• 15.06-31.08 "Kazan шоу" театральләштерелгән фольклор тамашасы. Туган авылым. 18:00
  • 17.07 Зиннур Тимергалиевнең юбилей кичәсе. "Казан арты" тарих-этнография музее. 9:00да башлана
  • 20.07 Фестиваль «ARENALAND». "Казан арена" стадионы. 12:00
  • 02.08-18.08 Салават концерты. 31 сезон. Камал театры. 19:00
Туган көннәр
  • 17 Июль Рафаэль Юсупов
  • 17 Июль Семен Якубов
  • 17 Июль Тәслимә Фәйзуллина
  • 17 Июль Алсу Хәбибуллина
  • 17 Июль Рәдиф Сәгъди
  • 17 Июль Диләвер Османов
  • 19 Июль Рамил Юныс
  • 20 Июль Наилә Нәҗипова
  • 20 Июль Алмаз Гыймадиев
  • 20 Июль Радик Гайзатуллин
  • Корбанлыкларга заявкалар кабул итәбез. Корбанлыкны сайлап алырга мөмкин, шулай ук чалып, эшкәртеп һәм кирәкле кисәкләргә бүлеп тә бирәбез. Элемтә өчен телефон: 8 904 760 99 50.
  • Актаныш.Бер булмэле квартир сатыла, центрда +79083371629
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар
  • Москитные сетки.Установка и реставрация. 8-937-581-42-52 Айдар
  • Казан шәһәрендә 2 бүлмәле сталинканың 1 бүлмәсенә озак вакытка фатирга кертәм. Бүлмә ачкычка бикләнә.( Изолированный) Яшәү өчен бөтен уңайлыклар бар.( Суыткыч, кер юу машинасы, үтүк..) Булмәдә заманча ремонт. Күршеләр начар гадәтләре булмаган яшь гаилә. Яшьлек, Северный вокзал метроларыннан җәяү 5-10 минут. Бәясе шәһәр буенча уртача. Бүлмә 1 августе бушый. Сораулар өчен вацап тел 89872611594
  • Яна Савин районында 2 булмэле фатир сатыла. Собственник! 89509488227.
  • Актаныш.Бэрэнге сатыла,900кг.8-906-124-04-78.
  • Дәүләт архивлары чыганаклары буенча ШӘҖӘРӘләр төзим. Шәҗәрәҗәге барлык фактларны архив документының фотокопиясе белән раслыйм. Бу өлкәдә эш тәҗрибәм 6 ел. Тел./Ватсап: 8–917–874–16–40 [email protected] Дамир Шәйхетдин. Чаллы
  • Казанда Себер тракты урамында 2 катлы, эчке эшләре эшләнеп бетмәгән зур коттедж сатыла. Су, уты кергән.Утын ягу өчен көйләнгән современный мич белән җылытыла. Тел 89586227955
  • Берне бозаулаган каплатылган яшь сыер сатыла. Сэфэр. т.89063338469

 

 

 
Архив
 

               

08.02.2019 Медицина

Кан яңартканны ярата. Хиҗаманың кемгә зыяны бар?

Бер көнне туганыбыз сүз ара сүз чыгып: “Хиҗама ясаттым әле”, - дип куйды. Колак ишетмәгән бу сүзгә бер сәерсенсәк, аны ничек ясауларын ишеткәч, бөтенләй шаккаттык. “Авыртуга чак түздем. Тик файдасын күрдем. Кулларым сызлаудан туктады. Быел елдагыча сөлек тә салдырып тормаячакмын”, – ди ул бик канәгать булып. Нәрсә соң ул хиҗама? Халык телендә элек-электән “аркага банка кую” дип йөртелгән күренештән нәрсәсе белән аерыла?

Хиҗама – кан алдыру, дө­рес­рәге, начар канны вакуум ярдә­мендә суырту дигән сүз. Табиб-гирудотерапевт Әлфия Михайлова сүзләренә караганда, беренче карашка бу процедура аркага банка салуны хәтерләтә. Аерма шунда: хиҗама вакытында аркада кеч­кенә тишем ясала. “Хи­җама ясауга керешкәнче, иң элек аркага тмин мае сылап, массаж ясыйбыз. Аннары аркадагы тире катламын махсус лезвие белән кисеп, тиешле нок­таларга вакуумлы банкалар куела. Алар ярдәмендә пычрак кан­ны суыртып алабыз”, – ди Әл­фия Харисовна. Табиб сүзләренә караганда, пычрак кан дигәнең иң кечкенә кан тамырлары булган капиллярлардан алына. “Кан тамырларындагы үлгән кан күзәнәкләре биредә туплана. Эритроцитлар бер-берсенә ябышып бетә, нәти­җәдә, туклыклы мат­дәләргә бай булган канга йөрергә комачаулый. Бу исә күпсанлы чирләр килеп чыгуга сәбәп була. Пычрак кан чыккач исә кан әйбәт йөри башлый, яңа кан күзәнәкләре бүленеп чыга”, – ди ул.
 
Баксаң, бездә әле соңгы елларда гына популярлаша башлаган әлеге процедура борынгы заманнарда ук еш кулланылган. Ул гарәп, кытай табиблары тарафыннан да даими рәвештә файдаланылган, бөтен Европа, Азия ил­ләрендә киң таралган булган. Тик революциядән соң бу дәвалау тө­ре кулланылмый башлый. Бүген исә хиҗама кабаттан популярлаша бара. Ул, нигездә, простатит, арка авыртуы, җенси көчсезлек, югары кан басымы, веналар тараю яки тыгылу, җилкә яисә муен, баш авырту, туберкулез, тән тиресе авырулары, мускуллар авырту, кул-аяклар ою, ревматизм, югары күз басымы, өянәкләр, йөрәк авырулары вакытында кулланыла. “Кан алдырудан соң умыртка баганасының сыгылмалылыгы да арта. Бүген хиҗама косметоло­гиядә дә еш кулланыла. Замана хатын-кызлары арасында нәкъ шушы ысулны сайлаучылар күп. Бу аңлашыла. Кан алдыру кан әйләнешен яхшырта, гормоннар эшләнешен көчәйтә, эчке әгъза­ларда сыеклык йөрешен тизләтә. Ә бу, үз чиратында, картаюны акрынайта”, – ди Әлфия ханым.
 
Хиҗама ясаганда банкалар, авыруга карап, тәннең төрле җиренә куела. Мисал өчен, хатын-кыз авырулары вакытында аны кендектән аскы өлешкә урнаштырсалар, башы авыртканнарның ул баш түбәсенә куела. Кайбе­рәүләр, шул ук гүзәл затлар арасында, банканы биткә (!) куйдыручылар да очрый икән. “Банканы биткә куюдан куркасы юк. Монда киселгән урыннар аркадагы кебек зур булмый. Банкаларны шудырып кына йөртәбез. Хиҗама тирән булмаган җыерчыкларны тигезли, пигмент тапларыннан, бетчәләрдән котылырга ярдәм итә. Хиҗама вакытында коллаген бүленеп чыга, ул бит тиресенең төсен яхшырта. Процедурадан соң кан әйләнеше яхшыра – артериаль кан агымы көчәя, тире кү­зәнәкләре кислород аша тукландыргыч матдәләрне күбрәк ала башлый”, – дип тынычландыра табиб.
 
Киселгән урын димәктән, ул организмның үзенчәлекләренә карап, төрле кешедә төрлечә тө­зәлә икән. Күп очракта тәндәнге яралар атна-ун көндә бетә, дип ышандыра белгечләр. Ул урыннар ачык яра булып тормый, процедурадан соң ук ябыла. Хиҗама ясатканнан соң ял итәргә, авыр физик эш эшләмәскә, тынычлык сакларга киңәш ителә. Фитнес, бассейнга баруны да кичектереп торырга туры киләчәк. Гомумән, хиҗама ясаткан көнне су белән сак булырга кирәк, ди табиб. Бу көнне сабынсыз, гади су белән генә юынудан да яхшысы юк. Хиҗама ясаганнан соң берничә көн температурагыз югары булса, эч китү, эч пошу, калтырану кебек билгеләр күзәтелсә дә куркырга кирәкми, ди Әлфия Михайлова. Бу – хиҗаманың файдасы булып, шифасы тия башлаган ди­гән сүз.
 
Сүз уңаеннан:
 
– хиҗама вакытында кеше уртача 700-800 грамм кан югалта;
– хиҗама ясатырга өч көн кала тәнгә массаж ясатырга, бер көн кала ит ашарга ярамый. Процедура ач карынга ясала;
– гемоглобины түбән булган, йөкле, тромблар пәйда булу куркынычы янаган кешеләргә хиҗама ясату тыела.

Динә ШӘКҮРОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 08.02.2019
Ватаным Татарстан печать

comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Urazova.ru
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Татарстан китап нәшрияты
RAFINA/D
Милли Музей
Шаян
Ханский дом