|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.02.2019 Хәвеф-хәтәр
Казанда яна торган тугыз катлы йорттан кешеләрне коткарганнар
Казанның Дәрвишләр бистәсендә яна торган тугыз катлы йорттан алты кешене коткарганнар. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. «Кичә көндез ашыгыч хезмәтләр чакыру бердәм номерына Тупыл урамындагы йортта янгын чыгу турында хәбәр килде. Урынга 71 нче һәм 6 нчы номерлы коткару часте янгын сүндерүчеләре китте», – дип сөйләделәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.
Янгын сүндерүчеләр янгынның беренче катта булуын күргән. Күрше фатир тәрәзәсеннән бер ир-ат бу вакытта ярдәм сорап кычкырган, дип яза агентлык. Яна торган йорттан эвакуацияләнүчеләр анда тагын кеше булырга мөмкин, дип сөйләгән.
Янгын сүндерүчеләр яна торган фатирга үтеп кергәннәр, анда хуҗаны аңсыз килеш табып алганнар. Табиблар ир-атның үлемен ачыклаган. Күрше фатир хуҗасын битлек ярдәмендә чыгарганнар. Тагын биш кеше тикшерү барышында башка фатирлардан эвакуацияләнгән.
Нәтиҗәдә, янгын алты квадрат метр мәйданда һәлак булган хуҗаның әйберләрен юк иткән.
--- |
Иң күп укылган
|