биим – гомер буе сөелгәндәй... (231 б). “Өйрәндем очарга”. Кош та бул, ат та бул,//үз дә бул, ят та бул...// Күп тә бул, аз да бул,// үч тә бул, наз да бул...;  Синтаксик фигураларның сурәти, хисси мөмкинлекләренә дә мисалларны бу остаз иҗат җимешләреннән таба аласың. Шигъри  омоним, омофоннар дисеңме:  Язмышымның минем моңлы юлы,//Әткәм-әнкәмнең дә соңгы юлы.//Әйтеп бетерер хәлем юк берьюлы – Бигрәкләр дә сагындым бу юлы... (Бу юлларда, 256 б.); Шигъри сурәт-тасвир  чарасы дисеңме: Некролог (Юлия Друнинага). Синең болай сәер китүеңне //гаепләмим мин дә бу төндә...//Ләкин, ләкин!//Кабат-кабат – ләкин! Кинәт кенә кителмәгәндер...;
   
Шигъри сурәт остасы шагыйрь Ниаз Акмал иҗатыннан бер-ике генә мисал: Аңлау кирәк: көзләр кичерә белми,//Күчерә белми көзләр үткәннәргә.//Алла ярдәм бирсен көткәннәргә,//Ярдәм бирсен Алла киткәннәргә. Юк, биредә кабатлау  кайбер формалист шигырьчеләрдәге кебек ритм, рифма өчен түгел, бәлки мәгънә төсмерен ачыграк, сурәтлерәк итеп күзаллату өчен. Ә менә бу шигырьдә кабатлау хис төсмерен көчәйтеп җибәрә: Ничәмә мәртәбә урадым//Сак белән Сок узар юлларны!–//Соңардым, соңардым, соңардым,–//Шул бәйли, шул бәйли кулларны.  
 
Шул ук вакытта кабатлау тискәре күренеш дип танылып, аннан котылу чарасын күрү дә тел гыйлеменең тезисларыннан берседер. Ни кызганыч, телнең шундый үзенчәлекле, әһәмиятле чарасын сөйләмдә кулланганда кимчелекләргә дә юл куела – текстта теләсә нинди кабатлау тәэсирле дип булмый. Киресенчә, кабатлаулар, – урынсыз, сәбәпсез тәкърарланганда,– тискәре тәэсир калдыра, хәтта мантыйкый хатага әверелә. Мантыйкый кимчелек шул сүзнең үзен урынсыз кабатлаудан да, синонимнарын, охшаш төсмерләрен кабатлаудан да килеп чыга. Бу төр кимчелек аеруча көндәлек сөйләмгә хас. “Телефонны тагын бер тапкыр кабатлыйм”, ди радиода алып баручы. Тагын, бер, тапкыр сүзләрендә кабатлау мәгънәсе салынган бит. “Телефонны кабатлыйм”, – бик җиткән. Яисә бер шигырьдә “Шәл-яулыгым шуып төште башымнан иңемә...”, диелә. Яулык башта гына була лабаса, шулай булгач, аны нигә кабатларга. Яисә: “Сугышка киткәннәр кире кайтмады...”.
   
Сүзләр генә түгел, кушымчалар, теркәгеч, кисәкчәләр, бәйләгеч сүзләр дә кирәксезгә кабатланучан, моңардан да мәгънә артыклыгы (тавтология) килеп туа (Әмма ләкин...; әмма һич бер...; ләкин дә... һ.б.);   Хикђя кадђр хикђядђ абруйлы гына язучыбыз да: «Капка тљплђренђ ниндидер машинаныћ тукталуын ишетте...; Машинаныћ барлык  ишеклђре  ачылып куелган...», ди. Хђлбњки, чын татарда «машина туктый, ишек   ачып куела» бит;   Туган як    сагындырта, тђќрибђ алмашаячак, халык тарафыннан яратылган, инеш саегая бара кебек боргалану, катлауландырулар да сљйлђмнећ њтемлеген киметђ, аџђћен тоныкландыра. Књренекле генђ ќурналист «югалтмаячакмын» дигђндђ, аћарга булышасы – «югалтмам, дип котыл», диясе килђ.
   
Әлбәттә инде, мондый вакытлыча “авышулар” гына телебезнең кабатлау законының сөйләмебезне үтемле, тәэсирле итү өчен әһәмиятен киметмәс, дәрәҗәсен төшермәс. Аны гаиләдә, мәктәптә үк төпле үзләштерү һәм көндәлек аралашу барышында сөйләмебездә дөрес куллану – һәркайсыбызның изге бурычыдыр. Бу темага күнегү сабакларын дәвам иттерербез; Сорау, тәкъдимнәрегезне дә җиткерә аласыз.
                                                                         Илдар Низамов,
                                     филология фәннәре докторы.

Илдар НИЗАМОВ
Матбугат.ру
№ --- | 21.02.2019
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»