поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
12.02.2019 Милләт

«Бәхет төене»

Халкыбызның рухи мәдәниятендә тамырлары ерак-ерак гасырларга барып тоташучы, әле ислам дине кергәнче үк бабаларыбызның тормыш-көнкүрешендә гаять зур урын биләгән ышанулар, ырымнар сакланып калган. Аларның берише «бәхет» образы белән бәйле. Болары XX гасырда күзгә артык бәрелеп тормасалар да, «Бәхет-дәүләт» догасы дигән борынгы әсәр табылып, басылып чыкканнан соң («Бәхет-дәүләт догасы»//Марсель Әхмәтҗанов.

Татар кулъязма китабы. – Казан: Татар. кит. нәшр.; 2000), әлеге тема белән кызыксыну сизелерлек җанланды дияргә мөмкин. Моңа дәлил итеп Фирдүс Дәүбашның 2006 елда дөнья күргән «Татар догалары» исемле китабын да китерә алабыз.
 
Татарлар арасында бүгенге көнгә кадәр «бәхет китерү», «бәхетне саклау», «бәхет китү» кебек гыйбарәләр киң кулланыла. Без аларны образлы сүзтезмә рәвешендә генә кабул итәргә күнеккән. Ә менә борынгыларыбызда бу сүзтезмәләр туры мәгънәсендә йөргән. Алар бәхет китерү, аны саклауның төрле-төрле чараларын уйлап тапканнар. Шуларның берсе – челтәрләп үрелгән бизәк-сызыклар.
 
Мисал өчен, һәр татар йортының яме, кадерле җиһазы булган сандыкны алыйк. Безнең өчен сандык – әбиләрнең-бабайларның кадерле киемнәрен, истәлекләрен саклый торган урыны. Сандык – борынгыдан килә торган сүз. Аның этимологиясен ачыклау кыен түгел: борынгы сону, ягъни кую сүзенә -дык кушымчасы ялгау юлы белән ясалган ул. Күчмә тормыш белән яшәүче төркиләргә дә, татарларга да бар мөлкәтен таратмыйча саклап йөртү өчен ныклы, ышанычлы ысул кирәк булган. Сандыкның йөзлек ягына, уң һәм сул тарафларына челтәрсыман итеп ясалган орнаментларны күз алдыгызга китерегез әле. Менә шулар борынгыларыбыз аңлавындагы «Бәхет төене» була да инде.
 
Тагын да борынгырак чорларда мал-мөлкәтне таратмый саклау ролен бау үтәгән. (Ә бау булган җирдә «Бәхет төене» булмый кала аламы!) Бау белән ниләр генә кыланмаганнар: оештырып, таралмасын дип, кием-салымны, азык-төлекне бәйләп куйганнар; атлар, кошлар да бау ярдәмендә бәйдә торган; тылсымнар һ.б.
 
шулай ук бау белән төйнәлгән. Билбау белән билне ураганнар; баулар сузып биек урыннарга менгәннәр, аска төшкәннәр. Бауны җәянең кереше ясап, укның килеп төшү ераклыгын арттырганнар; бауны кабыкларга тарттырып, музыка авазлары чыгарганнар. Баулардан җәтмәләр үреп, балыкларны, кошларны, киекләрне аулаганнар. Гомумән, бау ниндидер магик көчкә ия әйбер итеп каралган.
 
Шунлыктан борынгы заманнардагы халыкларда бау белән бәйле ырымнар да булган. Мәсәлән, борынгы македон патшасы Искәндәр Зәлкарнәйингә баулардан чуалып беткән бер төен биргәннәр һәм: «Шушы төенне чишә алган кеше – Кече Азиянең хуҗасы булачак», – дип әйткәннәр. Искәндәр күп уйлап тормый, кылычын тартып чыгарып, шуның ярдәмендә чуалчык төенне бик тиз «чишеп» бетерә. Менә шулай, баудан ясалган төеннәр адәм баласына һәм яхшы, һәм яман ниятләрен гамәлгә ашырырга ярдәм иткәннәр.
 
Татар халкының борынгы ырымнары телендә бәйләп (баглаб) төен ясап кую бар. Ул бер эшне ныгытып кую мәгънәсендә кулланыла. Мәсәлән, татарларның борынгы бер мәхәббәт ырымында болай диелә:
 
«Багладым, башыны,
 
мәндин үзгәгә әйләнмәсен!
 
Багладым, ике күзене,
 
мәндин үзгәгә карамасын!
 
Багладым, ике колакны,
 
мәндин үзгәгә сүзене тыңламасын!
 
Багладым, телене,
 
мәндин үзгәгә сүзләшмәсен!».
 
Бу дога фрагментында «баглауның» бөти формасына керә бару стадиясе күзгә ташлана.
 
Татарда ХIХ-ХХ гасырларда да әле күннән ясалган кечкенә генә өчпочмаклы пакетларда догалар язылган кәгазьләр – «бөти»ләр йөртү гадәте бар иде. Аларның үрнәкләре археографик экспедицияләр вакытында аз очрамады. Бу бөтиләр адәм углын төрле яманлыклардан саклау вазыйфасын үтәгәннәр. Бөтиләрдәге догаларның берсе, һичшиксез, «Айател-көрси» була,
 
чөнки ул мөселманнар арасында саклану, саклау өчен хасияте зур булган дога булып санала. «Айател-көрси»не шәмаилләр итеп яздырып, яки типографияләрдә басылган нөсхәләрен фатир интерьерына кую гадәте дә очрый.
 
Инде янә «Бәхет төене»нә әйләнеп кайтыйк. Аның серләрен без борынгы бабаларыбызның якын күршеләре булган кытайлар мәдәниятендә дә күрә һәм ача алабыз.
 
Бервакыт шулай Казанда ачылган бер милли кытай кафесының бизәлешенә, төгәлрәк әйткәндә, бер сурәтнең ике ягына да эленгән, кызыл җепләрдән (нечкәрәк баулардан) үрелгән җәтмәсыман ике җиһазга игътибар итәргә туры килде. Зурлыклары чама белән 40x90 см чамасы. Кафе хезмәткәре булган кытай кызыннан бу әйберләр ни аңлатуын сорагач, ул: «Бәхет төене», – дип җавап бирде. Аның җавабын фәһемләп, мин алда әйтеп үтелгән сандыкларыбыздагы геометрик бизәкләрдә дә, атлардагы шлея-чукларда да, хәтта хатын-кызларның чуклы шәлләрендә дә «Бәхет төене»нең милли формаларын күрдем. «Бәхет төене»ндә аны үргән баулар төптән ялтыравыклы металл балдаклар белән ныгытылганнар. Алар «Бәхет төене»нә илаһи бер матурлык биреп торалар. Борынгы татарларның байраклары юкка гына чуклар рәвешендә булмаган ләбаса! Мәсәлән, Чыңгыз ханның байрагы тугыз чуклы булган. Татардан урыслыкка язылган Дон, Запорожье, Җаек казакларындагы полк байрагы – «бунчыг» – «мең чугы» дигән мәгънәне белдерә... Татар телендәге:
 
«Кыз чагында –
 
кызыл чук,
 
Хатын булгач,
 
каткан балчык» дигән әйтемдә дә чукның байрак мәгънәсенә ия икәнен аңлау кыен түгел. Чук – шул бәхет төенен тәшкил иткән бауларның очлары, алар соңыннан эстетик бизәк образларына әйләнгәннәр.
 
Соңгы елларда аерым кешеләрнең фатир ишекләренә, килгән кеше кнопкага басып, хуҗага үзенең килү хәбәрен җиткерү өчен махсус җайланмалар куя башладылар. Кытайда эшләнгән бу яңалык «предмет» буларак «Бәхет
 
төене»нә охшаган, тик боларда, хәрәкәткә килгәндә нәфис музыкаль тавышлар чыксын өчен, махсус шөлдерләр эленгән. Бу үзенчәлекләре белән ул татарларның борынгы «Бәхет-дәүләт» догасының аерым юлларын хәтерләтә.
 
«Әссәламәгаләйкүм, йа бәхет-дәүләт!
 
Әйү вә хуш килгел, йа бәхет-дәүләт,
 
Кулдашлык илә килгел, йа бәхет-дәүләт,
 
Моңлуг мән килгел, йа бәхет-дәүләт,
 
Ай тик ага килгел, йа бәхет-дәүләт,
 
Көн вә койаш тик туга килгел,
 
йа бәхет-дәүләт,
 
Йагмур тик йага килгел, йа бәхет-дәүләт,
 
Кар тик йага килгел, йа бәхет-дәүләт,
 
Кыш тик кышлайу, килгел, йа бәхет-дәүләт,
 
Сәгадәт кабалын ала килгел,
 
йа бәхет-дәүләт,
 
Сөенечлек белән килгел, йа бәхет-дәүләт,
 
Нигъмәт капугыйн ача килгел,
 
йа бәхет-дәүләт,
 
Рәхмәт нурына сачә килгел,
 
йа бәхет-дәүләт,
 
Аллаһ кадыйр сөбхан хакы өчүн килгел,
 
йа бәхет-дәүләт»...
 
Бу җәһәттән татар халкы ышанулары системасында сакланган «Дәүләт чүкече» образы да кызыклы. Дәүләт чүкече дип вакыт-вакыт йорт эчендә металлга суккандай зеңгелдәп таралучы нәфис кенә аһәңне атаганнар. Әлеге аһәңне борынгыларыбыз дәүләткә бәхет, сөенеч, бәрәкәт килүгә юраганнар. Моны безгә Казанда яшәгән, чыгышы белән Югары Бәрәскә авылыннан (Татарстан Республикасы, Әтнә төбәге) булган Галимә апа Әхмәтҗанова сөйләгән иде.
 
«Дәүләт чүкече» мифологик «Дәүләт кошы» образына якын мотив.
 
Казанда XIX гасырның икенче яртысыннан 1917 елга кадәрге чорда «Бәхет-дәүләт догасы» әсәренең берничә төрле вариантлары басылып чыккан. Шунысы анык – «Бәхет төене», «Дәүләт чүкече» кебек рухи мирас хәзинәләренең тарихы бик борынгы дәверләргә барып тоташа һәм алар халкыбызның бай рухи хәзинәсен чагылдыручы кадерле ядкарьләр булып торалар.
 
Әхмәтҗанов Марсель
 
Ибраһим улы,
 
филология фәннәре докторы.

Илсөяр ГАРИПОВА
Түгәрәк уен
№ --- | 12.02.2019
Түгәрәк уен печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»