|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.02.2019 Фаҗига
Фаҗигадә һәлак булган Мөслим районы имам-мөхтәсибе гаиләсе өчен акча җыялар. 6 бала ятим калдыТатарстан мөселманнары Диния нәзарәте гражданнардан килә башлаган күпсанлы мөрәҗәгатьләргә бәйле рәвештә, юл-транспорт һәлакәтендә һәлак булган имам-мөхтәсибе Венер хәзрәт Моратовның гаиләсенә акча җыя башлаган. Бу мәгълүмат ТР мөселманнары Диния нәзарәте сайтында урнаштырылган. "Җеназа намазы иртәгә 10.00 сәгатьтә Минзәлә районының Аю авылында узачак. Аны мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин үткәрәчәк», — дип хәбәр ителә сайтта.
Һәлакәт ТР Мамадыш районында Мәскәү — Уфа трассасында булды. Имамның хатыны һәм алты баласы калды, дип яза Татар-информ.
Акча күчерү өчен реквизитларны сылтама буенча белергә була.
--- |
Иң күп укылган
|