поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
16.02.2019 Җәмгыять

Рухына баш иеп. Чаллыда Муса Җәлилне искә алдылар

Чаллы шәһәренең мәктәпләрендә, балалар бакчаларында, китапханәләрендә февраль аенда Муса Җәлилгә багышланган төрле әдәби-патриотик чаралар, шигырь уку бәйгеләре үтте. Ә инде 15 февраль көнне Җәлил һәйкәле янында татар халкының каһарман улын искә алу тантанасы булды.

Бирегә язучылар, шагыйрьләр, укучы балалар, укытучылар, шәһәр җитәкчелеге вәкилләре, Чаллы педагогия университеты студентлары һәм шагыйрьнең иҗатын яраткан, шәхесен хөрмәт иткән шәһәрдәшләребез җыелган иде.
 
Чараны Муса Җәлил исемендәге үзәк китапханә хезмәткәре Роза Хәмидуллина герой-шагыйрьнең “Җырларым” шигыре белән ачып җибәрде. Аннан соң сүз алган Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин Муса Җәлилнең рух ныклыгы барыбыз өчен дә өлге булуына игътибарны юнәлтте: "Һәр елны, көн нинди булуга карамастан, без бирегә җыелабыз. Җәлилне һәм аның көрәштәшләрен искә алабыз, халкыбызның йөз аклыгы булган шагыйребез белән горурлану хисләре кичереп, үзебезнең иң ихлас сүзләребезне Җәлил рухына багышлыйбыз”, – диде ул. 
 
 
Чаллы шәһәре Башкарма комитетының мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе башлыгы Винер Харисов үз чыгышында Җәлилнең батырлыгы, аның үлмәс шигырьләре яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү өчен тиңдәшсез үрнәк булуын ассызыклады һәм бирегә килүче балаларга, укытучыларга рәхмәтен җиткерде. 
 
 
Шигъри митингта бәйгеләрдә җиңеп чыккан балалар Муса Җәлилнең шигырьләрен яңгыратты, Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары Әнвәр Шәрипов, Айрат Суфиянов, Зимфира Исламова исә гамь һәм ялкын белән сугарылган үз әсәрләрен укыдылар. Ветеран композитор-җырчы Рубис Зарипов шагыйрь сүзләренә язылган җырны башкарганда, бөтен мәйдан кушылды: 
 
Гомерем минем моңлы бер җыр иде,
Үлемем дә яңгырар җыр булып...
 
Муса Җәлилне искә алу чарасы бер минутлык тынлык һәм һәйкәлгә чәчәкләр кую белән тәмамланды.
 

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»