поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
16.02.2019 Милләт

Гашыйклар чишмәсе

300 еллар элгәре безнең Актау (Белогор) авылы да, күрше авыллар да булмаган әле. Кышын кар көртләре астында тын гына яткан ялан кырлар язга чыккач аллы-гөлле чәчәкләргә күмелгән. Җәй башында мул сулы Бозаулык елгасы, тирән күлләр, салкын чишмәләр, куе урман тирәсендәге ямь-яшел көтүлекләргә чын мәгънәсендә җан кергән — алар җәйләүгә әверелгән.

Төньяк тарафта, Бозаулык буенда башкорт бае Юлайның ат көтүләре утлап йөргән, ә көньякта, Иртәк елгасыннан Бозаулык елгасына хәтле, казах ханы Әбүхәирнең меңләгән сарык көтүләре йөргән. Җәйләүгә килгән халыклар гадәттә салкын көзгә хәтле тату яшәгән, ара-тирә, елга аша чыгып, бер-берсенең малларын урлау очраклары да булган. Үсмер казах малайлары тәбәшәк кенә башкорт атларын яраткан, ә Әбүхәирнең симез сарыклары башкортларга бишбармак өчен бик кулай булган.

Ике халык менә шулай ничә йөзләп ел гомер кичереп яткан. Тик бервакыт ике арада көтелмәгән хәл килеп чыккан...

Әбүхәир ханның бер төркем уллары арасында бердәнбер кызы булган. Ул бик чибәр булган, озын куе керфекләре арасыннан яшел күзләрен бер сирпеп караса, егетләрнең йөрәкләрендә ут кабынган. Аның әнисен Әбүхәир Казаннан Урта Азиягә баручы татар сәүдәгәрләре кәрваннарыннан урлап калган булган икән. Бердәнбер кызын хан бик яраткан, тик, малайлар арасында үскәнгә, кыз холкы белән ир балаларга охшаш булган: ул көннәр буе ага-энеләре белән атка атланып, кулына лачынын утыртып ауда йөргән. Әтисе бүләк иткән аргамакка менсә, аны куып җитүе бик авыр булган.

Менә шулай бер көн хан кызы Бозаулык елгасына хәтле килеп җиткән. Камышлар арасыннан очып чыккан кыр үрдәкләрен күреп, ул лачынын очырган. Лачын үрдәкне эләктереп алуына, елганың икенче ягындагы куаклардан очкан ук ике кошны беръюлы бәреп төшергән. Ат өстендәге хан кызы, елганың сай урынын чамалап, икенче якка чыккан һәм куаклар арасындагы укчы егетне күреп алган. Ачуы чыккан кыз камчысын күтәреп сугарга җыенганда, егет аны камчысыннан эләктереп алган да атыннан җиргә төшергән.

Җиргә очып төшкән бүрек астыннан калын чәч толымнары килеп чыккач, укчы егет телсез калган... Каршында, ул уйлаганча үсмер түгел, зифа буйлы чибәр кыз басып тора... Хан кызы да егеттән күзен алмый. Менә шулай итеп, Юлай бай улы һәм хан кызы йөрәгендә мәхәббәт уты кабына...

Тик, озак та үтми, елганың икенче ягында ат тоягы тавышлары ишетелә: хан кызын ага-энеләре эзләп чыккан. Башкорт егете ялт кына куаклар арасына кереп юк була.

Хан кызы җәйләүгә кайтып җиткәнче берсе белән дә сөйләшми, аучы лачынын югалтканына да исе китми.

Шул көннән соң укчы егетне сагынып яши башлый ул.

Егет тә яшел күзле матур кызны оныта алмый, елгыр атында әледән-әле Бозаулык елгасы янына килеп чыга.

...Аларның мәхәббәте шактый вакытларга кадәр сер булып кала бирә.

Көннәрдән бер көнне Әбүхәир кызының аргамагына утырып берүзе генә җәйләүдән чыгып киткәнен күреп кала. Ата кеше күңеленә шом керә. Ул ашыкмый гына кызы артыннан чыгып китә...

..Хан көчле кулы белән җәясен киереп атып җибәрә. Яшен тизлегендә очып килгән ук, сөйгәнен кочагына алган егетнең аркасы аша үтеп, кызның йөрәгенә кадала. Егет бәхетле елмаеп җан бирә, ә кызның әтисенә зур үпкә белән караган күзләреннән озак итеп яшь ага.

Ул яшьләрдән тора-бара чишмә барлыкка килә...

Юлай токымыннан да, Әбүхәир кабиләсеннән дә берәү дә юк инде. Биредә бөтенләй башка кешеләр яши хәзер.

Ә чишмә өч гасыр буена чылтырап ага да ага. Ул ике гашыйк турындагы тарихны беркем дә белми инде хәзер. Шулай ук, бер-беренә учларыннан чишмә суы эчерткән гашыйкларның мәңге бергә булачагы турындагы ышануны да белмиләр...

Сәгъдия Габдулла кызы Батталова,

Сорочинск шәһәре, Оренбург өлкәсе.

Үскән таш

Күп еллар элек безнең авылда бер егет яшәгән, аның әти-әнисе бик иртә үлгән булган. Бала чактан ятим үссә дә, егет бик чибәр, озын буйлы, көчле икән. Аңа үз исеме белән беркем дә дәшмәгән, уналты яшеннән үк һәр Сабантуй көрәшендә җиңеп чыкканга, Батырша дип йөрткәннәр.

Батыр егет яшьтән үк күршесе Әхмәт агай белән авылның бай атларын көткән. Бай уңган егетне мактап туймаган.

Әхмәтнең Айгөл исемле унҗиде яшьлек кызы булган. Зифа сынлы, озын кара чәчле, зәңгәр күзле бу кыз, чибәрлеге белән генә түгел, уңганлыгы белән дә тирә-якта дан тоткан, бөтен егетләрнең күзе анда гына булган. Әмма Айгөлнең беркемгә дә иске китмәгән, ул бөтен күңеле белән Батыршаны гына үз иткән. Батыр егетнең дә йөрәгендә Айгөлгә булган мәхәббәт хисе дөрләгән.

Җәйнең матур көннәрендә урман аланында очраша торган була алар. Карт имәннәр ике гашыйкның бер-берсенә карата булган керсез-саф мәхәббәтенә сокланып шаулыйлар. Егет белән кыз, үзләренең яраткан урынында — урман сукмагы читендәге таш өстенә утырып сөйләшәләр, көзгә туй ясарга вәгъдәләшәләр.

Көннәрдән бер көнне шәһәрдән дуслары белән байның улы кайта. Аның беренче көнне үк Айгөлгә күзе төшә. Яман холыклы, тәртипсез егет дусларына: «Бу кыз да минеке булачак!» — дип мактана. Тик Айгөл аңа әйләнеп тә карамый, биргән бүләкләрен дә алмый.

Байның улы, дуслары алдында сүзен өстә калдырыр өчен, көтүче кызын ирексезләп алмакчы була. Көч-хәл белән атасын күндереп, башкодалар җибәртә. Тик Әхмәт, кызын Батыршага бирергә вәгъдә иткәнен әйтеп, башкодаларны борып җибәрә. Бу хәлгә бик нык ачуы чыккан бай аларның икесен дә эштән куа. Нишләсеннәр инде, ике ярлы-ябагай, биш чакырымдагы күрше авылга барып, башка байга батрак булып ялланалар.

Өйдә ялгыз гына калган Айгөл бер төнне юкка чыга. Яман хәбәрне ишеткән Әхмәт белән Батырша, кайтып, бай йортына баралар. Ләкин бай:

«Кызыгызның безгә кирәге юк! Ә улым дуслары белән шәһәргә китте», — дип, ике мескенне куып чыгара. Кайдан гына эзләмиләр Айгөлне, әмма ләкин таба алмыйлар...

Әхмәт бу кайгыдан авыруга сабыша, ә Батырша беркем белән дә сөйләшми, кеше күзеннән яшеренеп, еш кына урманга китеп югала. Сөеклесе килеп чыгар дип өметләнеп, аландагы таш өстендә утыра...

Авылда исә, бай улына ябышып чыккан дип, Айгөл турында ямьсез гайбәт тарала.

Бер атна узгач, Айгөл авылга кайта: тәненең каралмаган җире калмаган, алсу битләре саргайган, башы аска иелгән — хәзер инде ул авылның иң сөйкемле, чибәр кызы түгел! Кыз акрын гына бусаганы атлап керә, тик үлем хәлендә яткан әтисенең аңа борылып карарлык та хәле булмый. Айгөлнең аяклары үзеннән-үзе имәнлеккә таба атлый. Сөйгәне белән очрашу урынына килеп җитсә, анда һәйкәл сыман калкып бик зур таш тора... Әйе, йөрәк ачысына түзә алмыйча, Батырша ташка әйләнгән була.

Айгөл, ташны кочып, бик озак ачы күз яшьләрен түгә. Аннары, нәфис кулларын күккә сузып: «Йә, Ходаем, аерма мине Батыршамнан!» — дип ялвара.

Кинәт, күк тә күкрәми, жир дә тетрәми — кыз басып торган урында, таш белән янәшәдә ак каен пәйда була... Аның яфраклары, җил искән саен: «Ба-тыр-шшшааа…» — дип пышылдыйлар икән...

Ышанмасагыз, безнең Актау урманына килеп карагыз. Имәнлектә зур таш күрерсез — халык телендә «Үскән таш» дип атала ул. Каршында ялгыз каен үсеп утыра. Әлеге урын бүгенгәчә гашыйкларның очрашу урыны булып тора. Ташка уеп язылган исемнәр, вәгъдәләшү сүзләре — шуның матур дәлиле.

Әйтүләренә караганда, елның бары бер генә төнендә әлеге серле таш — асыл егеткә, ә зифа каен — сылу кызга әйләнә, диләр. Алар ни дип серләшәләр — анысы инде үзләренең генә сере булып кала...

 
 

---
Түгәрәк уен
№ --- | 16.02.2019
Түгәрәк уен печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»