• 03.08-23.08 Гигант шоу. Цирк. 13:00
  • 30.08 "Күтәренке күңел белән". Музыкаль-юмористик шоу. УНИКС. 18:00
  • 15.10 Әнвәр Нургалиев. УНИКС. 18:30
  • 25.10-28.10 Ришат Төхвәтуллин. УНИКС. 18:30
Туган көннәр
  • 21 Август Фәнис Кәлимуллин
  • 21 Август Ләлә Миңнуллина
  • 21 Август Харрас Әюпов (1946-2008)
  • 22 Август Энҗе Басыйрова
  • 22 Август Яхъя Халитов
  • 22 Август Тәлгать Абдуллин
  • 22 Август Айгөл Бариева
  • 22 Август Алмаз Фәтхуллин
  • 22 Август Марат Бәшәров
  • 23 Август Дания Нуруллина
  • Этнэдэн Фэнияне эзлим.1954 елгы.Богелмэдэ Укыган иде. Ике кызы бар икэнен белэ идем. Тубэн Коеккэ Файзрахманов Салихка кияугэ чыккан иде. Кызлары Лилия, Лидия исемлелэр. Телефон номерым 89393321749
  • Бер булмале фатир снимать итабез Ике егет тулырак мэглумат тел буенча тел 89393923808
  • Павлюхина урамындагы тулай торак бүлмәсен тәртипле кызларга озак вакытка арендага бирәм. 89033052264
  • 2109 машинасынын сул як ишеклэре сатыла. Черемэгэн, тузмаган. Бэясе договорная. Тел.:89270410678.
  • Отопительный радиатор сатыла. 1 шт.-1000 сумнан. 6 штук. Тел.:89270410678
  • Сенчик сатыла (килосы 230 сум), суган сатыла (килосы 25 сум).Сенчикнын корэне дэ бар.Атаныш районыннан. Тел.:89270409370
  • Авыл кукэе сатам. 10 шт. - 60 сум. Узем алып килеп бирэм. (Казан шэхэре буенча). Тел.: 89375255146
  • Казанда, Үзәккә якын урында, ике татар тәртипле, начар гадәтләрсез, студент егетләргә вакытлыча яшәп торырга 1 бүлмәле фатир кирәк.15-16 мең тирәсе. Телефон: 89963369167
  • Казан үзәгендәге ремонтланган чиста бүлмәгә кертергә кыз кеше эзлибез. Бик уңайлы урында, тукталыш якын. КГСАУ, КГТУ һәм башка вузлар тирәсендә. Адресы - Әмирхана Еники, 3. Тел.:89375779892
  • Казан шәһәре Бр. Касимовых 22/7 адресы буенча урнашкан бүлмәгә начар гадәтләре булмаган ике кыз кертәм. Яшәү өчен барлык шартлар да бар. Тел: 8987 209 86 93

 

 

 
Архив
 

               

09.02.2019 Мәдәният

Тарихчылар тәҗрибә уртаклаша

Январь ахырында өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс ШӘКҮРОВ һәм тарихчы Шамил ГАЛИМОВ Ульян шәһәрендә узган туган якны өйрәнүчеләр форумында катнаштылар. Татарстаннан да Альберт БОРҺАНОВ җитәкчелегендә зур гына делегация килгән иде.

Әлбәттә, Ульян өлкәсенең милли-мәдәни оешмасы һәм регионның туган якны өйрәнүчеләр җәмгыяте безне бирегә кунак булу өчен генә чакырмадылар. Милли тормыш, шул исәптән тарих проблемалары аларны гына түгел, Самара татарларын да бик борчый. Һәрхәлдә, безгә тагын бер кат очрашып сөйләшергә, тәҗрибә уртаклашырга кирәк иде. Ни дисәң дә, Ульян татарлары бу өлкәдә бездән алдарак бара шул әле.

 
Иван Гончаров музей-йортының бик тә купшы залына сиксәнләп туган якны өйрәнүчеләр килгән иде. Шулай ук өлкә һәм шәһәр җи-тәкчеләре, мәдәният һәм мәгариф хезмәткәрләре, музей вәкилләре дә байтак күренде. Бу инде Ульян өлкәсе җитәкчеләренең милли яңарыш һәм җирле халыклар тарихы белән кызыксынуы турында сөйли.
 
Әйе, бу эшкә зур игътибар бирелә, дип сөйлиләр губернатор администрациясенең эчке сәясәт идарәсе җитәкчесе Сергей Паховский, Иван Гончаров исемендәге өлкә музее директоры Юлия Володина, регионның тарихи һәм мәдәни үсеше үзәге директоры Сергей Прокопенко һәм башкалар. Алар барысы да Ульян өлкәсендәге татар авыллары тарихын язу белән ныклап шөгыльләнүче җирле милли-мәдәни оешма эшенә бик тә югары бәя бирделәр. Чөнки бу бөтен Россия тарихының саллы бер өлеше булачак бит.
 
Ульяндагы милләттәшләребезнең эш тәҗрибәсенә килгәндә, бу форумның өченче мәртәбә үткәрелүен билгеләп үтү дә җитә. Форумнар даими рәвештә уздырылганлыктан, фикердәшләрнең аралашу, йомгак ясау, киләчәккә планнар билгеләү урынына әверелде. Моның оештыручысы - Ульян өлкәсе милли-мәдәни оешмасы рәисе Рәмис Сафин, ә юнәлешне билгеләүчесе – автономиянең башкарма комитеты рәисе урынбасары Ривгать Әхмәдуллов.
 
Соңгы берничә елда гына Ульян өлкәсендә татар тарихы әйдәманнары һәм меценатлар ярдәмендә татар авыллары турында утызлап китап язылган. Бүгенге көндә туган як тарихын өйрәнүчеләр һәр шәһәрдә, һәр авылда үз юнәлешләре буенча эшлиләр. Шуны да әйтеп үтмичә булмый - аларның киләчәккә планнары зурдан.
 
Чыгыш ясаучылар Ульян татарларының яңа тарихын язучыларның эшен рәхмәт сүзләре белән искә алдылар – Азат Курчаков, Әмир Әхмәтов, Фрид Рәшитов, Эдуард Ганиевлар эзеннән баручылар саны елдан-ел арта бара. Өч ел эчендә аларның саны алты мәртәбәгә үскән.
 
Шулай ук данлыклы татарлар истәлегенә мемориаль корылмалар кую, аларның исемнәре белән урамнарны, авыл һәм бистәләрне атау эше дә бертуктаусыз бара. Ә 2017 елда милли һәм фәнни җәмәгатьчелек көче белән “Себер-Ульян ягы татарлары” энциклопедиясе дөнья күрде. Бу китап Ульян өлкәсендә басылып чыккан иң яхшы, үрнәк басма булып танылды. Регионда барлыгы 67 татар авылы бар, ә татарлар халыкның 12 процентын тәшкил итә. (Гомумән алганда, анда татар, чуаш һәм мордвалар саны 25 процентка җитсә, бездә бу сан - 9, ә татарлар саны бөтенләй аз - 4,1 процент кына).
 
Бөтен районнарда һәм шәһәрләрдә татар милли-мәдәни автономиясенең филиаллары бар, ә Ульян уртасында “Татар мәдәнияте үзәге” гөрләп эшләп тора. Андагы 22 хезмәткәр бөтен үткәрелгән һәм үткәреләчәк чаралар өчен җавап бирәләр. Иске Кулаткы район үзәгендә музей да бар. Ул да бертуктаусыз милли-мәдәни агарту эшләре алып бара...
 
Форумны оештыручылар Самарадан килүчеләрне дә тыңлап карарга теләп, сүзне Шамил Галимовка бирделәр. Ул, Самара тарихчыларының эше белән таныштырып үткәннән соң, Самара һәм Тольятти архивларында Ульянның Идел аръягына кагылышлы бик күп документлар саклануы турында белдерде, чөнки бу җирләр йөз еллар чамасы элек Самара губернасына караган.
 
Самара өлкәсенең “Туган тел” җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүровның чыгышын да тарихчылар зур кызыксыну белән тыңладылар. Ул үзе туып-үскән Елховка районының Тупли авылы турында Абдулла Насыйров язган беренче тарихи китапның Самара өлкәсендә басылып чыгуын искә төшерде. Ильяс Гомәр улы Ульян татар автономиясенең башка өлкәләрдәге эзлекле эшен дә билгеләп үтте. Ул, шулай ук, татарлар аерым шәһәр бистәләрендә тупланып яшәсеннәр иде, дигән фикере белән дә уртаклашты. Хәзерге таркаулык вакытында бу гамәл татар милләтен берләштерүнең бер ысулы булыр иде, дигән фикердә. Ахырда Ильяс әфәнде Ульян татарларын 29 июньдә Камышлыда узачак Х Бөтенроссия авыллар Сабан туена чакырды.
 

Шамил ГАЛИМОВ
Бердәмлек
№ --- | 09.02.2019
Бердәмлек печать

Фикерләр

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Urazova.ru
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Татарстан китап нәшрияты
RAFINA/D
Милли Музей
Шаян
Ханский дом