|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.02.2019 Интернет
“Вы жалкие уроды!”Уфадагы барбершопларның (ир-атлар өчен чәчтараш) берсендә эшләүче яшь кыз, клиентларның оятсыз кыланышларына түзә алмыйча, видеоязма төшергән. Эш шунда: әлеге чәчтараш ачылуы көнендә “Күпме телисең, шулкадәр түлә” промо-акциясе игълан иткән. Аның кысаларында чәч кистергән өчен 50, 100 сум акча калдыручылар да булган. Менә шулар аркасында барбершопта эшләүче яшь хезмәткәрнең җене котырган да инде.
Андый клиентларны ул “циничные и жалкие уроды” ди. Социаль челтәрләрне кулланучылар исә видеоязма авторы фикере белән килешми.
Ә бит уйлап караганда, чәчтараш үзе акция игълан иткән. Андагы хезмәткәрләр эш бирүче алып барган сәясәт белән килешергә тиеш түгелмени? Аннары, акцияләре көн саен түгелдер әле. Әнә ич, видеоязмада “прически от Бога” 1500 сумлап тора ди...
Әйткәндәй, чәчтараш хуҗалары, бу роликның Интернетка чыгуын белгәч, ачуы кабарган хезмәткәрне эштән азат иткән...
Фото ачык чыганактан алынды.
--- |
Иң күп укылган
|