|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.02.2019 Хәйрия
Яман шеш белән көрәшүче Шәле кызына тагын 4 млн сум кирәкШәле авылы кызы Гүзәл Ногмановага 6 яшь, ул пилоидлы астроцитома (ми яман шеше) авыруы белән көрәшә. Гүзәлнең дәвалау курсына 3 млн 800 мең сум акча кирәк. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә кызның әти-әнисе хәбәр итте. “Татар-информ” хәбәрчесе, Гүзәлнең хәлләрен белешеп, аның әтисе Камил һәм әнисе Гөлчәчәк белән сөйләште. “Гүзәлнең хәлләре стабиль. Нәрсә әйтәсең инде. Барлыгы 5 млн 700 мең сум акча кирәк. Бүгенге көндә кызыбыз Гүзәлнең дәвалау курсына 1 млн 900 мең сум акча җыя алдык, әле тагын 3 млн 800 мең сум акча җыярга кирәк. Больницадан өйгә кайтарып җибәрделәр, әлегә дарулар алып, үз көчебез белән дәваланабыз. Гүзәлнең хәлләре стабиль булсын дип тырышабыз инде”, - дип уртаклашты кызның әтисе Камил Ногманов.
Гүзәлнең әнисе Гөлчәчәк Ногманова кызларының хәле турында нәрсә дип әйтергә дә белми. “Безне шул үзебезнең онколог карый инде, бүтән карау юк бездә. Нәрсә булып бетәр. Бик озакка сузылды шул дәвалау процессы. Инде хәзер кече кызыбыз да үсеп бетте, ул да хәзер барысын да аңлый. Дүрт яшь бит инде аңа да. Апайсын гел уйнарга чакыра, чөнки апайсының соңгы арада гел ятып кына торганын күрә. Хәзер аның нишләп йөрмәгәнен, нишләп уйнамаганын белә, аңлый инде”, - диде Гөлчәчәк Ногманова.
Рәсми рәвештә акча җыю 2018 елның 20 ноябрендә башланган. Шул көннән алып, бүгенге көнгә кадәр 1 млн 900 мең сум акча җыелган.
--- |
Иң күп укылган
|