|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.02.2019 Мәдәният
Илфир Якупов һәм Нияз Игъләмов Җәлил премиясенә лаек булды8 февральдә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгында Муса Җәлил исемендәге дәүләт премиясен тапшыру комиссиясе утырышы узды. Комиссия карары буенча, "Һөнәр" Бөтенроссия яшь режиссура фестивален оештыручылар - Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры директоры Илфир Якупов һәм әдәби бүлек мөдире Нияз Игъләмов быелгы премияга лаек булдылар. Илфир Илшат улын һәм Нияз Рәүф улын чын күңелдән котлыйбыз һәм горурланабыз!
М.Җәлил исемендәге республика премиясе, ТР Министрлар Кабинеты карары белән 2 елга бер мәртәбә 4 кешегә - сәнгать, фән, мәгариф, тәрбия өлкәсен үстерүгә үзеннән зур өлеш кертүчеләргә һәм эшмәкәрлектә югары уңышларга ирешкән яшьләргә, яшьләр программаларын тормышка ашыручыларга тапшырыла.
--- |
Иң күп укылган
|