|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.02.2019 Шоу-бизнес
Фирдүс Тямаев һәм "Болгар кызлары"нда гауга чыгарган Ләйсән Басыйрованы нәрсә бәйли?"Болгар кызлары" төркеме җырчысы Ләйсән Басыйрова Инстаграмында Фирдүс Тямаев белән төшкән видео урнаштырып, интернетта чираттагы бәхәс куптарды. Фирдүс белән Ләйсәнне нинди җепләр бәйли? Бу провокацияме яисә гадәти иҗади процессмы? Хәтерләсәгез, Ләйсән Басыйрова Инстаграмында интим фотоларын урнаштыру төркемдә гауга тудырды. Трио продюссеры Айгөл Зәйнуллина Ләйсәннең төркемдә кала алмавын хәбәр итте һәм моны "бөтен коллектив карары" дип атады. Инде менә Ләйсән Басыйрова Фирдүс Тямаев белән очрашкан. Җырчы турында кыз "Гадел, үз принципларына тугры кеше. Ул хәтта минем чыгарылыш кичәмдә чыгыш ясаган иде" дип уртаклашса, Фирдүс үзе Ләйсән турында: "Тавышын ишеткәч шаклар каттым, бигрәк матур җырлый икән" дип яза.
--- |
Иң күп укылган
|