поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
21.04.2010 Авыл

САНДУГАЧЛАР КАЙДА САЙРАР?

Сарман районы Дүсем һәм Ләшәү Тамак авыллары халкы егерме имза куелган хатны газетабызга юллаган иде инде. Без аны “Ватаным Татарстан” битләрендә бастырып та чыгардык. Биредә сүз ике авылның җиде ел мәдәният йортыннан башка интегүе, инде ничә еллар сугыш кырында ятып калган каһарманнар истәлегенә һәйкәл булмавы хакында бара. Авыл халкының зарын район җитәкчелеге әллә ни игътибарга алмады булса кирәк. Тынгысыз авыл кешеләре, әлеге битарафлыкка җаннары әрнеп, кабат редакциягә шалтыраттылар һәм килүебезне үтенделәр.

 

 

Колхоз булса...

 

Дүсем белән Ләшәү Тамак арасын бары тик бер кечкенә генә елга аерып тора. Авыл җирлеге, мәктәп, медпункт барысы өчен дә уртак.

 

“Безнең якларга журналистларның күптән аяк басканы юк инде”, – дип каршы алдылар мине. Әйе, авыл халкының әйтәсе сүзләре, күңелен әрнеткән моң-зарлары шактый җыелган икән шул.

 

Ләшәү Тамак һәм Дүсем кечкенә авыллар исәбенә керми. Барлыгы 520 кеше яши. Авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Насыйров әйтүенчә, кеше саны буенча, райондагы башка авыллар белән чагыштырганда, өченче урында тора икән. Ләшәү Тамак авыл җирлегенә Дүсемнән кала Сарайлы, Түбән Ләшәү авыллары керә.

 

Халыкның башы тәмам әйләнгән бүген. Ике авылны да инвесторлар “кулга төшергән”. “Юньле-башлы хезмәт хакы түләмиләр, эш юк, шуңа халык шәһәргә качып бетте. Ә колхоз барда алай түгел иде бит!” – дигән фикерләрне еш ишетергә туры килде. Әйе, инвесторлардан файда күрмәгәч, биредәге халык һаман да колхоз чорын сагынып яши.

 

”Хезмәт хакының кичегүен мин хәл итмим бит, – ди агрофирма җитәкчесе Мансур Ямаев. – Мин кушканны үтәүче генә. Хезмәт хаклары Чаллыдан килә безгә”.

 

Бер ел элек кенә җитәкчелек эшенә керешкән яшь егет тегеләй-болай дип боргаланып тормады. Бар җаваплылыкны өстен­нән тө­шереп, турысын ярып салды. Агрофирмага дүрт авылдан 96 кеше килеп эшли. “Яшьләр фермада эшләргә атлыгып тормый. Нефть тармагына ки­түне кулайрак күрә”, – ди Мансур.

 

Чыннан да, авылда яшьләр калмауның тагын бер сәбәбе – Сарманның “кара алтын“ төбәге булуында. Әмма соңгы елларда нефтьчеләр кабат авылга кайта башлаган. Кризис җиле “кара алтын“ казучыларга да тәэсир иткән. “Технологияләр кертү нәтиҗәсендә, унбиш кешене бер эшче алыштыра башлагач, Ләшәү Тамакта фермер хуҗалыгын тергезеп җибәрергә булдым“, – ди Рәшит Вәлиев. Ләкин хәерчегә җил каршы дигәндәй, кырмыска оясын таяк белән болгатып торучылар, эшенә каршы төшүчеләр һәрдаим табылып тора икән.

 

Инвесторлар килү белән авылдагы вәзгыять тә үзгәргән. Һәр кешегә тиешле 5 гектар 200 сутый пай җирләрен арендага алганнар. Шуның өчен авыл кешеләренә бакчаларын сөреп бирәләр, печән, салам, кайвакыт 2шәр цетнер бодай да эләгеп куя икән. Шул ук вакытта җирләрен арендага бирергә ризалашмаганнар да бар. Рәшит киләчәктә яшелчә, печән, бодай утыртып карарга ниятли дә бит, әмма фермер булырга теләүчеләргә генә яхшы туфраклы җирләрне бирергә атлыгып тормыйлар икән шул. Былтыр алган 58 мең сум кредит хисабына дүрт үгез, илле каз сатып алып, фермер хуҗалыгын тергезеп җибәргән инде ул. Бакчасында ике тоннадан артык кишер үстереп саткан. Быел исә 200 мең сум кредит алып, хуҗалыкны тагын да ныгытырга исәбе бар. Әмма бу эшне җанландырып җибәрү өчен әлеге дә баягы теләктәшләр булуы гына шикләндерә. “Югыйсә фермер хуҗалыклары булса, авыл кешеләренә дә эш булыр иде, эчеп йөрергә вакытлары калмас иде”, – ди Рәшит.

 

Эт – эткә...

 

Халыкның бердәнбер мактап телгә алганы урта мәктәп булды. “Ул да бетсә, Дүсем һәм Ләшәү Тамак бөтенләй таралыр инде”, – диештеләр. Соңгы елларда халыкны, мәктәптә укучыларның саны илледән дә ким булса, белем учагын ябачаклар, дигән сүзләр бөтенләй пошаманга салган.

 

“Бу имеш-мимеш күптәннән йөри инде, – ди мәктәп директоры Фаяз Хәбибуллин. – Комиссия килеп, карап китте. Әмма ябарга дигән әмер бирелмәде әлегә“.

 

Хәер, мондый мәктәпне дә бетерсәләр, башкаларны нинди язмыш көтәр икән инде?! 1998 елда Россиядә “Ел мәктәбе”, ә 2004 елда Татарстанда “Иң яхшы мәктәп” исеменә лаек булулары үзе үк күп нәрсә турында сөйли. Ә алты меңнән артык экспонат туплаган музейны күргәч, бөтенләй телсез калдым. Авыл тарихын шулкадәр киң яктырткан, сугыш ветераннарын зурлаган, гади кешене дә шәхес дәрәҗәсенә күтәрә алырлык мондый музейлар, иманым камил, хәтта күп кенә район үзәкләрендә дә юк.

 

Ә Фаяз абыйның теле-телгә йокмый. “Коллективта 16 укытучы бар, шуның өчесе – әйдәп баручы, ә сигезе – беренче категорияле”, – ди директор. Ләшәү Тамак укучылары укуда да алдынгылар рәтендә, нинди эшкә тотынсалар да, куллары эшкә ятып тора. Мәктәп янында ике гектар ярым бакча карарга да вакыт табалар. Җиләк-җимеш, яшелчә үстереп саталар. Мәктәп кесәсенә ел саен 60-70 мең сум керем керә. Компьютерларны яңартырга, мәктәпнең тишек-тошыкларын ямарга моннан да яхшырак ярдәм була алмый инде. Югыйсә мәгариф бүлеге биргән санаулы акчалар белән ге­нә елны исән-имин чыгам димә.

 

Төзелә алмый азапланган клуб вазыйфасын да инде җиде ел буе мәктәп башкара икән. Күптән түгел генә ветераннарны җыеп, ашханәдә кичә үткәргәннәр. Әмма һәр нәрсәнең үз урыны. “Мәктәп белем бирү учагы булса, мәдәният йорты күңел ачу, төрле чаралар үткәрү өчен кирәк.

 

Биш чакрым ераклыкта урнашкан туксан хуҗалыклы Сарайлы, аннан берничә йортка артык Түбән Ләшәү авылларында гөрләп торган клубларны күргән халык үз авыл яшьләренең анда-монда сугылып йөрүләрен авыр кичерә. “Яшьләрнең җыелу урыны кибет яны инде, – ди 11 сыйныф укучысы Айгөл. – Студентлар да кайтырга ашкынып тормый. Мәдәният йорты да булмагач, кайтудан ни файда инде? Аннан соң нишләп яшь­ләр авылдан китә дип уфтаналар”.

 

Авылда мәдәният йорты булмаудан яшьләр генә түгел, өлкән буын да интегә. Халык спектакль, концерт караудан мәхрүм. Бигрәк тә күрше-тирә авылларга артистларның концерт белән килгәнен ишеткәч, күңелләрен көнләшү хисе биләп ала. Дүсем белән Ләшәү Тамакны мәдәният йортлы итү өчен Фәнзия апа Яхина җиде ел инде төрле оешмалар бусагасын таптый икән. Кемнәргә генә хатлар язып карамаган. Районның депутаты “Татнефть” берләшмәсенең генераль директоры Шәфәгать Тәхаутдиновка да мөрәҗәгать иткәннәр. “Кризис сәбәпле клуб төзергә булыша алмыйбыз”, – дигән җавап килгән. Фәнзия апа республика җитәкчелегенә дә ярдәм сорап хат язган. Күрәсең, бу хатны Сарманга юллаганнар. Районнан аңа: “Республикадан 2 млн 500 мең сум күләмендә акча сорап мөрәҗәгать иттек”, – дигән хат килеп төшкән.

 

Эт – эткә, эт – койрыкка булып чыга түгелме соң инде бу? Шулай итеп, халык җиде ел һаман нидер көтеп яши. Дөрес, кирпечтән төзелгән бинаны түбәсеннән су ага башлауга төзекләндерсәләр, ләшәүтамаклылар һәм дүсемлеләр клубсыз калмаган булыр иде, бәлки.

 

Бинаны ничек сүтеп ташлаган булсалар, тау-таш өемнәре бүген дә шул килеш әле. Кайчандыр Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларга куелган һәйкәл дә хәрабәләр арасында тузанга күмелеп калган. Бу җәһәттән 9 Майга кадәр авыл уртасында һәйкәл төзеләчәк дип ышандырдылар. Тумышы белән Ләшәү Тамактан булган Хәния Сафиуллина һәйкәл төзергә акчалата ярдәм итәргә уйлый икән. Иманым камил, мәдәният йорты да аякка басмый торып, авыл халкы тынычланмаячак.

 

Биредәге халык өзми-куймый, әмма бер тотынган эшен тәмамламыйча туктамый. Әнә авылдагы мәчетнең дә манарасына ай куймыйча, тыныч кына йоклый алмаганнар. Кырык ел мәктәптә укытучы булып эшләгән Марс абый Вахитов Мөселманнар җәмгыяте төзегән, аннан инде Уфага кадәр барып, бер гарәп баеннан мәчет салуга иганәче булуын сораган. “5 мең долларны бишкә бүлеп бирде”, – ди Марс абый. Әлбәттә, мәчет салуда авыл халкының да өлеше зур. Дүсемлеләр дә, ләшәүтамаклылар да авырлыкны бергә күтәрергә күнеккән.

 

Кемгә кем хаҗәт?

 

Мәдәният йортының язмышы белән кызыксыну өчен Сарман районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова янына керергә булдым. Алдагы көнне, вакытым юк, дип җавап биргән ханымның икенче көнне дә эшләре бик тыгыз иде, күрәсең. “Миңа Ләшәү Тамактан хат килгәне булмады”, – диде ул кырыс кына. Шул ук вакытта төзелеш эшенә бернинди катнашы булмавын да ассызыклады. Сорауларга җавап бирүне кирәк дип тапмыйча, медальләр бирәсе бар, дип выжлатып бүлмәсеннән чыгып та китте.

 

Ә менә районның башкарма комитеты җитәкчесе Ләис Нуретдинов, киресенчә, әлеге мәсьәләләргә Индира Сәхипова җаваплы дигән фикерне җиткерде. “Мин авыл халкына клуб төзергә кирәк дигәч кенә, илдә кризис чоры башланды, – ди ул. – Без Ләшәү Тамакта булып кайттык. Авыл җирлеге идарәсенең бер өлешендә клуб төзергә исәп бар”.

 

Медпункт, китапханә, банк, почта, агрофирма идарәсе авыл җирлеге урнашкан бинага клуб ничек сыячак, анысын инде, кем әйтмешли, Ходай үзе генә беләдер. Бәлки бу авыл халкының авызын томалау өчен генә эшләнә торгандыр. Тиле хатын сүзенә карап йөрисез инде шунда, диючеләрне дә ишетергә туры килде. Ярый әле авылларда бераз халыкны уятырлык, битараф җитәкчеләрне кузгатырлык “тилеләр” калды. Югыйсә үз кабырчыкларында гына яшәп ятучы түрәләребез халыкның ничек яшәвен, мәнфәгатьләрен бөтенләй онытып бетерделәр ләбаса.

 

Сандугачлар гына кайда сайрый,

 

Сарман буйларында тирәктә,–

 

дип җырларда җырланган Сарман төбәгендә яшәеш бүген халкыбыз моңындагыча түгел. Ә кунып сайрар тирәкләре булмаса, сандугачлар озак тоткарланмый, китә икән шул ул.

 

 

 


Алсу ХӘСӘНОВА
Ватаным Татарстан
№ 73 | 20.04.2010
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»