поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
09.02.2019 Сәясәт

Путин Казанга киләме?

Студентлар арасында тәрбия эшен арттырмакчылар. Зәй ГРЭсының киләчәге мәсьәләсендә исә әлегә ачык­лык юк. Хөкүмәт Йортында узган брифингта Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова киләсе атнада Казанда Илбашын көтәргәме-юкмы дигән сорауга да анык кына җавап бирмәде.

Россия фәне көне уңаеннан, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов фән һәм техника өлкәсендә дәүләт бүләк­ләрен тапшырачак һәм вуз ректорлары белән очрашачак дип көтелә. “КФУның Лобачевский исемендәге фәнни китапха­нә­сендә вузның күзәтчелек советы утырышы узачак, аны Рөстәм Миңнеханов җитәкли”, – диде Лилия Галимова. Чарада күтә­ре­ләчәк төп мәсьәләләрнең берсе югары уку йортларында тәрбия эшен оештыруга бәйле. “Рөстәм Миңнеханов Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгының еллык коллегия утырышында билгеләп үткәнчә, вузларда тәрбия эшләре буенча проректорларны кайтару бурычы тора. Кызганыч, кайбер югары уку йортларында әлеге вазифа юкка чыккан. Республика башлыгы фикеренчә, болай ярамый”, – диде Казан Кремленең рәсми вәкиле.
 
Республикадагы югары уку йортларының горурланырлыгы да бар. Идел буе федераль округына керүче төбәкләр арасында Татарстанда студентлар күбрәк. “Республикада барлыгы 46 вуз бар, аларда 147 меңгә якын студент белем ала. Без әлеге күр­сәткеч буенча Идел буе федераль округында – беренче, ил кү­лә­мендә исә – җиденче урында”, – диде Лилия Галимова. Татарстан вузлары чит ил студентлары арасында да зур кызыксыну уята. Былтыр гына да чит илдән килгән 6 меңнән артык егет-кыз республика югары уку йортларына укырга кергән.
 
Лилия Галимова Зәй ГРЭСы­ның язмышы турындагы сорауга да җавап бирде. Моңа кадәр “КоммерсантЪ” басмасы, үз чыганакларына нигезләнеп, республика җитәкчелегенең электр станциясен 66,5 миллиард сумга яңартырга җыенуы турында хәбәр итте. “Әлеге мәгълүматны каян алганнардыр, белмим. Әлеге юнәлештә бик күп компанияләр белән сөйләшүләр алып барыла. Мәсәлән, моңа кадәр Mitsubishi Hitachi Power Systems, Siemens һәм General Electric кебек зур оешмалар вәкилләре белән очрашулар узды. Бу – бик зур, күләмле эш”, – диде Казан Кремленең рәсми вәкиле.
 
Россия Президенты Владимир Путин киләсе атнада Казанга киләме? Бу хакта кызыксынгач, Лилия Галимова: “Без Ил­башының эш графигына аңлатма бирә алмыйбыз”, – дип кенә җавап бирде. Инде хәбәр иткә­небезчә, Владимир Путин 10–12 февральдә Казанда РФ Дәүләт Советының торак шартларын яхшырту һәм уңайлы шәһәр мохите формалаштыруга багышланган киңәйтелгән президиум утырышын үткәрергә йөкләмә бирде. 2018 елның декабрендә Владимир Путин ил үсешендәге төп юнәлешләр буенча РФ Дәүләт Советының 16 эшче төркемен оештырды, аларны төбәк башлык­ларына җитәкләргә кушылды. Торак базарын үстерү һәм уңайлы шәһәр мохите формалаштыру буенча эшче төркемне Татарстан Президенты Рөстәм Миң­не­ханов җитәкли.
 

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 09.02.2019
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»