|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.02.2019 Мәдәният
Казанга Айгөл Сагынбаева киләКазан дәүләт мәдәният институтын тәмамлаган Айгөл Сагынбаева бүген Уфада яшәп иҗат итә. Айгөл 2007 елда ук Ваһапов фестиваленең яшь башкаручылар конкурсында 1 нче урынны алган иде. Татарстанның атказанган артисткасы да ул. Үзенчәлекле моңга, югары башкару культурасына , затлы, зәвыклы репертуарга ия җырчы соңгы вакытта Казанга бик сирәк, сагындырып кына килә. Шуны истә тотып, Ваһапов фестивале, Башкорт дәүләт филармониясе белән берлектә, Казанда Айгөл Сагынбаеваның сольный концертын оештыра.
Концерт 28 март Татар дәүләт филармониясендә үтәчәк.
Концертта шулай ук “Караван” төркеме, Рәдиф Зарипов, Ринат Вәлиев, Башкортостан Республикасының халык уен кораллары милли оркестры катнаша.
Билетлар – сатуда.
--- |
Иң күп укылган
|