|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.02.2019 Мәдәният
“Дуслык күпере” фестиваленең быелгы составы мәгълүмИке республиканың төп музыкаль вакыйгасына әверелеп баручы II Бөтенроссия “Дуслык күпере” татар-башкорт эстрада фестиваленең артистлар составы билгеле. Фестивальның хедлайнерлары – Әнвәр Нургалиев, Гүзәл Уразова һәм Элвин Грей. Алар фестивальның ачылу (13 апрель, Казан,“Пирамида”) һәм ябылу (29 апрель,Уфа,ГКЗ “Башкортостан”) тантанасында канташачак.
Шулай ук бу концертларда Башкортостанның легендар Фәйзи Гаскаров дәүләт бию ансамбле Һәм Татарстанның дәүләт җыр һәм бию ансамбле катнашуы көтелә.
“Дуслык күпере”нең 17 шәһәрендә дә Айдар Галимов, Ильсия Бадретдинова, Зөһрә Сәхәбиева,Илһам Вәлиев, Нәфкать Нигмәтуллин,Ильмира Нәгыймова һәм Руслан Кирамутдинов, Әлфинә Әзгамова, Гөлсирин Абдуллина,Азат Абитов,Рәнис Габбазов, Руслан Сәйфетдинов һәм “Премьер” төркеме, Алмаз һәм Айдар Юнысовлар, Алинә Шарипҗанова һәм башкалар чыгыш ясаячаклар.
Фестивальның алып баручылары: Гөлназ Сәфәрова (Казан), Фирдәт Галиев (Уфа)
Мондый вакыйга елга бер генә була.
Билетлар сатуда!
--- |
Иң күп укылган
|